Май 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 1
|
2 | 3 |
| 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
| 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
| 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
| 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераны, герой шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше Сәлим Аникинга багышланган лекция форматында узган очрашу оештырылды. Чараның төп кунагы, алып баручысы педагогик фәннәр кандидаты, ветеран укытучы Клим Садыйков катнашучыларны, тамашачыларны сәламләп Икенче Вагай авылында туып үскән, шул авыл мәктәбендә белем алган, сугышка кадәр мәктәптә укытучы булып эшләгән Сәлим Аникин турында сөйләде. Аның иҗатына багышлап чыгарган китабы, китапның эчтәлеге белән таныштырды. Сугышта авыр яраланган Сәлим Аникин әсирлектә булганын, төрле лагерьларда булып, Берлиннан 70 чакрым ераклыкта урнашкан Вустрауга эләккәне, бөек шагыйрь Муса Җәлил белән танышканы турында эчтәлекле әңгәмә корды. Клим абыйны тамашачылар кызыксынып тыңладылар.

Шәһәр себер татарлары автономиясенең башкарма директоры, ветеран укытучы Нәсимә Корманова педагогик фәннәр кандидаты Клим Садыйковка рәхмәтләрен белдерде. Ул: «Себер татарлары автономиясе оештырган чарада ветеран укытучылар, себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре, себер татарлары автономиясе әгъзалары катнаштылар. Педагогик фәннәр кандидаты Клим Солтан улы әңгәмәдә тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Сәлим Аникинның тормыш юлы, сугыштан соң авылдашының шикаятенә ышанып кулга алынуы, аның күп елларга хөкем ителгәне турында сөйләде. Сәлим Аникин Колымадан нык авыр хәлдә кайта. Кичәдә аның шигырьләре яңгырады. Клим абый тирән белемле ветеран укытучы буларак әңгәмәне оста оештырып, һәр сорауга тулы җаваплар бирде. Чарага килүчеләр аңа рәхмәтләрен белдерделәр. Себер татарлары автономиясе исеменнән Клим Садыйковка Рәхмәт хатын тапшырдык. Сәлим Аникин сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Хәрби хезмәтләре өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән, - дип сөйләде.
Клим Солтан улы чарага үзе дә буш кул килмәгән: үзе иҗат иткән һәм гаиләсендә сакланган татар телендәге китапларын себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Сәет Хисмәтуллинга тапшырды.
Римма УМИТБАЕВА.