#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән өлкә журналистлар союзына яңа җитәкче сайланды

последние и лучшие новости искусства в мире

2-1Төмән өлкә журналистлар союзының хисап-сайлау конференциясе булды. Чарада тиешле тәртипләр үтәлгәч, 19 ел буе союз белән җитәкчелек иткән һәм күп эшләр башкарган Владимир Кузнецов хисап доклады ясады. Анда соңгы елларның авыр булуына карамастан, мөмкин булган кадәр башкарылган эшләр белән таныштырды. Аларның күбесе олы буын вәкилләрен тәбрикләү, соңгы юлга хөрмәтләп озату белән бәйле булуын яшьрәк журналистлар яратып та бетермәделәр.

Ләкин араларында танылган фестиваль, бәйгеләрнең булуы шактый көч бирелгәнлеген раслады. Ревизия комиссиясе җитәкчесе хисабы да төгәл, аңлаешлы иде. Яңгыраган сорауларга җаваплар бирелде, тәкъдимнәр ишетелде.

Владимир Кузнецов үз теләге белән җитәкчелектән китүен белдереп, өлкәнең журналистлар союзы рәисе вазифасына яшь, тәҗрибәле белгечне – Павел Девайкинны сайларга тәкъдим итте.

Владимир Сергеевичка рәхмәт сүзләре яңгырады, эше канәгатьләндерерлек дип бәяләнде.

2018 елдан бирле «Сибинформбюро» генераль директоры, тәҗрибәле журналист Павел Девайкин өлкә журналистлар союзының яңа җитәкчесе итеп бер тавыштан сайланды. 2-2Конференциядә союз эше буенча күп фикерләр яңгырады. Павел Николаевич барсын да бергәләшеп карарбыз, сөйләшербез, проблемаларны чишү юлларын эзләрбез дип ышандырды. Павел Девайкин Төмән дәүләт университетында югары белем алган.

Хисап-сайлау конференциясе эшендә Россия журналистлар союзы рәисе урынбасары Алексей Вишневецкий да катнашты.

Өлкәбездәге массакүләм мәгълүмат чаралары алдында торган бурычларны тормышка ашыруда яңа алымнар, яңа төсмерләр кертеп, алга таба эш тагын да уңышлырак дәвам итәр дигән теләк белән союз әгъзалары яңа этапка аяк бастылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836