Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Истәлекләр

последние и лучшие новости искусства в мире

1941-1945 еллардагы сугыш турында меңнәрчә китаплар язылды. Ләкин беркем дә, мөгаен, халкыбыз җилкәсенә төшкән явызлыкны, бәла-казаларны һәм газапларны тулысынча күрсәтә алмыйдыр.

Ерак себер ягында - Вагай районының Тубысы авылынданы йөзләгән яшь баланың язмышын илебез тарихыннан аерып булмый, алар да шул авырлыкларны җиңеп чыктылар. Бу балаларга хәзер 87-95 яшьтән узган булыр иде, бүгенге көнгә исәннәр: Бакия апа Гомәрова, Фәхрисафа апа Раимгулова (Чалина), Туктасын абый Алимов, Ракия апа Алимова. Минем әтиемә – Сибхәтулла Чабаровка 28 апрельдә 95 яшь тулыр иде.

1941 елның июнендә барысы да аяз иде һәм авыл балалары берсе дә сугыш башлану турындагы коточкыч хәбәр алып килгән хәбәрченең мотоциклы артыннан йөгереп барганда, үзләренә нәрсә кичерергә туры киләчәген күз алдына китерә алмады. Күп кенә балаларга һәм өлкәннәргә мотоцикл истә калган, чөнки беренче тапкыр күрүләре булган.

1941 елгы су басу күп югалтулар китерде. Су авылның зур өлешенә күтәрелде һәм бөтен көтүлекләрне басты. Барлык терлекне тауга – Уфага алып китәләр, анда үсмерләр олылар белән беррәттән сыер көтәләр. Касыйка Уразов болай дип искә ала иде: «Иярендә ук йоклап китә әтиең Сибхәтулла, төнлә, егылмасын дип, бәйләп куябыз». Шул эше өчен эш көненә бер шырпы савыты он һәм 1 л сары су биргәннәр. Минем әти гаиләсенә ул бер булышлык булган. Чөнки әтисе Әбдрәхим 1935 елда үлгән, олы абыйсы Нигъмәтулла беренче көннәрдә үк сугышка алынган, ә икенче абыйсы Айсматулла хезмәт армиясендә хезмәт иткән. Апасы Мәүличамалга – 12 яшь, ә сеңелесе Мәгърифәгә 5 яшь булган. 10-12 яшьлек кызлар иртән-кич Уфага сыер саварга йөрделәр, ә сөтне көянтәләр белән 8 чакрымда урнашкан өйләренә ташыдылар. Аннары сөтне сепаратта аерып, каймактан май, катык һәм эремчек ясадылар, дип сөйләгәне хәтердә. Алия Хәйруллина (Алимова): «Сугыш елларында балык тоттым, ирләр белән беррәттән кыю тиштем, печән чаптым, утын әзерләдем», - дип искә алды.

Әтиләрен һәм абыйларын алыштырып таңнан таңга кадәр эшләгәннәр. 1942 елда ук урып-җыю тулысынча балаларның, яшүсмерләрнең һәм ачлыктан, авыр хезмәттән арыган хатын-кызлар, картларның җилкәләренә төште. Сугыш алдыннан «Калинин» исемендәге колхозда - Тубысы авылында бернинди техника булмаган. Барлык иген һәм транспорт эшләрен хуҗалыкта 59 баш булган атларда башкарганнар. Сугыш вакытында яхшы атларны фронтка озатканнар. Атлар урынына шәхси һәм колхоз хуҗалыкларыннан сыерларны һәм үгезләрне сабан сукаларга өйрәтә башлаган балалар. Сыерлар белән тирес чыгарганнар, җир сөргәннәр һәм тырмалаганнар, урманнан утын чыгарганнар һәм башка эшләр эшләгәннәр.

1943 елда Тубысы авылында 102 мәктәп яшендәге бала булган: 48 малай һәм 54 кыз. Аларның 57се укымаган. Укыган балалар да яз көне колхоз кырлары өчен көл җыю, җәй көне утау утау, көз көне башак җыю белән шөгыльләнгәннәр.

- Безне утауга өлкән хатыннардан Картнә апа Корманова алып бара иде. Ул безне һәрвакыт көлдерә, авылдашларыбызга пародия ясый торган иде. Кайчак кайтканда чыбык-чабык җыярга туры килә, чөнки кышкыга әзерләгән утын кышның яртысына да җитми. Арудан арка сызлый, аякны көчкә сөйрәп барабыз. Ләкин шау-шу һәм күңел ачу белән сиздермичә генә авылга барып җитәбез, - дип искә ала иде Туктабигә апа Кадырова.

Урманга утын алырга барганда, балалар җырлар җырлап юләрләнеп, бер-берсен этеп-төртеп, кар атышып баралар. Бигрәк тә иң шаян кеше Бакия Гомәрова, иң матур моңлы, көйле җырчы, эшчән кыз Хәмитә Ниязова (Гомәрова) иде. «Хәмитә, син гел генә җырлап кына тик тор, ә без үзебез эшләрбез», - дия торган иде аңа Бакия дусты.

Ләкин эшкә керешкәндә бу балалар үзгәргән: өлкәннәр агач кисеп аударган, башкалар ботакларны кискәннәр. Кызлар утынны чанага тезгәннәр.

- Кире кайтырга авыр булды, чөнки кар көртләре аша утын тутырылган чананы сөйрәп чыгарга кирәк иде. Кайвакыт күкрәк тиңлеге карга батабыз, ә кием-салым ямалган һәм аяк кием начар. Чолгаулар чабата тишегеннән чыгып тора, кемнеңдер итекләре бозау тиресе белән ямалган. Җәй көне көзгә чаклы бөтенләй яланаяк йөрдек, аякларыбыздагы яралардан кан ага иде, - дип авыр сулап искә ала иде Хучатулла абый Рәхмәтуллин.

Авыл хуҗалыгында азык-төлек җитештерү белән беррәттән, дәүләт өчен дә урман әзерләгәннәр һәм менә бу мәктәп яшендәге балалар өлкәннәр белән бергә Карелин урман участогында агач әзерләү буенча нормаларны арттырып үтәгәннәр.

Каһәр суккан сугыш һаман дәвам итте. 1943 елның җәе коры булды, шуңа күрә колхоз басуларыннан уртача 3әр центнер бөртек җыеп алдылар. Ә сугышка кадәрге елларда гектардан 14әр центнер уңыш җыеп алган булганнар. Ун яшьлек балалар колхоз терлекләренә көненә 100-150әр яфрак азык себеркесе әзерлиләр иде.

1943-44 елларның кышы иң салкын һәм иң ач булды. Каты салкыннар, атналар буе бураннар тынмады. Сыерлы булган гаилә ачлыктан коткарылган. Ә сугыш алдыннан, дөресрәге 1938 елның 1 январена һәр шәхси хуҗалыкта диярлек күп гаилә сыерсыз калган. «Яз көне яшелчә бакчасын казып, катып калган бәрәңге җыябыз, кабартма пешерәбез һәм җәй көне кайда яшеллек, кайда үләннәр, авыл тирә-ягында шомырт, карлыган, кура җиләге үскән җирләрдә туклана идек», - дип искә алган Сәфәрчан Әхмәтшина (Корманалиева).

Урманда киек аулаганнар. Чабакларны, алабугаларны мичтә киптергәннәр, ә аннары алардан кычытканлы аш пешергәннәр. Элек-электән балык тоту белән тукланган Тубысы авылы халкы Бигеш күленнән дәүләткә тапшыру өчен дә әзерләгәннәр. 14-15 яшьлек кызлар һәм егетләр балык тоту бригадасы белән районның башка торак пунктларына балык тотарга китәләр.

Кедр урманы һәрвакыт минем авыл халкының туендыручысы булды, 1941-43 елларда моңарчы күрелмәгән уңыш иде, һәр агачтан 4-5 капчык җыялар. Дәүләткә кедр чикләвеген тапшыру нормасын үтиләр. Монда да балалар хезмәте кулланылган.

Шулай итеп, барлык кыенлыкларга карамастан, балалар хатын-кызлар һәм картлар белән янәшә Бөек Җиңүне мөмкин кадәр якынайталар.

- Авыл ягыннан шау-шу һәм кычкырулар ишетелгәндә, без әтием белән күлнең аргы ягында сыер көткән идек. Җиңү турында хәбәрне ишеткәч, кешеләр шатландылар, шатлыктан еладылар. Ул хәбәрне II Вагай кешесе атка атланып, һәр йорт янында диярлек туктап, урамнар буйлап чаптырып үтә, - дип искә алды Хучатулла абый.

Фашистлар Германиясе тар-мар ителгәч, сугыш нәтиҗәләрен бетерергә кирәк иде, 1950-51 уку елында Тубысы башлангыч мәктәбендә 60 укучы иде. II Вагай җидееллык мәктәбендә Тубысы авылыннан 13 кенә бала укый иде. Укырга вакыт юк, хәрби буын балалары 2-4 сыйныф белем белән калды. Сугыш елларының кырыс тормыш мәктәбе аша үткәннән соң, алар яңа тормыш төзүгә керешәләр. Бу эшне сугыш чоры балалары башкарып чыкты, армия хезмәтен үтәделәр, төньякны үзләштерделәр, колхоз-совхоз кырларында хезмәт куйдылар, җитештерү алдынгылары булдылар, гаилә кордылар, һәрберсе 3-4 йорт салып, 6-12 бала таптылар, үстерделәр һәм тормыш алып бардылар.

Нәчифә КАЗЫМОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836