Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Аның тырышлыгы белән газетаны яздыралар

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш» газетасын кайсы өйгә керсәң дә очратасың, аны беләләр, яраталар, укыйлар. Мәктәптә көн саен татар теле һәм әдәбиятын укучыларның күбесе картайган, туган тел кадерен белүчеләр арабыздан китеп бара. Ә яшьләр арасында татарча укый белүчеләр аз. Шул исәптән, халыкны бераз кузгатырга кирәк дип әйтәсем килә. Кайда гына булмасын - өйдә, гаиләдә, уку йортларында, эш урыннарында булсын, ана телебезгә мәхәббәт хисләре уятырга тиешлебез, дигән бурычыбыз бар. Бу проблеманы бөтенебез диярлек актив катнашып кына үзгәртергә була. Шуның өчен ошбу темага карата багышланган бөтен булган файдалы тәҗрибәләрне тулысынча кулланып йөкне кузгатырга мөмкин.

21-1-26

Январь аенда Боровский поселогында яшәүче Рәсимә апа Рәхимованың 85 яшьлек юбилеенда катнашырга туры килде. Әлбәттә, оныклары татарча яхшы сөйләшә белмәсә дә, бүлмәнең бер почмагында тау хәтле өелеп торган «Яңарыш» газетасы җыентыгын күрдем. Рәсимә апа тумышы белән Манат авылыннан, монда 14 ел сыер савучы булып эшләгән, уңышлы хезмәт өчен премияләр белән бүләкләнгән. Аннары кранчы һөнәрен үзләштерә һәм лаеклы ялга хәтле тырышып эшли. Рәхмәт хатлары белән грамоталарының, дипломнарының исәбе-хисабы юк, аларны апа бер кочак китереп күрсәтте. Сөйләшкәндә сүз газетага да күчте. Татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады. Кыскача әйткәндә, апаның юбилее әдәби кичәгә әверелде. Рәсимә апа газетаны беренче көннәреннән бирле алдырып укый. Ул гына да түгел, күршеләренә, туганнарына газетада булган мәгълүмат белән уртаклаша, укый белмәгәннәргә укып күрсәтә. Аның ярдәме, тырышлыгы нәтиҗәсендә поселоктагы күп милләттәшләребез газетаны яздырып торалар. Өмет бар, бәлки Рәсимә апаның 90 еллык юбилеен киләчәктә зур күләмдә әдәби бәйрәм формасында үткәрелер дигән теләкне күз алларыма китерәм, Ин ша Аллаһ.

21-11-26

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836