Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хәзер укытучылар үз эшләре турында Вконтактедагы битләрендә язып баралар. Журналистка ул азык. Бу юлы Лариса Гафурова битендәге кызыклы яңалыкларга очрадым. Түбән Тәүде районының Тарман мәктәбендәге чаралар турында бара анда сүз. Апрель аенда бик матур «Беренчеләр гаилә төзи» хәрәкәте фестивале узган. Бу бәйрәмдә Түбән Тәүде районының төрле почмакларыннан 180нән артык укучы катнашкан.
Фестивальнең концепциясе яшүсмерләрдә гаиләнең традицион рольләрен һәм кыйммәтләрен аңлауны формалаштыруга, шул исәптән милли-мәдәни үзенчәлекләр призмасы аша, гаилә булдыру һәм яшәү белән бәйле гамәли күнекмәләрне үстерүгә, буыннар арасындагы диалогны ныгытуга, мәдәни мирасны саклап калуга кызыксыну уятуга һәм гаилә кору һәм шәхси тормыш мәсьәләләрендә җаваплылык һәм аңлылык тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Иң элек «Саз» фольклор-этнографик төркеме кунакларны милли җырлар һәм биюләр белән каршы алганнар. Аннары командаларга бүленеп, мавыктыргыч сәяхәткә киткәннәр. Бу гади сәяхәт түгел, ә гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре дөньясына сынаулар сериясен үтәргә кирәк булган. Тематик мәйданчыкларда биремнәр үтәгәннәр.
Фестиваль проектларны презентацияләү һәм фикер алышу белән тәмамланган.
Берләшү, дуслашу әлегедәй чараларда зур роль уйный.
Күпләгән мастер-классларның берсе – туган тел һәм әдәбият укытучысы Лариса Гафурова белән китапханәче Нурия Юмачикова әзерләгән бай эчтәлекле программада һәркем үзе өчен кирәкле әйбер тапкандыр. Андагы борынгы йорт кирәк-яраклары күргәзмәсендә балалар гаҗәпләнеп беренче тапкыр кулларына чуен үтүк һәм агач эрләгеч алалар. «Гаилә даирәсендә» китап күргәзмәсендә төрле халыкларның гаилә традицияләре турында иң яхшы әсәрләр белән танышалар. Интерактив конкурслар: «Мәкаль җый»да командалар гаилә турындагы акыллы сүзләрне исләрендә калдырсалар, «Туганлык дәрәҗәсе» туганлык бәйләнешләрен белү буенча кызыклы ярышта катнашалар, «Гаилә кыйммәтләре» викторинасында балалар гаиләдәге мөһим сыйфатларны аңлыйлар.
Фестивальдә балалар гаилә төшенчәсенең әһәмиятен аңлап кына калмыйча, күңелләрендә җылы хисләр калгандыр дип уйлыйм.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.