#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Өлкәбезне Россия күләмендә танытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

13-2Татарстан Республикасында узган “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының региональ этабы финалында “Ел укытучысы” номинациясендә - 15, “Педагогик дебют” номинациясендә - 10, “ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә Россия Федерациясе регионнарыннан - 10, Татарстан Республикасыннан 16 укытучы катнашты. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинацясендә Төмән өлкәсеннән Төмән шәһәренең 52нче (Кырынкүл) мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова көч сынашып, икенче урынны яулады. Без Халидә Хәлидулла кызы белән очрашып бәйге турында сораштык.

- Бәйгегә ике көн калгач, Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментыннан Казанда шундый конкурс була, катнашырга тәкъдим итәбез, дип шалтыраттылар. Әзерлек башланды. Читтән торып үткән турга класста уздырган видеодәрес, эссе, интернет сайты, информацион карталар һәм башкасы кирәк иде. Боларны Татарстанда жюри караганнан соң, мәгариф һәм фән министрлыгыннан “очный” турга үтүем турында шалтыраттылар.

13 мартта Казан мәктәбе укучыларына 45 минутлык дәрес бирдем. Теманы үзебез сайлап алмадык. Теләсә нинди тема бирәләр. Темам – 8нче сыйныфта Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повестенең сюжеты, композициясе”. Һичкайчан күрмәгән балалар белән очрашкач, каушадым. Укыганнармы, укымаганнармы, дәреслектә тулы варианттамы, әллә өзек бирелгәнме дигән сораулар башымда кайнады. Дәресне заманча технологияләр, ысуллар, чаралар кулланып үткәрдем. Дәрес барышында укучылар төркемнәргә бүленеп, QR-кодлар белән эшләделәр. Әсәрнең сюжеты, композициясе турында сүз барганда, рус әдәбияты белән дә чагыштырдык. Әсәрнең эчтәлегенә туры килгән “Гөлҗамал” татар халык җырын тыңлап, хәтер, яшәү символлары буларак, һәрбер укучы шәм кабызып, үзенең фикерен әйтте.

Төшке аштан соң, жюри каршында укытучылар өчен методик семинар үткәрдем. Бу методик семинарның темасы: “ Татар теле дәресләрендә заман технологияләрен куллану”. 14 март көнне шулай ук укытучыларга осталык сәгате (мастер-класс) уздырдым. Ул компьютер технологияләренә багышланган иде. Шул ук көнне төркем белән (5 укытучы) “Белем бирү” проектын якладык. Проектның темасы: “Сәләтле балалар белән эшләү моделе”. Проект темасын 6 сәгатьтә эшләп чыгарга кирәк иде. Бу проектыбызның әһәмияте һәм яңалыгы шунда: ул татар телен өйрәнүче сәләтле балалар белән эшләүче укытучыларга кулланма да булып тора.

15 мартта безне шулай ук бәйге чарасы булган педкиңәшмәгә җыйдылар, аны жюри рәисе алып барды. Педкиңәшмәнең темасы алдан әйтелмәде. Аны чара башлангач кына белдек. Темасы: “Гаилә һәм мәктәп: эффектлы үзара бәйләнешнең юлы”. Жюри кем ничек чыгыш ясаганын карады.

16 мартта соңгы 6нчы этапка иң яхшыларны сайлап алдылар. Алар арасында Әстерхан, Башкортостан укытучылары һәм мин идем. Ун кешедән өчебезне сайладылар. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Рафис Тимерхан улы Борһанов белән очраштык. Түгәрәк өстәл оештырылды, укучыларның сәламәтлеге турында сүз алып бардык. Һәрбер катнашучы шушы тема буенча үз фикерен дәлилләп, ике телдә әйтергә тиеш булды. Бу да бәйге чарасы буларак каралды.

Бәйгеләрдә җиңү яулау нәрсә бирә? Гомуми педагогик стажым 23 ел. Төмәннең 52нче мәктәбендә 2001 елдан бирле татар телен һәм әдәбиятын укытам. Россия, өлкә, шәһәр күләмендә бәйгеләрдә катнашып, җиңүләргә ирешү максатым – телебезне, гомумән, милли мирасыбызны саклап калу. Мәктәбемне өлкә, шәһәр күләмендә таныту, аның дәрәҗәсен күтәрү. Шул ук вакытта бәйгеләрдә катнашуым зур тәҗрибә, көч, ышаныч бирә. Бәйгегә барырга юллама биргән Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты белгече Ольга Федоровна Гроога, рухи ярдәм күрсәткәне өчен остазым - филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага, гаиләмә зур рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде Халидә Хәлидулла кызы.

Төмән регионын шушындый зур бәйгедә таныткан, татар теленең үсүендә, аны саклап калуда, киләчәк буынга милли тәрбия бирүдә зур өлеш керткән милләттәшебезгә изге эшендә сәламәтлек, уңышлар телибез. Ихлас күңелдән казанышлары белән горурланабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836