Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Батыр сугышчының гомере өзелде

последние и лучшие новости искусства в мире

Яшь булуына карамастан, ул чын батыр, үз Ватанын яраткан, аны саклауны үзенең изге бурычы дип санаган сугышчы иде. Рөстәм Ниязов махсус хәрби операциядә беренче көннән үк катнаша, сугышның алгы сызыгында була, авыр яраланганнан соң, госпитальләрдә тернәкләнү, реабилитация уза. Аннары Рөстәм Руслан улы яңадан, үз теләге белән, хәрби хәрәкәттә хезмәтен дәвам итә.

21-24-25

РФнең Хәрби Көчләренең Волчеяровка торак пунктына куркынычсыз үтүне тәэмин итү буенча хәрби операцияне башкарганда күрсәткән батырлыгы өчен «Хәрби батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнә. Хәрби командирлар куйган бурычны, командованиенең хәрби биремнәрен үтәгәне өчен РФ Кораллы Көчләре югары башкомандующий Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. «Сугышчан батырлык өчен», «Батырлык ордены», «Батырлык өчен» медальләргә лаек була. Үзенең БМПсында засадада булган 35 солдатны (дүртесе каты яраланган була) алып чыгарга ярдәм итә. Алдына куйган максатларына ирешергә тырышкан якташыбызны горурланып искә алабыз. Ул киләчәккә яңа планнар куеп, якты хыяллар белән яшәде.

Рөстәм Руслан улын 6 майда тубыллылар соңгы юлга озаттылар. Аның турында күп җылы сүзләр яңгырады. Безнең гаиләләр, балалар тыныч тормышта яшәсен дип хәрби хәрәкәттә батырларча вафат булган Рөстәм Ниязовның исеме мәңгеләштерелер. Узган атнада Рөстәм Ниязов укыган Тубылның 15 нче мәктәбендә «Лица героев» Бөтенроссия проекты кысаларында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булганнарга багышланган «Хәтер стенасы» ачылды. Батыр егетләребез турында хәтер мәңгелек сакланыр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836