#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

VIIнче өлкә фольклор фестивале үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

15-2Төмән өлкәсендә менә инде җиденче ел фольклор фестивале үткәрелеп килә. Быел ул галимә, күренекле фольклорчы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе, Тубыл районы, Күкрәнде авылы кызы Флора Ваһапова-Урманчега багышланды. Чыгыш ясаучылар кабат-кабат рәхмәт әйтүне күз алдында тотсаң, бу фестивальнең сакланып килүендә һәм гөрләтеп үсешендә өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров белән башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйровның ярдәме зур, ә инде проектның төп оештыручысы, авторы - Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова. Алар тырышлыгы белән ел саен бу чарада катнашучылар арта, чыгышларның сыйфатлары Казан кунагы - Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова сокланырлык дәрәҗәдә үсә. Быелгы фестиваль турында үз фикерен белдергәндә ул түбәндәгеләргә тукталып үтте:

- Милләтебезнең асыл кошларының берсе Флора апа Ваһапова-Урманчены зурлаганыгыз өчен рәхмәт.  Ул искиткеч итагатьле татар хатыны иде. Күренекле сәнгатькәребез Бакый Урманченың соңгы юлына кадәр янында булып, аны зурлап гомер итүенә, дөньяның иң дәрәҗәле сынчыларының берсе булуга ирешүендә дә Флора апабызга рәхмәт әйтәбез. Галимәләр биеклегенә омтылмыйчан, ул татар хатыннарына хас булганча ир тәрбияләү, милләтнең бөек вәкилен зурлауга үз гомерен багышлады. Апасы Роза апа белән үзара туганлык җепләре белән үрелеп, сердәшче булып калулары да үрнәк. Себер җирендә туган бөек татар хатын-кызының рухын саклавыгыз өчен рәхмәт.

Фестиваль турында әйткәндә, ул филармоник рольне үти. Һәр чыгыш үзенә күрә бер табыш. Номинацияләрнең төрлелеге таң калдырды. Этнографик ансамбльләр инде аерым бер театрга әверелеп баралар. Аларның  һәркайсы үзенчә эшли, үзенчә материал таба. Бүген әйтешләрне күрдем, бу да элекке жанр, Казанда “Такмак батл” үткәрмәкче булабыз, монда “Пышны”ларны, мастер-класс үткәрергә Талымхан балаларын чакырырга уйлап куйдым. Алдагы елларда катнашкан балалар яшьләр төркемнәренә әйләнделәр, алар урынына алмашка кечерәкләре килделәр. Балаларны фольклорга өйрәтү бер дә җиңел түгел, аларны балалар дәрәҗәсенә җиткереп эшкәртү дә кирәк. Тагын да аның балаларга да кызыклы булуы сөендерә. Фестиваль үсә, яңара, төрлелеге бар. Аның үзенең тугрылыклы тамашачысы, табышлары бар, алар нигезендә яңа форматлар эзлибез. Бүген рәхәтләнеп этнографик төркемнәрне видеога төшереп, хрестоматик кулланма итеп кулланырга була. “Пышны” ансамбленең төйдереп биюе күптәнге хыялымның чынга ашуы булды, тумыштан алынган бию осталыкларын шулай алып барсыннар, хореографсыз гына эшләсеннәр иде. Аларда халык рухы бар. Аларны чит илгә чыгару турында да сүз алып барабыз. Төмән өлкәсе татарларының йөзек кашына әйләнгән “Шытыр-шатыр”га сокланып бетә алмыйбыз, алар Россия генә түгел, бөтен дөнья татарлары брендына әверелделәр. Коллективның яңарып, яшәреп торуына да сөенәбез. “Түгәрәк уен” фестиваленең үсмер баласы булып танылган Төмән өлкәсе фестивален булдыручылар: Н.Саттаров, Р.Насыйров, В.Ташкалова катнашучыларның һәркайсын зурлап, бүләкләр биреп җибәрәләр. Шулай халыкның мәнен, акылын, зирәклеген, тапкырлыгын, шул ук вакытта  активлыгын, матурлыгын  күрсәтә торган чара бу, - дип сөйләде ел саен фестивальнең жюри җитәкчесе булган Фәнзилә Хәким кызы.

Жюри рәисе урынбасары Вәлимә Ташкалова, фестивальгә 117 катнашучы килде, диде.  “Барбарис” төркемендә берничә буынны уен коралларында уйнарга өйрәткән Россия композиторлар берләшмәсе әгъзасы, Талымхан балаларын сәнгать серләренә төшендерүче Ислам Сафинның икенче ел “Вак пәлец” этнографик балалар ансамбленең уңышлы чыгышларын оештырганына шатлануын белдерде. “Ансамбльдә 14 бала, мин алар белән эшләргә бик яратам, алар миңа көч бирәләр”, - ди И.Сафин.

- Традицион, стабиль эшләүче жанрлардан этнографик төркемнәрне әйтер идем. “Саз” шуларның берсе, тагын да кечкенә генә Арткавылдан “Туган тел” ансамбле әбиләре искитмәле эш башкаралар. Жанрлар төрлелеге ягыннан бу фольклор фестивале аерылып тора. Элек бәет, мөнәҗәтләр аз булса, быел 18-20 бәет, мөнәҗәт башкаручы булды. Аларның үз төзелешләре, анда Аллаһы белән сөйләшү, кайгыларны җиңеләйтүне сорау кулланыла. Әле балаларның да бу авыр жанрны башкарулары сөендерә. Яңарыш чоры бара, элекке гореф-гадәтләребез торгызыла, кире кайта.

Киләсе елга фестиваль Ямбай музеен булдыручы, өлкәдә фольклор төркемнәре арасында беренчеләрдән булып халыкара дәрәҗәдә лауреат дипломын алган уникаль “Милли моңнар” ансамблен оештыручы Венера Биктимирова истәлегенә багышланачак”, - дип ел буе башкарылган эшләрнең күркәм нәтиҗәләргә китерүен билгеләп үтте.

Чынлап та, чыгышлар төрле һәм күп булды. Тамашачы ел саен зал тутырып килә. Зөлфия Ямакаева, Әлфия Ибраһимова: “Шыкчалылар, ялуторлылар ошадылар, муллашлар бик әйбәт. Яшьләрне өйрәтүләренә рәхмәт, кечкенәләрне дә катнаштыралар. Төмәндә яшибез, гел киләбез”, - дип рәхмәтләрен җиткерергә куштылар.

Этнографик ансамбльләр җитәкчеләре дә, мөнәҗәт-бәетләр башкаручылар да бала чактан истә калганнарны өлкәннәр ярдәмендә яңадан күз алдына китереп, күренеш өчен кирәкле әйберләрне музейлардан эзләүләрен, күбесен үзләре ясауларын әйттеләр. Элекке әйтемнәр, такмаклар, мәкальләр аларның чыгышларын тулыландыра, җанландыра гына. Кыска гына арада халкыбызның авыз иҗаты белән баетылган йолаларны кызыклы итеп күрсәтә дә белергә кирәк бит әле! Ялутор районының Аслана татар мәдәният үзәгендәге мәдәният белгечләреннән тупланган “Тамаша” ансамбле шулкадәр артистларча оста, мавыктыргыч итеп “Өй юу йоласы”н тәкъдим итте. “Себер татарлары елына ике тапкыр: көзен һәм язын өй юганнар. Авылда мөмкинлекләре булмаган кешеләр 4 кызны (4 стенага) чакырганнар. Без өй юар алдыннан яшүсмерләрнең вак-төякне юып, чистартып куюын күрсәтәбез. Күренештә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, атаклашулар, уеннар һәм башкасын ишетергә була. Бу йолаларны бала чактан күреп үстек. Истә калганнарга өлкәннәрдән җыелган материал да файдаланыла”, - дип аңлатып китте җитәкчеләре Ильяс Бакиев. Аннары оештыручылар аның бар җыелган материалны искитмәле оста итеп бер күренешкә туплый белүен дә билгеләп киттеләр.

“Тозлы су белән юсаң, җен-зәхмәт өйдән чыгып кача” кебек ырымнар онытылып бара хәзер.

15-1Ә менә  Түбән Тәүде районы, Тарман авылының “Саз” этнографик төркеме быел “Камышлау” исемле йоланы күрсәтергә уйлаганнар. “Саз”ларны йолаларны, фольклор үрнәкләрен тирән белүләре, һәрвакыт сәламәтлек белән бәйләнеш турында онытмаулары аерып тора. Сәнгать җитәкчеләре Екатерина Әхмәтҗанова: “Элек камышны бик күп кулланганнар. Аннан күлә үргәннәр, келәм сукканнар, ястык койганнар, төбен имгәннәр, дәваланганнар аның белән, - дип күренешне кыскача тасвирлап үтте. - Камыш темасына такмаклар, әйтемнәр, биремнәр бар. Камыш суга торган таякларын ясап, келәмнәрен булдырып килдек. Элек камышта ятып билләрен төзәткәннәр, яңа туган баланы камышка урап, сәламәтлек теләгәннәр, астына камыштан өерге салып, эшен башкарса – ул агып киткән, өсте коры калган, бу дезинфекция ягыннан да файдалы булган. Өлкән яшьтәге ике әби бар иде, инде берсе генә калды, аңа барып өйрәнеп, сорашып, үзебез бала чакта күргәннәрне искә төшереп, кызыклы, матур күренеш әзерләргә тырыштык”.

Дөньякүләм танылу алган “Шытыр-шатыр” этнографик ансамбле җитәкчесе Гаяз Габдуллин (Төмән районы, Шыкча авылы) быел берничә башкаручы, өлкәннәрдән төзелгән “Авылдашлар” вокал ансамблен дә алып килгән.

- “Шытыр-шатыр”ның быел зурраклар төркеме ял итә, кечкенәләрне алып чыктык. Максим Сәгыйдуллин биргән материал белән киләчәктә эшли башларбыз.  Балалар белән эшләүнең бик катлаулы бер кыен ягы да бар: үсеп мәктәптән китсәләр, төркемнән чыга баралар, сирәк кайталар, вакытлары юк, алар белән аннары эшләп булмый, яңаларны шулар дәрәҗәсенә җиткереп әзерләргә кирәк. Өметле балалар бар. Кайберсендә дәрт бар, сәләт юк, кайсында сәләт бар, йөрисе килми.

Җәен барысын бергә җыеп, бөтен материалларны да искә төшереп, яңадан барлап чыгарга исәбебез. Репертуарыбыз зур. Өйрәнгән репертуарны саклау белән бергә, яңаны да үзләштерергә кирәк, - дип әле киләчәккә зур планнар белән эш итүләрен сөйләде Гаяз Габдуллин.

Проектның авторы, төп оештыручы Вәлимә Ташкалова аеруча зур тырышлык куючыларга грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары жюри әгъзалары: ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев, өлкә татар Конгрессының “Бездә ятим бала юк” хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдинова, “Төзүче” өлкә милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова җиңүчеләрне тәбрикләделәр.

Нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә иде:

Этнографик ансамбльләр арасында 1нче урын “Тамаша” һәм “Саз” фольклор-этнографик ансамбльләренә, 2 урын – “Вак пәлец”кә, 3 урын “Туган тел”гә бирелде.

“Бәет, мөнәҗәт” номинациясендә призлы урыннарны Сәйникамал Әйтмөхәммәтова (Вагай районы, Тугыз авылы), Фатыйма Ибраһимова (Яркәү районы, Бурбар авылы), “Шаян” фольклор ансамбле (җитәкче – Илнара Рамазанова, Төмән районы, Каскараның “Ритм” балалар сәнгать мәктәбе) яуладылар.

“Хореография” номинациясендә 1, 2, 3 урыннарга “Пышны” ансамбле (Җәгъфәр Касыймов, Төмән районы, Муллаш авылы), “Веселенки” төркеме (Миләүшә Яценович, Ялутор районы, Аслана авылы), “Күңелле Янтык” ансамбле (Гөлнур Хәкимова, Төмән районы, Каскара мәдәният йорты) ирештеләр.

“Халык уен кораллары ансамбльләре һәм башкаручылар” номинациясендә “Барбарис” (Ислам Сафин, Төмән районының Каскара мәдәният йорты) беренчелекне яуласа, “Шытыр-шатыр” - 2нче, “Умай” (Әбүзәр Миннебаев, Төмән шәһәр мәдәният үзәге) 3нче урыннарны алуга ирештеләр.

“Соло – вокал”да Миләүшә Бегежанова (Гаяз Габдуллин, Төмән районы, Шыкча авылы), Алик Мирасов (Төмән районы, Акъяр авылы), Илүсә Габдуллина (Гаяз Габдуллин, Төмән районы, Шыкча авылы). Ф.Җәүһәрова Илүсәнең дастаннар башкару өчен уникаль тавыш дип билгеләп үтте, дастан җырлаучылар арасында аңа тиңнәр булмас иде, диде ул. 

Вокал коллективлар арасында “Пышны”, “Авылдашлар”, “Дуслык” ансамбльләре (Фәрит Әскәров, Төмән районы, Каскара авылы) иң яхшылары булып танылдылар.

Күренекле галимә Флора Әхмәтова-Урманченың апасы Роза Ниязова туганын хөрмәтләүләре өчен оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде.

Хөрмәтле жюри чыгышларны бәяләргә киткән арада Казан кунагы Рафаэль Якупов көчле, бәрхет тавышы белән күп җырлар башкарды, тамашачыны рәхәтләндереп биетте, кушылып җырлаучылар да булды.

15-5- Финал өлешенә генә ай ярым дәвамында әзерләнгән фестиваль тиз арада үтеп тә китте. Ә аңа әзерләнү бик күп көч, хезмәт, эзләнү таләп итте. Районнарда үткән бәйгеләрдән соң да күп кенә ансамбльләргә аерым барып киңәшләр бирергә, чыгышларын төзәтергә, үзгәртергә туры килде. Һәр чыгыш дистәләгән тапкыр күз алдыннан узган, бөртекләп тикшерелгән. Бу һәм башка оештыру эшләрендә миңа булышкан Рафаэль Гадиев, Гөлнара Кәримова, Максим Сагидуллин, Мөнирә Хөснетдинова, Гөлзифа Нигъмәтуллинага чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде бу чараны оештыручы, өлкәдәге себер татарлары фольклорын торгызуда күп көч түгүче Вәлимә Сәгыйть кызы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836