Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Искиткеч әби” бәйгесе узды. Чара Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә фаҗигале һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Бәйгене алып баручы Зөлфинә Минебаева тамашачыларны сәламләгәннән соң, ярышучы әбиләрне сәхнәгә чакырды. Кызганычка каршы, быел 3 кенә әби үзенең сәләтен, уңганлыгын, тапкырлыгын сынап карарга булган. Жюри рәисе - филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, әгъзалары - җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин, мин - “Яңарыш” газетасы журналисты үз вазифаларын башкарырга әзерлекләрен белдергәч, әбиләр “Күңел һәрвакыт яшь” дип аталган номинация буенча үзләре турында сөйләделәр.
Әбиләр икенче чыгышка әзерләнгән арада, тамашачыларга ял биреп, үзәк җырчысы Ринат Гарифуллин матур җырлар, Лилия Сәйдуллина биюләр башкардылар. Әбиләр 4 номинация буенча ярышып, үзләренең аш-суга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр. Жюри игътибарына Яркәү районы, Тәүде авылыннан килгән Мөслимә Сулагаева балан һәм мүк җиләге бәлеше, кечкенә ыргак белән бәйләгән өстәл җәймәләре, чигүле сөлгеләр, МөнирәҖамалетдинова күптермә, кош теле, җиләк бәлеше, җепләр һәм сәйлән белән чигеп ясалган картиналарын, ә Равилә Ешмөхәнбәтова төче бәлеш, бәйләнгән оекбаш-биялиләр, салфеткаларын тәкъдим иттеләр. Әле алар җыр-биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Ярышта катнашучыларга урыннар түгел, бары тик “Уңган әби”, “Иң сәләтле әби”, “Иң ягымлы әби” исемнәре һәм зур булмаган бүләкләр бирелде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.