Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән районында шигырь яратучылар ярыштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

17-14Төмән районының Шыкча авыл клубында район күләмендә балалар өчен шигырь бәйрәме үтте. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан аның һәм патриот шагыйребез Муса Җәлилнең иҗатына багышланды. Әлеге Iнче конкурс район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин тырышлыгы белән Шыкча авыл клубы ярдәмендә оештырылды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларның һәркайсына бүләккә сертификатлар тапшырылды. Матди ярдәмне “Геостроймонтаж” оешмасы күрсәтте.

Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен өйрәнгән 40тан артык укучы чыгыш ясады. Катнашучылар өч төркемгә бүленгән иде, аеруча сабыйлар һәм өлкән класс укучылары осталыклары белән куандырдылар. 9-11 класслар төркемендәге 12 кыз һәм егетнең һәркайсы мактауга лаек булды. Жюри әгъзаларына алар арасыннан 3 кенә җиңүчене сайлау бик кыенга туры килде. 17-15Оештыручылар белән сөйләшеп, ике 2нче, ике 3нче урын бирергә карар кылдылар. Ямбайдан Н.Айматова М.Җәлилнең “Ана бәйрәме”н салмак кына йөрәк түреннән чыккан йомшак тавышы белән башкарса, Индрәйдән Н.Кәримова “Вәхшәт”не һәр сүзенә басым ясап, елатырлык итеп сөйләде. Шыкчадан С.Назметдиновның да М.Җәлилнең “Җырларым”ы бөтен шартын китереп өйрәнелгән иде. Диана Агунова Г.Тукайның “Сабитның укырга өйрәнүе”н, Муллаштан А.Касыймова М.Җәлилнең “Сәгат”ен оста башкардылар.

Сөйләүчеләрдән үк мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыту дәрәҗәсе яхшы күренә. Кая көчле укытучылар – анда темп-ритмга, татарча сүзләрне дөрес, аңлап әйтүгә, интонациягә, кул хәрәкәтләренә, фикереңне үтемле итеп җиткерүгә һәм башкаларга игътибар зур. 17-16Шигырь бит ул сөйләм телен үстерү белән бергә поэзиябезгә мәхәббәт тә тудыра, ана теленең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә, әхлакый сыйфатлар да тәрбияли.

Гомумән, катнашучыларның барысы да матур татар телендә, сәнгатьле итеп башкарырга тырыштылар, көй, слайдлар белән күркәмләнгәннәре дә бар иде, аларны әзерләүчеләргә автономия исеменнән өлкәдәге татар газетасы "Яңарыш"ка ярты елга язылу өчен сертификат бүләк ителде (адресларын “Яңарыш” редакциясенә хәбәр итүләрен сорыйбыз). Туган телебездә күңелгә үтәрлек, күздән яшьләр чыгарырлык шигырьләр сөйләүче яшьләр булганда, телебез яши, үсә әле.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836