#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«UA9JH» чакыруы элемтәдә!

последние и лучшие новости искусства в мире

2-95 январьда «UA9JH» чакыруы (позывной) белән бөтен дөньяга танылган легендар кеше 90 еллыгын билгеләп үтте.

Зыятдин Низамов - радиоспорт буенча дөнья чемпионы (1971 ел), Төмән өлкәсенең 15 тапкыр чемпионы, кыска дулкыннарда РСФСРның 28 нче һәм 30 нчы чемпионатларының көмеш призеры, РСФСРның күп төрле дисциплиналар буенча беренче чемпионатының бронза призеры (1960 ел), РСФСРның Азия өлешендә кыска дулкындагыларның Халыкара ярышларында 17 тапкыр җиңүче, «Ленин эзләре буенча» халыкара радиоконкурсының ике тапкыр җиңүчесе (1971-1772 еллар), СССРның спорт мастеры, СССРның Мактаулы радисты, радиоспорт буенча республика категорияле судья (1978 ел), дүрт тапкыр СССРның ДОСААФ Мактау билгесе, өч тапкыр Советлар Союзы Герое И.Покрышкин исемендәге медаль белән бүләкләнә, РФ Хөкүмәтенең «Россия патриоты» медале (2008 ел), В.И.Муравленко исемендәге өлкә премиясе лауреаты (2008 ел), 3 дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены (2012 ел), өлкә ветераннар Советының Мактау билгесе (2012 ел), «Төмән шәһәре каршындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе (2021 ел), «Этнос»ның мактаулы педагогы.

Зыятдин Хаял улы 1933 елда Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында туган. Урта махсус белеме бар, 1959 елда «Тюменьлес» урман-сәнәгать комбинатын 1 разрядлы радиооператор (радист) белгечлеге буенча тәмамлаган. Гомуми эш стажы 58 ел. Кырык елга якын ДОСААФ өлкә советының берләштерелгән техник мәктәбендә эшли. Армия һәм халык хуҗалыгы өчен радистлар әзерли, 5000нән артык укучыга белем биргән. Алар арасында 20 мастер һәм 50 спорт мастерлыгына кандидат, радиоспорт буенча 10 судья бар. Көнбатыш Себер нефть-газ комплексын үстерү өчен ул 400дән артык радист әзерли.

«Этнос» иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә 1998 елдан 2014 елга кадәр радиотехник юнәлеш буенча өстәмә белем бирү педагогы вазыйфасында эшләде. Педагогик һәм һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе ел саен тиз бастыру, телетайп һәм телеграф буенча йомгаклау ярышларында расланды.

Аны тәмамлаган 100дән артык яшүсмер «киң профильле радиотелеграфист» квалификациясе белән һөнәри таныклык алды, алган белемнәрен, осталыкларын Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итүдә куллана алды. Зыятдин Хаял улы илебезнең чын патриоты, шәһәр һәм өлкә дәрәҗәсендә үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү буенча зур эш алып барды. Яшьләргә әхлакый-патриотик тәрбия бирү - аның тормышының аерылгысыз өлеше. Аны гомуми белем бирү мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, көллиятләрдә, хезмәт коллективларында, шәһәр һәм өлкә ветеран оешмаларында яхшы беләләр. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында кулланылган күпсанлы радиотехник элемтә аппаратлары күргәзмәләре үткәрде; илебезнең истәлекле даталарына багышлап күп илләр белән радиоэлемтәгә чыкты. «UA9JH» белән ул дөньяның 199 иле белән 200 000 артык радио элемтә үткәрде.

Төмәндә Зыятдин Низамов исемен йөрткән өлкә ДОСААФнең радиостанция коллективы каршында радиоэлемтә музее булдырылды, анда радиоспорт буенча дөнья чемпионының шәхси архивыннан күп әйберләр саклана.

Зыятдин Хаял улы Төмән радиоспорты турында библиографик фотокитаплар сериясе авторы, актив җәмәгать эшлеклесе. Ул Төмән өлкә сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, Төмән өлкә ДОССАФ региональ оешмасы, «Ветеран» шәһәр клубы әгъзасы.

Аның инициативасы һәм шәхси катнашуы белән Төмән диплом хезмәте эшендә Россия Геройлары - якташлары П.Е.Федоров, И.И.Федюнинский, С.Н.Федоров, Х.Х.Якин, В.И.Шарпатов, А.В.Гущин, Р.М.Абдуллин һәм башкаларның дипломнары булдырылды, алар белән хәзерге вакытта Төмән һәм Төмән өлкәсе яшьләрне патриотик тәрбияләү, Россия халыкларының данлы һәм хезмәт традицияләрен пропагандалау өчен шәһәр активистлары бүләкләнә.

Рәчига ФӘЙЗУЛЛИНА, Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836