#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Татарстан заинтересовал опыт Тюменской области по развитию системы кредитной кооперации. Татарстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе – фермерлыкны үстерүгә һәм авылны ныгытуга хакимиятләрнең аерым игътибары бирелә торган ил регионнары. Моның турында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ике төбәкнең агропромышленность комплексы вәкилләренең фермер хәрәкәтен үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә багышланган беренче очрашуында белдерде. Хәзерге вакытта Төмән өлкәсендә регионнар дәрәҗәсендәге 21 авыл хуҗалыгы кулланучылар кредит кооперативы уңышлы эшләп килә. Регионда 155 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 800дән артык крестьян (фермер) хуҗалыгы, 63 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы бар.

* * *

В Тюменской области более 1 тыс. 200 га засеют овощами. Өлкә аграрчылары яшелчә культураларын чәчә башладылар, моңа һава торышы уңай йогынты ясады. Беренче чәчү мәйданнары Төмән районында барлыкка килде. Биредә “Агротеховощ” оешмасы 3 гектарга якын суган чәчү эшен башкарды. Төмән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре янгынга каршы чараларга намус белән карыйлар. Бүгенге көндә алар 80 чакрымнан артык минераллаштырылган полоса булдырганнар.

* * *

Александр Моор поблагодарил сотрудников Федерального нейроцентра за спасение жизни людей. Ун ел дәвамында Төмәндә урнашкан Федераль нейрохирургия үзәге хезмәткәрләре авыр хәлдәге пациентларны тормышка кайтаралар, нормаль, тулы, бәхетле тормышка өмет бүләк итәләр,” – дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор. “Биредә үз эшләренең чын фанатлары эшли. Көн саен үзәк хирурглары унлаган пациентка операция ясый,” – дип сөйләде үзәкнең баш табибы Альберт Суфианов. Илебезнең 84 регионыннан, 14 ерак һәм якын чит илдән 35 меңнән артык пациентка операция эшләнгән. Профессор Альберт Суфианов җитәкчелегендә үзәктә 74 уку чарасы, шул исәптән конференцияләр, семинарлар, практик курслар үткәрелде. Барлыгы 38 илдән 1 мең 500 белгеч белем алган.

* * *

Новая техника выходит на Тюменские поля. Төмән районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырга чыгу алдыннан техниканы яңарттылар. Автопаркта берьюлы 19 яңа машина һәм агрегат барлыкка килде. Мәсәлән, “Успенское” хуҗалыгы дүрт трактор, чәчү комплексы, салам ваклаткыч, культиватор, гидрофицияле агрегат сатып алган. Районда иң зур сатып алу – “ДжонДир” трактор һәм чәчү комплексы, бәясе 37 млн. сумнан артык.

* * *

Качество тюменских продуктов питания достойно международного признания. Мәскәүдә узган “Продэкспо-2021” Россия һәм Көнчыгыш Европада азык-төлек һәм эчемлекләр халыкара күргәзмәсендә “Тюменьмолоко” компаниясе һәм “Пышминская” кошчылык фабрикасы зур бүләккә лаек булдылар. Аларга “Иң яхшы продукция-2021” исеме һәм алтын медаль бирелде. Чарада 44 илдән 1 500дән артык оешма катнашты. “Тюменьмолоко” “Груша-карамель” “Першинская” катыгы, “Пышминская” “Доброе подворье” бренды белән жюрины шаккатырды. Бу компанияләрнең башка продукцияләренә дә югары бәя бирелде.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836