Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хөрмәткә лаек ветеран

последние и лучшие новости искусства в мире

Ямьле яз җитте, Җиңү бәйрәменең 81 еллыгын каршы алабыз. Җиңү яулаганда катнашкан якыннарыбызны хәтерлик.

Яркәү округы, Кызылъяр авылында туып-үскән, гомерен туган авылының сигезьеллык мәктәбендә әти-әниләребезне, безне укытып лаеклы ялга чыккан Абдрахман Сафиуллин турында бу язмам.

Без мәктәптә укыган вакытта Абдрахман Сафиулла улы сугыштагы вакыйгалар турында сөйли алмый иде.

Беренчедән, ул тыйнак кеше. Икенчедән, аңа сугыш турында сөйләү бик авыр булган, аның нинди орден-медальләр белән бүләкләнгәнен мин яңа белдем.

Абдрахман абыебызның сугыштагы батырлыклары, үрнәк булган хезмәте, матур гаиләсе турында китап язарга мөмкин.

19-32-26Сугыш башланганда аңа нибары 18 яшь була. 1941 елның сентябрь аенда сугышка алынып, «Төньяк-Көнбатыш фронтның» 1278 нче укчы полкында кече лейтенант дәрәҗәсендә взвод командиры булып хезмәт итә. 1942 елда Иске Руссо шәһәрен алгандагы һөҗүмдә катнашканда яраланып, сул күзен югалта. Госпитальдән соң стройга лейтенант булып кайта.

Абдрахман абый Валдай елгасы буенда урнашкан Тихвин шәһәрен азат итү буенча ике һөҗүмдә катнашканда, 1000 метрдагы биеклекне алганда командирлары вафат булгач, аның вазифасын үз өстенә алып дошманны җиңәләр. Анда каты яраланып, тагын госпитальгә китә. Госпитальдән соң сәламәтлегенә шактый зыян килеп, өлкән лейтенант дәрәҗәсендә туган ягына кайтып, Байкалово авылында РОНО инспекторы булып эшли. Соңыннан Кызыльяр мәктәбендә директор, завуч, тарих һәм физкультура дәресләрен укытып лаеклы ялга чыга.

Абдрахман абый сугыштагы батырлыклары өчен «Кызыл байрак», «Кызыл йолдыз», 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Ленинградны саклаган өчен», «1941 -1945 елларда фидакарь хезмәте өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм бик күп юбилейлы медальләр белән бүләкләнгән.

Мондый дәрәҗәле бүләкләре өчен, гомерен туган авылы мәктәбендә эшләп, ничә буын балаларын укытып тәрбия биргәне өчен авылыбызда заманча мәктәп ачылгач, Абдрахман абыйның портретыннан ясалган мурал мәктәпне бизәп тора.

Клара ГАЙДЕЛЬШИНОВА,
Яркәү округы, Кызылъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836