#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Активная борьба с природными пожарами продолжается в Тюменской области. Төмән өлкәсендә иң югары янгын куркынычының 5 нче классы Ишим зонасында, 4 нче - Тубыл һәм Төмән зоналары буенча, 3 нче класс – Уват зонасы буенча билгеләнгән.

Эссе һава торышы һәм җил утның таралуына ярдәм итә. Шул ук вакытта торак пунктлар өчен куркыныч янаулар юк. Эре янгыннар, нигездә, җитешү кыен булган урыннарда, шул исәптән сазлыкларда бара, дип белдерде региональ департаментның урман комплексы директоры Леонид Остроумов.

Төмән өлкәсенең табигый янгыннарына каршы көрәштә Россиянең башка төбәкләреннән ярдәмгә килделәр.

* * *

Александр Моор вручил тюменцам государственные и региональные награды. Бүләкләнүчеләр арасында - сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт, торак-коммуналь хуҗалык, агросәнәгать комплексы, сәнәгать, мәгълүмат, финанс секторы хезмәткәрләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре.

Бүләкләрне төбәкнең 33 кешесе алды. Моннан тыш, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү буенча актив эш алып барганнары өчен Төмән өлкәсе губернаторының Рәхмәт хатына «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр оешмасының региональ бүлекчәсе, «Ветераннар-чик сакчылары» һәм «Өлкә эзләү үзәге» төбәк иҗтимагый оешмалары коллективлары лаек булдылар.

* * *

Тюменцы активно прививались все майские праздник в торговых центрах города. «Гудвин», «Премьер», «Вояж галереясе», МЕТРО «Cash&Саггу» үзәкләрендә озак яллар дәвамында «Шәһәр сәламәтлек территориясе» эшләде. Күп кенә төмәнлеләр COVID-19га каршы вакцинациянең беренче этабын уздылар. Прививканы алдан язылмыйча гына тере чират тәртибендә бушлай куярга мөмкин иде.

Процедураны шәһәр сырхауханәләренең медицина хезмәткәрләре үткәрә, алдан пациентлар урында белгеч белән тикшерүне уза. Вакцинация медицина күзәтүе белән бергә 10-15 минутка якын вакытны ала. Беренче прививкадан соң ук табиб вакцинацияләүнең икенче этабы өчен 21 көннән соң датаны билгеләячәк.

* * *

Посевная Тюменской области преодолела экватор. Төмән кырларында 50% тан артык сабан чәчү төгәлләнде. Бу - 465 мең гектар. Быел барлыгы 824 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Хәзерге вакытта эшләрне төбәкнең 400гә якын хуҗалыгы алып бара. Яхшы һава шартлары эш темпын югары тотарга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта Төмән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең тәүлеклек җитештерү күләме 40 мең гектардан артык. 17 майга Заводоуковск шәһәр округында (70 %), Упорово районында (69 %) һәм Голышман шәһәр округында (65%) чәчү эшләре төгәлләнү алдында тора.

Барлыгы төбәктә бүгенге көнгә борчак 98%, техник культураларның 92%, бәрәңгенең 61%, бөртекле һәм кузаклы культураларның 56%, яшелчәләрнең 53% ы чәчелгән.

Бер үк вакытта Төмән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре минераль ашламалар кертү, күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм орлыкларны зарарсызландыру эшләре белән мәшгуль.

Өлкә хәбәрләрен Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836