Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә узган Ураза бәйрәмендә Төмән районы башлыгы Светлана Иванова исеменнән һәм йөкләмәсе белән район мәдәният идарәсенең баш белгече Альберт Алтынгузин өлкә Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковка “Төмән өлкә Думасының Мактаулы күкрәк билгесе”н тапшырды.
Шундый ук билге белән өлкә Думасының милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча түгәрәк өстәл утырышында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина да бүләкләнде.
Хөрмәтле якташларыбызны чын күңелдән олы бүләкләре белән тәбриклибез һәм эшләрендә уңышлар, халыкның милли үзаңын, рухын үстерү, милләтебезнең мәдәни үсешен саклау максатында яңадан-яңа казанышларга ирешүләрен телибез.
“Яңарыш” газетасы коллективы,
“Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары