Май 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 1
|
2 | 3 |
| 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
| 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
| 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
| 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәрендә халыкара «Тоталь диктант» акциясе узды.
Беренче тапкыр без телебез ачылганнан бирле сөйләшә торган себер татар телендә диктант яздык. Мин дә зур теләк белән үземнең туган себер татар телендә белемемне сынап карарга дулкынланып диктант булырга тиешле мәйданчыкка - Төмән дәүләт университетының Социаль-гуманитар фәннәр институтына юл алдым. Әлеге мәйданчыктагы эшне оештыручы филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Максим Сагидуллин булды. Ул себер татарларының этник тарихы, әдәбияты һәм мәдәнияте буенча күп кенә фәнни китаплар һәм хезмәтләр авторы, аның тырышлыгы белән ЮНЕСКО себер татар телен аерым, мөстәкыйль тел буларак танытты. Диктант текстын Максим Александрович үзе укыды. Диктант язарга теләк белдереп төрле яшьтәге милләттәшләребез җыелган иде.

Безне барыбызны да бер нәрсә берләштерә – үзебезнең туган себер татар теленә мәхәббәт.
Һәркемебез өчен себер татар шагыйрәләре Клара Кучковская, Гөлнара Калиева, Җәсилә Галиева һәм Дилә Хәбибуллина, Фәнил Әбүталипов белән күрешү һәм аралашу куанычлы булды. «Себер татарларының милли-мәдәни автономиясе» өлкә иҗтимагый оешмасы советы рәисе Фәүсия Марганова белән аралашу да күңелгә ошады.
Максим Александрович текстны укып чыккач, мин уйга калдым: текст зур түгел, җиңел, ләкин язып булмый. Ә инде диктант язу процессында мин үземнең себер татар теле грамматикасын һәм дөрес язылу кагыйдәләрен белмәвемне аңладым. Халык мәкале юкка гына әйтелмидер: гомер яшә, белем ал. Менә шунда үземә максат куйдым – себер татар теленең грамматикасын өйрәнергә.
Диктант язасы минем өчен бик кызыклы булды. Һәм аны оештырган, үткәргән өчен Максим Сагидуллинга ихлас күңелдән зур рәхмәтемне белдерәм. Шундый әһәмиятле вакыйгада катнаша алганыма мин чиксез шатмын.
Туган себер татар телендә диктант язу ел саен уздырыла торыр һәм аны язарга теләүчеләр саны елдан-ел күбрәк булыр дип ышанам.
Себер татар телендәге диктантка юл ачык!
Розалия АЛЕКСАНДРОВА, Яркәү округы, Тархан авылы.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).