#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Индонезия и новые возможности. Индонезиянең Россиядәге чиктән тыш  һәм тулы хокуклы вәкиле Мохамад Вахид Суприяди Төмән өлкәсенә хезмәт визиты ясады. Индонезия  делегациясе өлкә үзәгендә берничә предприятиедә булды, биредә югары белем алучы  студентлар, шул  исәптә якташлар регион губернаторы Владимир Якушев белән очрашты. “Төмән өлкәсе  һәм Индонезия бер-береннән ераклашуга карамастан, территорияләр арасында мөнәсәбәтләр үсә, алга бара”, – диде губернатор. Төмәнлеләрнең  дус дәүләт вәкилләренә илләрендә икътисад өчен мөһим булган һөнәрләрне  алуда ярдәм итәргә мөмкинлекләре бар. В.Якушевның әйтүенчә, Индонезия Себер халкына уникаль туристик мөмкинлекле  ил буларак таныш. Губернатор 2018 елда Төмән өлкәсендә Индонезия көннәрен үткәрергә тәкъдим ясады, вәзир бу инициативаны хуплады. Владимир Якушев һәм Мохамад Вахид Суприяди хезмәттәшлекне дәвам итү турындагы килешүгә кул куйдылар.

* * *

Озера Тюменской области очищают от мусора. Төмән өлкәсендә күлләрне саклау һәм саегуны булдырмау буенча төрле чаралар уздырыла. Бу программа 2012 елдан бирле эшли. “Төмән өлкәсендә су объектларының заманча экологик хәле: карарның чишелеш юлы» исемле конференциядә су ресурслары региональ идарәсе һәм җир асты байлыклары белән файдалану, экология департаменты мониторингы начальнигы А.Рейн сөйләвенчә, Бердюжье, Ялутор районнарында 177 гектар җирдә 4 күлнең пычрануын ликвидацияләү буенча проект эшкәртелгән. Ялутор районында балалар ялы өчен файдаланыла торган  Сәел сулыгын чистарттылар. Табигать зонасында аеруча сакланучы  Вайволыкүл күлен экологик реабилитацияләү буенча чаралар проекты әзер. 2007 елдан өлкәдә елгаларны да чистарталар. Ишим районында 6 күпер астын чүптән арындырдылар.

* * *

Эксперт: “У Тюменской области – высокий уровень развития шахматных секций и школ. Өлкә Думасында “Заманча башлангыч мәктәп: укыту, тәрбияләү, үстерү” исемле өлкә конференциясе узды. Анда данлыклы “Шахмат мәктәптә” уку-методик әсбап авторы укытучы Екатерина Прудникова катнашты. Ул тиздән Россиянең барлык китапханәләренә таралачак балалар һәм үсмерләр өчен яңа китап турында сөйләде. “Төмән өлкәсендә шахмат секцияләре һәм мәктәпләренең үсүенең югары дәрәҗәдә булуы гаҗәпләндерде. Шунысы мөһим - шахмат белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар да шөгыльләнәләр. Мәктәпләрнең күбесендә интеллектуаль уеннар дәресләре уздырыла. Шахмат - уйланырга, зиһенне яхшырта. Сез, төмәнлеләр, башкалардан алда барасыз. Тәҗрибәгез бәясез, аны башка регионнар нигез итеп үзләренә алырга мөмкиннәр”, - дип сөйләде белгеч.

* * *

Якушев: без четкой работы экономики нет социальных проектов. Төмән өлкәсендә февральдә промышленность җитештерү индексы 104,1%ы тәшкил итте. «Ул Төмән өлкәсенең экономик мөнәсәбәтенең үсүе, шулай ук билгеләүче һәм социаль инфраструктурасы өчен күрсәткеч булып тора. Билгеле, икътисадның төгәл хезмәтеннән башка бернинди социаль проектлар турында сүз бара алмый. Төмән өлкәсенең экономик үсүен сакларга хәрәкәт итүче предприятиеләрне яңарту, инвесторларны җәлеп итү, заманча заводлар төзү ярдәм итә. Яңа зур һәм урта индустриаль проектлар өлкәнең барлык районнарында реальләштерелә», - дип басым ясады губернатор.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836