Май 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 1
|
2 | 3 |
| 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
| 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
| 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
| 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Кечкенә буйлы, ачык йөзле, нәфис ханым ул. МХОдәге солдатларга, снайперларга, штурмчыларга, разведчикларга кирәкле нашлемниклар тегә. Баш киемнәре өстеннән киелә торган кирәкле әйберләрне алучылардан күп җылы сүзләр ишеткән Рәйсә Нәчметдинова Түбән Әремзән авылында яши. Рәйсә ханым тумышы белән Төмән өлкәсенең Яр—Сале поселогыннан. Ул Октябрьский поселогының урта мәктәбендә белем ала. 1977 нче елны В.Солдатов исемендәге Тубыл медколледжына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлап, Октябрьский поликлиникасының балалар бүлекчәсендә хезмәт юлын башлый. 1986 нчы елны тормышка чыга һәм Тубыл районы, Түбән Әремзән авылына күченеп килә.

Кеше гомере өчен җаваплы булган һөнәр иясе Рәйсә апа авыл ФАПында хезмәт юлын дәвам итә. Монда эшләгән елларын авылдашлары яхшы хәтерлиләр. 35 ел хезмәт дәверендә җылы сүзләрне аз гына ишетмәгән инде ул. Ул үзенең күңел җылысын, көчен кешеләрнең сәламәтлеге сагында торуга багышлаган белгеч. Көне-төне белеме, тәҗрибәсе белән уртаклашып яши. Аның елмаюлы карашы, җылы сүзләре, төпле киңәшләре авылдашларының, дусларының күңелләрен күтәрә. Ул лаеклы ялда булса да, бүген дә киңәшләре белән ярдәмгә килергә әзер. Эшләгән елларында ФАП хезмәткәре буларак, профилактика белән шөгыльләнә, прививкалар куя. Авылда берәрсе авыр хәлдә булса, беренче булып ярдәмгә килә. Авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр. Мәктәп, балалар бакчаларына йөрүче балаларга прививкаларны да вакытында кую - фельдшерның эше. Эшләгән чорында төрлесе була. Хәзер лаеклы ялда булса да, эшсез тормый ул. Сәламәтлек – иң зур байлык булганын аңлата, төрле яшьтәге авылдашлары белән уртак тел таба. Бүгенге көндә намазга баскан якташыбыз махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәленчә ярдәм итә. Ул: «Түбән Әремзәннән бу махсус хәрби операциядә катнашучылар күп. Ул егетләр мин эшләгән чорны туган балалар. Алар туганнарына, авылдашларыма, минем үземә бик якыннар. Безнең ФАПка теркәлгән, мәктәптә укыган егетләребез турында кайгыртып, безнең волонтерлар тырышлыгы белән солдатларга 1000гә якын эчке киемнәр тегеп җибәрдек. Бу игелекле эшне туктатырга уйламыйбыз. Исән-имин бу сугышта дошманнарны җиңеп кайтсыннар», - ди.
Рәйсә апа үзе дә тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, укытканнар. Балалары башка шәһәрләрдә яшиләр, оныклары яраткан әбиләренә кунакка килеп хәлен белеп торалар. Озак авырудан соң тормыш иптәше вафат була. Бүгенге көндә Рәйсә Абит кызы үзенә көч, дәрт биргән көмеш волонтерлар төркеме белән аралашып, изге эшләр башкара. Аның яшәү рәвеше башкаларга үрнәк итеп сөйләрлек.
Римма УМИТБАЕВА.