Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Корбанлык Корбан бәйрәменең беренче, икенче һәм өченче көннәрендә чалына. Шулай да, иң фазыйләтлесе – беренче көнне чалу. Корбан чалу вакыты бәйрәм намазы кылынганнан соң башлана. Корбанны төнлә чалу – тәнзиһән мәкруһ (хупланмый).
Корбанга тавык яки әтәч чалырга буламы?
Корбанга тавык, әтәч, каз, үрдәк кебек йорт кошларын чалу ярамый. Кыргый хайваннар да, шул исәптән пошый, болан кебекләре дә корбанлыктан саналмый.
Корбан чалу кемгә тиеш?
Корбан чалу – мөселман, акыллы, балигъ, дин критерийлары буенча бай саналырлык малга ия һәм мосафир (юлчы) булмаган мөселманга тиеш.
Асыл ихтыяҗларыннан һәм бурычларыннан кала 20 мыскал (85 грамм) алтын яки 200 дирһәм көмеш, я шул кыйммәттәге акча яки малга ия булган кеше дин күзлегеннән бай санала. Андый кешегә Аллаһ нигъмәтләренә шөкер һәм Аллаһ юлында фидакарьлек галәмәте буларак корбан чалу ваҗиб (тиеш).
Кемнәр суя?
Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы. Әгәр дә үзе булдыра алмый икән, оста итеп суя белгән кешегә кушса була. Суйган кеше мөселман булырга тиеш. Атеист корбанлыкны суйса, корбанлык хуҗасының ниятләре нинди изге булса да, хайванның ите хәрам була, ашалмас. Башка дин әһеленең суюы да хупланмый.
Кешенең бурычлары булса корбан чалырга буламы?
Ислам динендә кеше хакын үтәү фарыз булып санала. Кешенең хакын үтәмәү исә – олы гөнаһ. Корбан чалырга ниятләнгән кешенең корбан бәйрәме көннәренә хәтле кайтарылып бетмәгән бурычлары булса, корбан чалу вәҗиб түгел. Бурычлы кешегә беренче чиратта әҗәткә алган акчаны кайтару турында уйларга кирәк.
Алынган корбанга соңрак башкалар уртак ителә аламы?
Мөгезле эре терлекне бер кешедән алып, җиде кешегә кадәр уртак булып корбанга чала алалар. Мондый хайванны җиде кешедән җыелган уртак акчага сатып алып булган кебек, инде алынган яки кулда булган хайванга да, җидедән артмау шарты белән, башкаларны уртак итәргә мөмкин.
Сарыкны берничә кеше уртак чала аламы?
Сыер белән дөягә җидегә кадәр кеше уртак була алса да, сарык белән кәҗә бер кеше исеменнән генә чалына. Араларыннан берсе генә булса да, ит алу яки башка берәр ният белән катнашса, барысының да корбаннары яраксызга чыга.
Хәрам акчага корбан чалу ярыймы?
Ислам дине яхшы эшләрдә йөрүне һәм ризыкны хәләл юл белән кәсеп итүне шарт итеп куя. Хәрам акчасына алынган хайван корбан итеп чалынмас.
Койрыгы булмаган сарыкларны корбанга чалырга буламы?
Туганда ук койрыксыз туган яки симез булсын өчен койрыклары киселгән хайваннарны корбан итү тыелмаса да, берәр бәла-каза сәбәпле, кыйммәтен киметер дәрәҗәдә, койрыгының тулысы яки яртыдан күбрәге өзелгән хайванны корбанга чалу рөхсәт ителми.
Юлчыга корбан чалу тиешме?
Юлчыга корбан чалу ваҗиб түгел. әмма чала икән, савабы бар.
Корбан тиресен нишләтергә?
Корбан тиресен берәр фәкыйрьгә, я булмаса хәйрия оешмасына тапшырырга кирәк. Корбан тиреләрен акчага сату яки корбан чалучыга хезмәт хакы итеп бирү дөрес түгел.
Үлгәннәр рухына багышлап корбан чалу ярыймы?
Бу мәсьәләдә ике нокта бар. Беренчедән, әгәр дә үлгән кеше үлгәнгә хәтле васыять калдырса, һәм бу васыятьтә туганнарына аның исеменнән күпмедер тапкыр корбан чалырга кушса, бу мәсьәләдә факыйһларның бернинди капма-каршылык юк. Ягъни бу очракта үлгән кеше исеменнән, аның васыятенә нигезләнеп, корбаннарны чалырга кирәк. Ләкин, әгәр дә кеше үз үлеменә хәтле мондый васыять калдырмаган икән, бу очракта галимнәр арасында бу мәсьәлә буенча ихтиләф бара. Әмма ләкин галимнәрнең күбесе васыять калдырмаган мәрхүм исеменнән корбан чалу дөрес итеп күрәләр. Алар бу мәсьәләдә Гайшә анабызның, разыяллаһу ганһе, хәдисенә таяналар.
Корбанның догасы
Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы хайванга карап, түбәндәге доганы укый:
Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә мин (корбанлык хуҗасының исеме әйтелә, мәсәлән Әхмәт улы Ибраһим, яки Әхмәт кызы Фатыйма).
Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит.
Шуннан соң «Бисмилләһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.
Кеше гомерендә корбан чалуны ничә тапкыр башкарырга тиеш?
Һәр балигъ булган һәм сәфәрдә булмаган мөселман ел саен мөмкинчелеге була икән, корбан чалу ваҗип. Һәрбер мөселман моңа омтылырга тиеш. Бездә мөселман кардәшләр гомеремдә бер тапкыр чалдым да, шул җитә дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, бу ел саен тиеш.
alhakk.ru