#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Лаеклар бүләкләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

18-224 апрель көнне Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге гөрләтеп юбилеен үткәреп җибәрде. Былтыр булырга тиешле бәйрәм чарасы, пандемия сәбәпле, бер елга чигерелде.

20 ел буена халыкка татар сәнгатенең матурлыгын, байлыгын өйрәтеп, күрсәтеп, аңлатып торган үзәк бәйрәменә Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та килгән иде.

Утырышта Данис Фәнис улы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевтан, барлык татар оешмалары җитәкчеләреннән тәбрикләүләрен, сәламнәрен тапшырды. Быел төбәк тарихын өйрәнүчеләрне бергә җыярга тырышуларын хәбәр итте. “Сентябрь аенда узачак җанисәпне дә бергәләшеп, татарлыгыбыз белән горурланып, сокланып һәм бердәм милләт булуыбызны раслап үткәреп җибәрсәк иде. 2020 елда тарихта беренче тапкыр Милләт җыенын оештырдык. Анда татарларның гамәл стратегиясе кабул ителде. Аны гамәлгә ашыруда, әлбәттә инде, себер татарларының роле аеруча зур. Чөнки сез безнең таяныч, сез безнең терәк һәм без бергә, бердәм булганда гына аның нәтиҗәсе булачак. Чын күңелдән мин сезгә булганыгыз өчен дә, эшчәнлегегез өчен дә, “Мин татар” дип яшәвегез өчен дә аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Эшләр эшләр дә шактый әле. Себер татарлары - бай тарихка ия булган, монда дәүләтчелекне төзегән җирле халык”, - дип дәүләт бүләкләре бирү өчен сүзне алып баручыга тапшырды.

Өлкә Думасы депутаты Фуат Сәйфетдинов, Конгрессның Төмән өлкәсендәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров һәм татар җәмәгатьчелеге катнашындагы утырышта үзәкнең иң тырыш хезмәткәрләре, өлкәдә озак еллар туган телне, мәдәниятне саклауга өлеш керткән фидакарь затлар өлкә Думасы Рәхмәт хаты, Бөтендөнья татар Конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы, күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Үзәк директоры Мансур Кәбировка юбилей уңаеннан Данис Фәнис улы милли киемнәр алу өчен 250 мең сумлык сертификат тапшырды. Тагын да Конгресс бүләге итеп матур җырлары белән Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованы алып килүләрен хәбәр итте.

Ә инде “Яңарыш” өчен иң әһәмиятлесе – бүләкләнүчеләр арасында редакциябездә озак еллар эшләгән кызларыбызның да булуы. Нәсимә Янишева, Диләфрүз Фәтхетдинова, Наилә Сафиуллина Бөтендөнья татар Конгрессы медальенә газетаның 30 еллыгы хөрмәтенә ия булдылар. Барысын да чын күңелдән тәбриклибез.

Аннары актив җәмәгать эшлеклеләре башкарган эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Алдагы планнар белән уртаклаштылар.

Начар вирус бәйрәм программасына да үзгәреш кертте. Котлау чаралары аерым, аерым оештырылды. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәрләрен үзәкнең күркәм залында тәбрикләделәр. Озак еллар, башта авыр шартларда, аннары якты, искитәрлек бүлмәләрдә, залларда дистәләгән коллектив-студиядә мәдәни хәзинәләребезне саклаучы, үстерүчеләрне һәм үзәк директоры Мансур Кәбировны Төмән шәһәре башлыгы урынбасары Вера Соловьева, шәһәр Думасы депутаты Андрей Лазарев, өлкә мәдәният департаменты директоры урынбасары Анна Кривоносова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Владислав Чернов җылы сүзләр белән тәбриклиләр. Һәркайсы бүләкләрен, Рәхмәт һәм Мактау хатларын тапшыралар.

Аннары Мансур Маннур улы көр тавышы белән “Мин яратам сине, Россия” җырын башкара.

Тагын да ике көнлек эш сәфәре барышында Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров “Искер”гә барып, андагы үзгәрешләрне күреп килә. Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә очрашулар үтә. Шулай ук милләттәшебез Альберт Суфианов җитәкләгән нейрохирургия үзәгендә беренче операция ясауга бәйле юбилейда да була.

Очрашулар нәтиҗәле, уңышлы үткән дип ышанып калыйк.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836