#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Особый противопожарный режим установлен в Тюменской области. Коры һәм янгын куркынычлыгы һава торышы килеп җитүе сәбәпле, янгын шартларын стабильләштерү мөһимлеге белән, шулай ук халыкны, территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау максаты белән Төмән өлкәсе хөкүмәте барлык районнарда (Тубыл, Вагай, Уват районнарында режим 25 апрельдә кертелә) 18 апрельдән янгынга каршы режим урнаштырды. Чаралар коры, җилле һава торышы, шулай ук янгыннар белән хәлләрне тотрыкландыру, кешеләрне һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау зарурилыгы белән бәйле рәвештә күрелгән. Режим гамәлдә булган чорда гражданнарга урманнарга бару, учак ягу, коры үлән, чүп-чар яндыру тыела.

* * *

В Тюмени проснулись клещи. Өлкә клиник инфекция шифаханәсенә талпан тешләүдән инде 8 кеше мөрәҗәгать итте. Барысына да иммунопрофилактика үткәрделәр. «Әгәр элек без махсус булмаган профилактика (дөрес кием, репеллентлар) кирәклеге турында сөйләсәк, хәзер үзбикләнү турында сөйләшәбез. Карантиннан тыш, ким дигәндә, урманнарга, паркларга баруны чикләргә кирәк. Инфекцион хастаханәгә өстәмә йөкләнеш булдырмыйк”, - дип хәбәр итте сәламәтлек департаментының матбугат хезмәте. Регионда елына талпан тешләүдән инфекция шифаханәсенә 4500 кеше мөрәҗәгать итә.

* * *

Аграрии поддержали врачей. “Юбилейный” агрохолдингы 1,2 тонна ит һәм колбаса әйберләрен алдынгы сызыкта коронавирус белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә, материаль ярдәмгә мохтаҗ булучыларга хәйрия ярдәм итеп җибәрде. “Ишимский” сәүдә маркасы астындагы пилмән һәм колбасалар ГОСТ буенча ясалган. Аларның 40%ы Төмәнгә, калганы Сургут, Ханты-Мансийск, Ишим шәһәрләренә озатылды.

* * *

Стало известно, ждать ли наводнения в Тюменской области. «Быел Төмән өлкәсендә су басу ихтималы түбән. Төмән һәм Омск өлкәләре РСЧС (чарадан тыш хәлләрне ликвидацияләүне кисәтү бердәм дәүләт системасы) штаблы күнегүләр үткәрә, хәлне контрольдә тота. Өлкәдә иң начар сценарий булганда 141 торак пунктны су басарга мөмкин. Мондый хәл була калса дип, өлкәдә 98 мең кешене вакытлыча урнаштыру өчен 471 пункт ачылган. Өлкәдә гидротехник корылмаларны реконструкцияләү бара. Ишим бассейны буенча 12 объект төзелә, тагын дүртесе – проектлау этабында», - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

* * *

Тюменские онкологи выполняют уникальные операции при раке молочной железы на ранней стадии. Аларны “Медицина шәһәре”нең онкологлары эшли. Сигналь лимфатик төен биопсиясен куллану методикасы кул астындагы лимфодиссекцияне үткәрүдән азат итә һәм операциядән соң өзлегүләр куркынычын киметә. Хатын-кызларда сөт бизенең яман шеше алдынгы урында тора, ул артканнан-арта бара. Дөрес, хатын-кызлар сәламәтлекләрен җитди күзәтәләр, шуңа күрә табиблар авыруны башлангыч чорында табалар.

* * *

В Тюменском районе запущен челлендж к юбилею Победы. Россия Президенты Владимир Путин 9 майдагы Җиңүнең 75 еллыгы юбилеена багышланган хәрби парадка әзерләнүне соңгырак вакытка күчерде. Бәйрәм, һичшиксез, булачак диде ул. Сәбәбе – коронавирус аркасында эпидемиягә каршы чаралар уздыру. Шул ук вакытта Төмән районының мәгариф учреждениеләрендә дистанцион форматта Җиңүнең юбилеена әзерләнү бара. Мәсәлән, Мальково мәктәбе челленджның (блогер биремне видеокамерага башкара һәм аны челтәрдә урнаштыра торган интернет-роликлар жанры) Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган социаль челтәрләрендә эшли башлады, анда инде 12 гаилә катнашты. Укучыларга Муса Җәлилнең “Европада яз” шигыреннән ике юл белән видео язарга тәкъдим ителде.

* * *

В тюменской больнице появился новый магнитно-резонансный томограф. 2 нче өлкә шифаханәсендә МРТ аппараты инде икәү булды. Алар ярдәме белән МРТ тикшерү узу күпкә артачак. Яңа модельнең кайбер өстенлеге бар, шул исәптән югары җитештерүчәнлек арттырылган. “Сканерлау процессы тизрәк уза, ә нәтиҗәдә сыйфатлырак килеп чыга, диагностиканың төгәллеге арта. Кабат үткәрү зарурлыгы юкка чыга”, - дип сөйләде хастаханәнең диагностика бүлеге башлыгы Николай Мельников.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836