#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган тел укытучылары тубылда очраштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

17-2Тубыл шәһәренең 15нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә  өлкә мәгариф һәм фән департаменты, төбәк мәгарифен үстерү институты (ТОГИРРО), 15нче мәктәп каршында оештырылган “Истоки” коммерциясез этномәдәни компонентлы партнер мәктәпләр оешмасы оештыруында “Этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең төбәк эшчәнлеге үзенчәлеге” дигән темага өлкә семинар-жыелышы узды. Биредә өлкәбезнең Төмән, Тубыл, Аромаш, Вагай, Яркәү, Ялутор районнарыннан, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Вилдан Якупов, төбәк мәгарифен  үстерү институты ректоры урынбасары, профессор Наталья Милованова, шәһәр хакимияте мәгариф комитеты рәисе Наталья Белышева катнаштылар.

Кунакларны 15нче мәктәп укучылары  милли киемнәрдә, татар телендә җырлар башкарып җылы каршы алдылар. Пленар утырышның тантаналы өлешендә делегатларны хөрмәтле кунаклар сәламләгәннән соң, “Этномәдәни компонентлы мәктәпләр үсешендә иҗтимагый оешмаларның роле” темасына  Төмәннең 52 мәктәп директоры Алевтина Манкаева чыгыш ясады. Зареченск урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Наталья Абрамова үзгәртеп кору шартларында этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең эшчәнлеген челтәрле планлаштыру турында  сөйләде. Укытучылар этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә проектлы мәгариф системасын идарә итүне булдыру, аның үсеше турындагы темага чыгышларны кызыксынып тыңладылар. Өч дискуссия мәйданында узган форумнарда катнашучылар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Быел “Истоки” оешмасы 5 еллыгын каршылый.

Бу уңайдан оешма җитәкчеләре өлкәбезнең 12 этномәдәни компонентлы мәктәбендә булып, укытучыларның уңышлары, эшләрендә очраган проблемалары белән таныштылар. Очрашулар нәтиҗәсе  - “Тел дигән дәрья” телетапшыруы семинарда катнашучыларның игътибарына тәкъдим ителде.

Семинарның түгәрәк өстәл артындагы утырышында  мәктәп җитәкчеләре проблемаларны чишү буенча карарлар кабул иттеләр. Татар теле һәм әдәбияты белгечләре Зөлфия Калгаманова, Халидә Кирамова, Венера Ибукова, Банисә Ниязова, Асия Зимагулова  укучыларын кызыксындыру, дәрестә яңа технологияләр куллану, класстан тыш чараларны оештыру, замана полимәдәни шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуда очраган проблемалар турында уртаклаштылар. Өлкә мәгариф музеенда Равилә Кутумова һәм укучылар экскурсия үткәрделәр. Китапханәнең яңартылган уку залында кунакларны тарихи темага сәхнәләштерелгән күренештә Күчем белән Сүзге каршы алды. Милли ашлар әзерләү һәм кулланма сәнгать залында алар милли ризыклар күргәзмәсен карадылар, аннары кунакларны милли ризыклар белән тулы чәй табынына чакырдылар. Наталья Милованова: ”Гадәттәгечә, 15 мәктәп  кунакларны җылы каршы алды. Укытучылар коллективы, мәктәп администрациясе яңа технологияләрне күрсәтү өчен уңай шартлар тудыра. Милли мәдәният, милли традицияләр сакланган бу мәктәптә яңа формалар, технологияләр кулланып эшлиләр”, - дип семинарга нәтиҗә ясады.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836