Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Не допустить повторения кемеровской трагедии: власти Тюменской области поручили проверить все торговые центры региона. Моның турында Кемеровода булган янгын белән бәйле оператив киңәшмәдә губернатор Владимир Якушев боерык бирде. Шулай ук муниципалитетлар башлыкларына тамашачылар өчен уздырган чараларда массалы халык җыелган урыннарда контрольне ныгыту йөкләнгән. Төмән өлкәсенең чиктән тыш хәлләр министрлыгы һәм прокуратура регионның сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә куркынычсызлыкны мәҗбүри таләп итүне үтәү буенча контроль чаралар уздырачаклар.
* * *
Электронный заказ школьного меню станет доступен родителям ещё в шести населенных пунктах Тюменской области. “Мәктәптә туклануны исәпкә алу” электрон сервисын Ишим, Тубыл, Заводоуковск шәһәрләре, Боровский, Голышманово, Винзили поселокларының мәгариф учреждениеләрендә март азагында гамәлгә ашырачаклар. Беренче вакытта проект сынау режимында эшләячәк. Анда һәр мәктәптән ике класс катнашачак. Бу проект ата-аналарга укучы өчен менюны 10 көнгә алдан сайлап алырга һәм бәясен түләп куярга мөмкинлек бирә. Регионда технология беренче тапкыр Төмән мәктәпләрендә сыналды.
* * *
Тюменское молоко сделали суперполезным. Аның белән шифаханәләрне, мәктәпләрне, балалар бакчаларын тәэмин итәчәкләр. Төмәннең “Абсолют” сөт заводы йод һәм селен белән баетылган сөт җитештерәчәк. Андый сөт 0,9 һәм 0,3 литрлы ике төрле төрү кәгазендә ясалачак. Аның 0,9 литрлысы данәләп сатыла торган челтәрләрдә реальләштереләчәк.
* * *
24 новых месторождения песка и глины открыты в Тюменской области в прошлом году. 14 миллионга якын кубометр төзү чималы табылды. Бу ил буенча иң зур күрсәткечләрнең берсе. Ком һәм кызыл балчыкның запасы 48 миллион кубометр. Чималны алырга 236 лицензия бирелде.
* * *
Посевная в Тюменской области должна пройти в срок и без срывов. Регион игенчеләре чәчү эшләренең башлануын көтәләр. Машина-трактор паркы 95-97 %ка әзер. Бу – чәчкечләр, туфракны эшкәртүче кораллар, культиваторлар һәм башка авыл хуҗалыгы агрегатлары. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникасына кырда ук хезмәт күрсәтүче 270 ремонт звеносын әзерләү тәмамлана. Тагын авыл хуҗалыгы техникасын сатучы компанияләр 70 звено әзерләячәкләр. Минераль ашлама 98 мең тонна кайтты, шуның 55 мең тоннасын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатып алдылар да инде. Көзгә, Алла боерса, 1млн. 400 мең тонна икмәк алу көтелә.
Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.