Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Көсәйкүл мәктәбе уңышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Көсәйкүл төп мәктәбендә укучылар тематик түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөриләр, онлайн олимпиадаларда катнашалар. Анда укучыларны иҗади яктан үстерү максаты белән хор түгәрәге оештырылган. Уку елы дәвамында иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан, матур нәтиҗәләргә, уңышларга ирешкән актив укучылар турында хор түгәрәге җитәкчесе, мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән тәҗрибәле укытучы, тәрбияче Нәҗибә Әхмәдиева сөйләде:

«Безнең мәктәп хорында мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары татар һәм рус телендә җырлыйлар. «Кнопочки» балалар төркеме белән район күләмендә узган иҗади фестивальләрдә ел саен катнашабыз. Безнең балалар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. «Планета детства» (сәләтле балалар) бәйгесендә катнашып Мактау грамоталарына лаек булдык. Мәктәптә укучыларның саны күп булмаса да, алар актив, кызыксынучан. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменә йөрүче нәниләрнең сәләтләрен ачарга тырышабыз. Алар белән мәктәп каршында үткәрелгән конкурсларда катнашабыз. 5-9 классларда укучылар Салават Фәтхетдинов репертуарыннан җырлар башкарырга яраталар. Балаларны татарча һәм русча җырларга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәтәм. Мәктәп каршында узган бәйрәмнәрне балалар үзләренең чыгышлары белән бизәп, матурлык өстәп торалар. Мәктәп укучылары - барыбызны берләштерүчеләр дә. Безнең хорда балаларның әниләре дә актив катнашлар. Чараларга әзерлекне алдан башлыйбыз. Репетицияләрне ата-аналар, балалар белән бергә үткәрәбез. Район үзәге сәхнәләрендә чыгыш ясаулар, ирешкән уңышларыбыз безгә илһам бирә. Игелекле эшләребезне тормышка ашыруда бөтенебез тырышабыз. Сәләтле балаларны әйтеп китәсем килә: Таһир Шәйхетдинов, Артем Малышев, Айгөл Нәбиева, Азалия Малышева. Кечкенә йолдызчыкларыбызга яңа үрләр яуларга язсын», - дип уңышлары белән уртаклашты. Балаларны кызыксындыра алган, аларның уңышларын күреп, иҗади чыгышларын башка балаларга да күрсәткән, милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез белән таныштырган, балаларның сәләтләрен ачуда күп көч куйган укытучыга, тәрбиячегә алдына куйган максатларына ирешергә язсын.

21-4

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Нәҗибә Әхмәдиева балалар белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836