Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Рәхмәт хатына лаек булдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Мәдәни традицияләрне саклаучы, себер татарлары автономиясе әгъзасы, күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте, рухи юмартлыгы белән үзен таныткан, тормышка позитив карашлы, инициативалы, ветераннарга игътибарлы, ярдәмчел дустыбыз - укытучы-логопед Нәсимә Корманова эшендә ирешкән уңышлары өчен өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне өлкә Думасы депутаты Регина Юхневич тапшырды. Узган елны төрле өлкәләрдә эшләгән, тырыш хезмәтләре белән үрнәк булган милләшттәшләребез, себер татарлары автономиясе әгъзалары - Майкамал Әхмәтгәрәева, Әлфия Майгадарова, Суфия Казукова, Мифтахулла Ташбулатов та Төмән өлкәсе Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Хезмәт ветераннары исеменә лаеклы булган якташларыбыз эшләгән эш урыннарында хөрмәт казанган, иҗтимагый эшләрдә актив катнашкан, милли-мәдәни традицияләребезне саклауда, үстерүдә зур өлеш керткән кешеләр. Алар арасында күпчелеге милли ансамбльләр оештырып Сабантуй, Рамазан, Корбан бәйрәменә багышланган концертларда катнаштылар. Мондый бүләк алучы автономия әгъзалары тырыш хезмәтләре белән яшьләргә үрнәк булдылар. Якташларыбызның эшчәнлегенә югары бәя биргән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцевага рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәмнәрдә актив катнашкан тубыллыларның эшчәнлегенә югары бәя бирүчеләр бүләкләнүчеләргә уңышлар теләделәр. Себер татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских: «Тырыш, милләт җанлы, мәдәни чараларда актив катнашкан хезмәткәрләребезгә киләчәктә дә лаеклы бүләкләр тапшыруны күздә тотабыз. Милләтара татулыкны ныгытуга, мәдәни традицияләрне саклауга һәм үстерүгә зур көч куйган, җәмәгать эшенә керткән зур өлешләре, озак еллар фидакарь, нәтиҗәле хезмәтләре өчен алар мондый бүләккә лаеклылар. Хезмәт ветераны исемен алучыларны котлыйм һәм ихлас күңелемнән алар өчен шатланам. Киләчәктә дә илебез, туган шәһәребезнең матур киләчәге өчен бердәмлектә эшләргә язсын», - диде.

18-21-26

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: бүләкләнүчеләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836