Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Март аенда Казанның Вахитов районындагы Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 80 нче урта татар–рус мәктәбе базасында белем бирү оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең туган тел укытучылары бөтенроссия күләмендә узган бәйгенең йомгаклау этабында белемнәре, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Бәйгедә якташыбыз, РФнең мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре, Аромаш районы, Көсәйкүл мәктәбе мөдире, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Тимеркәева катнашып, Лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Бәйгедән кайткач, тәэсирләре белән уртаклашып: «Казанда узган Бөтенроссия татар теле укытучылары мастер–класслары конкурсында катнашып, Лауреат дипломына лаек булдым. Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә «Дөнья кафесы» технологиясен куллану» темасы буенча мастер-класс үткәрдем. Мондый алымнарны без үзебезнең мәктәптә дә үткәрәбез. Бу формаль булмаган аралашу, фикер алышу технологиясе балаларда иҗади фикер йөртергә яңа мөмкинлекләр тудыра, укучылар үзләренең фикерләрен әйтергә өйрәнәләр, аларның сөйләм теле, сөйли белү дәрәҗәсе уңай якка үзгәрә, яңа нәтиҗәләр бирә. Гадәти булмаган кафеда укучылар өч төркемгә бүленеп, өч өстәл артында фикерләре белән уртаклаштылар. Урыннары белән алышынып, бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Мин үзем генә тәҗрибәм белән уртаклашмадым, коллегаларымның тәҗрибәсе, аларның дәресләрдә кулланган алымнары белән дә таныштым. Бәйгедә катнашучылар һөнәри осталыкларын, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен үткәрү методикасын югары дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә, туган тел укытучыларының дәрәҗәсен күтәрүгә, тәҗрибәләре, осталыклары, сәләтләре белән уртаклашырга мөмкинлекләр тудырган мондый бәйгене оештыручыларга, ТРның мәгариф һәм фән министрлыгына, безнең белән эшләгән Гөлия апа Мусинага, Әлфия апа Әхәтовага рәхмәтләремне белдерәм», – диде.
Бу бәйгедә Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 69 укытучы һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 12 укытучы, йомгаклау этабында 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы катнашты.
Римма УМИТБАЕВА.