#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сәгыйт Сагитов” китабы тәкъдим ителде

последние и лучшие новости искусства в мире

14-22“Күренекле шәхесләр” сериясендә яңа китап Төмән районы, Ямбай авылында яшәүче шагыйрь, публицист, әдәби тәнкыйтьче, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, РФ журналистлар берлеге әгъзасы, газ промышленностеның мактаулы хезмәткәре, “Көнбатыш Себер нефтегаз комплексын үстерү һәм җир асты байлыкларын үзләштерү өчен” медале иясе, Ямбайдагы Ак мәчетнең мөселман оешмасы председателе Сәгыйт Сагитовка багышланды. Җыентык 144 битле булып, төсле рәсемнәр белән “Печатник” типографиясендә дөнья күрде. Аның автор-төзүчеләре: бу сериядәге 12 китапка “җан өргән” Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина һәм әлеге язманың авторы Гөлнур Вәлишина. Әзерлек эшендә “Яңарыш” газетасы редакциясе дә үз өлешен кертте.

Сәгыйт Дилмөхәммәт улы бу китапка автобиографиясен, төрле елларда матбугатта чыккан иҗатына бәяләмәләрне, үзе турындагы мәкаләләрне, үзенә багышланган һәм үзенең татар, рус телләрендәге шигырьләрен, юморескасын кертте. Ул киң катлам укучылар өчен кызыклы, файдалы җыентык.

Китап язу исе дә бетмәгән килеш укучыларга тәкъдим ителде. Сәгыйт Сагитовны 11 апрель көнне Төмән татар мәдәният үзәгендә туганнары, авылдашлары, дуслары, каләмдәшләре тәбрикләделәр.

“Иҗат эшчәнлегем 1990 елда “Яңарыш” газетасы барлыкка килгәннән соң башланды. “Әдәби сәхифә”дә дөнья күргән беренче шигырьләрем мине канатландырып җибәрделәр. Соңыннанрак радиода да чыгыш ясадым. Җирле шагыйрьләр белән Сәгыйдә Хәйруллина оештырган очрашуларга барулар, газета редакторы Азат Сәгыйтов белән сөйләшүләр, тагын да Фәрит Хәкимов оештырган әдәби түгәрәктә катнашу мине татар поэзиясенә алып килделәр.

Шуны да билгеләп үтәр идем, рус поэзиясе белән мин һәрвакыт кызыксындым. Есенин,Высоцкий, Визборг һәм башкаларның шигырьләрен яттан белә идем. Татар телендә яза башлагач, татар шагыйрьләре әсәрләрен дә укый башладым. Башкалар белән үз шигырьләремне чагыштырып, яхшысын гына алырга тырышам, шигырь төзү алымнарын өйрәнәм, камилләшәм... Шигырь яза башлаучылар белән укулар үткәрелми, объектив тәнкыйть тә юк. Андый эшнең кирәклеген истә тотып, кайсы вакыт “Яңарыш” газетасы аркылы берничә сүз, күрсәтмәләремне язарга омтылам. Дусларча җирле шагыйрьләрнең әсәрләренә пародияләр язам... Укучыларга минем рус телендәге шигырьләрем, юморескаларым, эпиграммаларым, эпитафияләрем дә ошый”, - дип яза ул автобиографиясендә. Аның иҗаты, үзе, гаиләсе турында күп мактау сүзләре ишетелде чарада. Ә алардан алда кичәнең герое тормышы белән видеоязма аша танышып үттек.

Иң беренче сүзне алып баручы Зөлфинә Миннебаева китапның спонсоры Бөтендөнья татар Конгрессының Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе, өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаровка бирде. Ул С.Сагитовны күптәннән белгәнлеген, бик шәп кеше булуын, аның кебек шәп кешеләр турында язылган китапларны ярдәмсез калдырмауларын әйтеп үтте. Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән дә чын күңелдән тәбрикләде.

Кичәдә котлаулар белән бергә Сәгыйт Сагитовның шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады, биюләр башкарылды. Җәгъфәр Касыймов “Ямбай”, Сөнгать Бекенин “Туган җир” шигырен көйгә салып җырладылар. Ә Тубылдан килгән шагыйрә Галия Абайдуллина кичә героена багышлап озын шигырь язып килгән, “Яшьлеккә сәяхәт” ансмабле хөрмәтен җырлары аша җиткерде.

Тагын да котлаучылар арасында, авылдашлары, туганнары, коллегалары, аның иҗатын яратучылар бар иде. Алар “ул безнең горурлыгыбыз, кешелекле, тыйнак, сабыр, эшчән”, “кирәкле, төпле киңәшләрең өчен рәхмәт”, “шигырьләре тыйнак, пөхтә язылган, тирәнтен уйлап эш итә”, “иң беренче тел бетүгә кайгыра, татарлыкны сакларга кирәклеген әйтә”, “гадел, гади, туры сүзле ул”, “кыска, аңлаешлы, ягымлы шигырьләре безне сафлыкка, яхшылыкка өндиләр” кебек шифалы сүзләрен яудырдылар гына бу көнне. Чыгышларда өлкә хакимиятендә начальник булып эшләгән тормыш иптәше Нурания ханым белән уллары Илшат, кызлары Эльмираны тәрбияләп үстерүләре, авылда үрнәк гаилә булып торуларын аңладык.

- “Яңарыш” газетасы редакциясендә 15 елдан артык эшләп килүче әдәби берләшмәнең әгъзалары - безнең актив хәбәрчеләребез. Бүгенге көндә Сәгыйт абый әлеге берләшмәнең җитәкчесе булып тора, - дип чыгышын башлады газетаның редакторы Алсу Сәгыйтова. - Аны сайлавыбыз дөрес булган, чөнки ул һәркемне тыңлый белү сәләтенә ия, зыялы, белемле, дөрес карар кабул итәргә булышырга әзер. Шигъри юллар аша авторларга әйтергә теләгәе фикерен белдерә. Газетада тәнкыйть юк, диләр. Кайберәүләр аны бөтенләй кабул итәргә теләми. Бер-ике шигырьләрен бастырып чыгаруга бөек булып китәләр, тик бөекләр дә ялгышырга мөмкин, язучыларның бөек сыйфатлары – дөрес кабул итү һәм нәтиҗә ясау. Без бер-беребезне хөрмәт итсәк, сакласак иде, бер эш башкарабыз бит.

Редакция коллективының җаваплы эшен аңлавына, игътибарлы булуына рәхмәт белдерәбез. Үзем һәм редакция коллективы исеменнән Сәгыйт Сагитовның чираттагы җыентыгы укучыларын табып, киләчәктә иҗат уңышлары юлдаш булуын телим. Тормыш иптәшегез Нурания апа шикелле илһам өстәүче, идея тудыручы кеше булганда барысы да алда әле.

Сәгыйт абый бик тыйнак, чыгыш ясар алдыннан да мактамаска кушты, алай да аның шигырьләре ничек туганы турында үзе язган юлларны укып китим әле:

“Мин кыска шигырьләр язарга яратам. Чөнки, берәр фикер килсә, я берәр вакыйга, күренеш күрсәм, шуны кыскача шигырь формасында язып куям. Соңыннан ул фикерне аңлату өчен шигырьне киңәйтәм... Мин өстәл артында озак утыра алмыйм... Шигырь ансат язылмый, күбесен “сандык” төбенә салырга туры килә”.

Соңыннан һәркем авторның кул тамгасы белән китабын бүләк итеп алды.

Мул чәй өстәле артында да шигырьләр, җырлар яңгырады.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836