#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Язучы Габдел Мәхмүткә - 70!

последние и лучшие новости искусства в мире

21-2Мәхмүт Касыйм улы Абдуллин (әдәби тәхәллүсе Габдел Мәхмүт) 1951 елның 24 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы, Вагай авылында туган. Башлангыч мәктәпне - Меткә, сигезьеллыкны - Казанлы, урта мәктәпне - Икенче Вагай авылында тәмамлый. 1968 елда үзешчән хор коллективы җитәкчесе белгечлеге буенча клуб хезмәткәрләре бүлегенә Тубыл шәһәре мәдәният-агарту училищесының икенче курсына укырга керә. 1970 елда хәрби хезмәткә алына. Аннары, демобилизацияләнгәннән соң, Тубыл мәдәният-агарту училищесында укуын дәвам итә. Укуын 5 нче профессиональ-техник училищеда (нефтьчеләр) тәрбияче эше белән бергә алып бара.

1974 елның февралендә училищены тәмамлап, Яркәү мәдәният бүлегендә методист, аннан район мәдәният йорты директоры булып эшли башлый. Биредә гаилә кора. Хатыны Татарстаннан булганга, 1978 елда гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күчеп киләләр. Бораулаучы булып эшли, аннары мәдәният һәм ял паркына, нефтьчеләр техника йортына эшкә күчә.

Әдәбияттагы уңышлары һәм җирле матбугатта басылган язмалары аны язучы булырга дәртләндерә, юнәлеш бирә. Беренче тәҗрибәләр камиллектән ерак булса да, әдәби остазы, «Комсомолец Татарии» газетасы каршындагы әдәби остаханә җитәкчесе, танылган драматург, сәнгать белгече һәм прозаик, философ Диас Вәлиев аңа зур ярдәм күрсәтә.

Габдел Мәхмүт читтән торып Чиләбе дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. Бигрәк тә мәдәни-агарту эшләре теориясе, сәнгать, музыка, әдәбият тарихы, драматургия теориясе, шулай ук гуманитар, фәлсәфи характердагы башка фәннәр буенча дисциплиналар ошый аңа.

“1982 елда, яңа тәэсирләр эзләп, алга таба иҗат итү өчен төньякка киттем, - дип искә ала Габдел Мәхмүт. - Монда миңа нәрсә җитмәвен аңладым: кече Ватан һавасы, ә янәшәмдә, Салехардта апам һәм әнием яшәде. Надымда шулай ук һөнәрләрен үзгәртә: режиссер, балта остасы, газ үткәргечләрне балластировкалаучы, корреспондент, «Норд-вестник» әдәби газетасын гамәлгә куючы-нәшир, Надымгазпром матбугат үзәге җитәкчесе, шәһәрнең мәдәният һәм архив идарәсе башлыгы.

Габдел Мәхмүтнең журналлардагы беренче җитди прозаик басмалары төньякта яшәгәндә барлыкка килә. Ул - себер татарларының драматургия жанрында эшләүче беренче язучысы. 1995 елда Россия язучылар берлегенең Төмән язучылар оешмасына кабул ителә. 1996 елда төньяк язучыларының Халыкара конференциясендә катнаша.

Төньяктан соң якташыбыз 13 ел гаиләсе белән Мәскәү өлкәсендә яши, бүген Казанда көн күрә. Аның «Камертон», «Земляки», «Трассовики», «Неразлейвода», «На кончике пера», «Поскреби ТАрТАРИНА» һәм башка китаплары ил һәм өлкә китап саклагычларында бар, дүрт әсәре дәреслекләргә һәм хрестоматияләргә кертелеп, Ямал һәм Төмән өлкәсенең күп кенә мәктәпләре укучылары тарафыннан өйрәнелә.

Хөрмәтле Мәхмүт Касыйм улы!

Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сезнең хезмәт биографиясе Ватан мәдәниятенә, әдәбиятына хезмәт итүнең лаеклы үрнәге булып тора. Төмән өлкәсенең Яркәү районында эшләп, сез хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен яуладыгыз. Сезнең әсәрләрегез татарларның милли үзаңын саклауга хезмәт итә, алар белән өлкәнең татар җәмәгатьчелеге горурлана.

Сезне танылган каләм остасы, оештыручы һәм җитәкче буларак беләләр. Сезнең талантыгыз һәм игелекле гамәлләрегез сезгә лаеклы абруй һәм хөрмәт казанырга ярдәм иттеләр. Юбилеегызны сез тулы иҗат көчегез һәм ниятләрегез белән каршы аласыз. Сезгә уңышлар һәм казанышлар юлдаш булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, күп елларга иминлек телибез.

“Яңарыш” газетасы коллективы, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары, Төмәннең Яркәү якташлыгы рәисе, Яркәү районының Мактаулы гражданины Әхтәм Каюмов, шулай ук сезнең укучыгыз һәм дустыгыз, профессор, Төмән дәүләт университетының Тюркология үзәге директоры Хәнисә АЛИШИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836