Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Күп балалы әни

последние и лучшие новости искусства в мире

Фәния Мелибаева Вагай округы, икенче Вагай авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әтиләре Хөсәен абый Фәниягә 12 яшь булганда вафат була. Җиде балага әнисе тәрбия, белем бирә. Фәния авылда үскән балачагы турында: «Авыл балалары күпчелек йорт эшләренә кече яшьләреннән өйрәнеп үсәләр. Без бакча эшләрендә, йорт хуҗалыгында әниебезгә ярдәм иттек. Әтисез үскән балачагыбыз, авырлыкларга, тормыш сынауларына бирешмәскә өйрәтте. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга кергән идем. Кызганычка, укуымны дәвам итә алмадым. Бертуган апам ул елларны Алабуга институтында укый иде. Ике баланы туган авылыннан еракта укытырга әниемнең мөмкинлеге булмады», - дип сөйләде.

Фәния сатучы курсларын тәмамлап, хезмәт юлын иртә башлый. Күп еллар сатучы булып эшли. Үзе аралашучан, өлкәннәргә игътибарлы булганына аны яраталар, үзе дә һөнәрен ярата. Гаилә корып, тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш юлы турында Фәния ханым: «Язмыш шулай язгандыр, балаларыбыз үсеп җиткәч, беренче ирем белән тормыш юлларыбыз аерылды. Аннары мин икенче мәртәбә язмышымны сынап тормышка чыктым. Шөкер итеп инде 23 ел матур, бәхетле гаилә булып яшибез. Тагын ике бала үстерәбез. Кече кызыбыз белән улыбызны балалар йортыннан алган балалар дип әйтергә телем дә бармый. Гаиләбезгә алганда кызыбызга бер ай иде. Хәзер инде 16 яшь. Үзебез һәм бала-оныкларыбыз аларны бик яраталар. Минем биш бала, алты онык. Үземне бәхетле әни дип саныйм. Балалар, оныклар тормышыбызның яме. Киленемне дә үз кызымны яраткан сыман яратам. Кызларым, улларым, киленем тырышлар, ярдәмчелләр. Аларның исән-имин, бәхетле булып яшәүләренә сөенәбез. Кече кызыбыз колледжда 4-5 билгеләренә генә укый. Кече улыбыз - мәктәптә 5 нче сыйныфта. Алар икесе дә тыңлаучан, сөйкемлеләр. Балалар кечкенәдән йорт эшләрендә ярдәм итәләр», - дип сөйләде.

Фәния ханым лаеклы ялга чыкса да, әле эшли. Кунакка килгән өлкән балаларын, оныкларын үз йортларында җылы каршы ала. Буш вакытында милли ризыклар пешерергә ярата. Милли бәйрәмебез Сабан туенда узган аш-су күргәзмәләрендә катнаша. «Ак калфак» шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы әгъзасы җылы сүзләр белән бу оешманың җитәкчесе Айсылу ханымны, коллективны искә алып, милли гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калу буенча үткәрелгән мәдәни чаралар турында сөйләде. Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе әгъзасы, Тубыл округы якташлыгының секретаре район һәм шәһәр күләмендә иҗтимагый оешмалар тарафыннан оештырылган чараларда, изге эшләрдә, милли бәйрәмнәрдә актив катнашканы өчен шәһәр башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Якташыбыз татар телендә милли, дини темаларга, туган авылына багышланган шигырьләр иҗат итә, иҗади очрашуларда, шигърият бәйрәмнәрендә шигырьләрен укый. Шигъри җанлы Фәния ханым кече ватанына, туган авылына еш кайтып дини, милли мәҗлесләрдә катнашырга өлгерә.

17-71-26

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: Фәния ханым гаиләсе белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836