Апрель 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
16-18 апрель көннәрендә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте. Быел иҗади бәйге “Ана – бөек исем” дигән темага багышланган. Милли мирасны саклауга, татар телен пропагандалауга, милли поэзиянең үсешенә, шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән социаль проект бу. Аның гала-концертында төрле ил, төбәкләрдән җыелган 350дән артык укучы, студентлар катнаша. Шулар арасында Төмән өлкәсенең Төмән районы, Индрәй урта мәктәбеннән килгән Салават Сәитов һәм Наилә Кәримова төрле төркемнәрдә 1 урын алуга ирешәләр.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.