Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Авыл яңа элемтә станцияле булды

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде округы, Новотроицк авыл хакимиятенә кергән Байкал авылы Себернең куе урманнары арасында Нарымкүл күле янында урнашкан. Авыл белән район үзәгенең арасы 20 чакрым. Аның 15 чакрым юлына асфальт түшәлгән. Авылның өч исеме бар – Байкал, Бухарин, Бухара. Ул узган гасырның 30 нчы елларында, колхозлар оешкан вакытларда барлыкка килгән. Халыкның күпчелеге Киндерледән күченгән. Элекке заманнардан мул каен җиләге, гөмбәсе белән тирә-якта дан тота. Монда озак еллар «миллионер» «Большевик» колхозының терлек фермасы гөрләп эшләде. Соңгы исәпкә алу буенча бер урамлык авылда рәсми рәвештә 99 кеше теркәлгән. Кечкенә авыл булуга карамастан, монда балаларның күп булуы шатландыра.

Авыл үзенең батыр, мактаулы, тырыш кешеләре белән данлы. Байкалда запастагы капитан, җәмәгать эшлеклесе, Әфганстан Республикасы сугышчан хәрәкәтләрендә катнашкан очучы, чик буе гаскәрләре ветераны Илгиз Шәрипов туып-үскән. Илгиз Карыйбулла улы сугыш кырында күрсәткән кыюлыгы, фидакарьлеге өчен «Кызыл байрак», «Кызыл йолдыз» орденнары, II дәрәҗәдәге Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Январь аенда якташлар махсус хәрби операциядә һәлак булган каһарман егет – Искәндәр Альшинны соңгы юлына озаттылар. Искәндәр Фәрәхтин улы Бухаринда туып-үскән. 1993-1994, 1999-2000 елларда Кавказда барган антитеррористик операцияләрдә катнаша. «Батырлык» ордены, II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден-медале, «Батырлык өчен», «Төньяк Кавказда хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнә. 2024 елның сентябрендә махсус хәрби операциядә «Сугышчан батырлыклары өчен» медаленә лаек була.

21-4-26

Авылда акыллы, тырыш күп балалар үстергән гаиләләр байтак. Мәсәлән, биш бала тәрбияләгән Зәйтүнә һәм Минкәрим Хәлитовлар, Факия һәм Авзал Миндубаевлар, Әлфия һәм Фәрәхтин Альшиннар, яшь гаиләләр – Гөлүсә һәм Риваль Фәйзуллиннар, Ирина һәм Айдар Альшиннар.

Фәрханә (Юртаева), Илфат Гильфановлар, Нәсимә һәм Ярулла Алеевлар үз сабыйлары үскәч, приюттан балалар алып тәрбиялиләр. Беренче тапкыр алган сабыйлар инде зурлар. Хәзер мәктәптә балаларны тәрбиялиләр. Бер ятимне үстерүнең савабы бер мәчет төзеп чыгуга тиң, дип әйтәләр халыкта.

Гомәр, Салих Рәхимовлар, Таһирҗан Мөхәммәтов «Большевик» колхозында алдынгы тракторчылар, Касыйм, Вәзир Фәйзуллиннар 40 ел стажлы мактаулы кибетчеләр булганнар. Ике ел элек пенсиягә чыккан Ирина Шәрипова 1986 елдан кибеттә сатына башлый.

Ветеран укытучы Сания апа Фәйзуллина кар-бураннарда, яңгырларда 5 чакрымны Киндерле мәктәбенә йөреп укытты. Терлек фермасында озак еллар сыер сауган хатын-кызларны аерым әйтеп булмый, аларның һәрберсе мактауга лаек. Авыр физик хезмәт башкарган хатын-кызларга карап сокланасың. Байкалда гадел, юмарт, кунакчыл халык яши. Байтак гаиләләр терлек, кош-корт асрый. Киндерле авылы халкы белән әүвәлге заманнардан дус яшиләр. Мәсәлән, каз өмәсенә Киндерле хатын-кызлары да килә. Бергә күңелле, вакытның узганын да сизмисең. Бәйрәмнәрдә, концертларда ике авыл халкы Киндерле мәдәният йортында очраша, сабантуйларны да бергәләшеп үткәрәләр. Балаларны укырга Киндерле мәктәбенә көн саен автобус йөртә. Өлкәннәрнең күбесе Киндерледә мегафермада эшлиләр.

2025 елның ноябрендә «Ростелеком» компаниясе Түбән Тәүде округының ике эшләү пунктында «Булат» кампаниясеннән базалы станцияләр төзеп эшләтте. Алар халыкны тотрыклы элемтә белән тәэмин итә. Аның берсен Байкалда утырттылар. Базалы станцияне эксплуатацияләүгә тапшырганчы, авылда элемтә начар иде. Инде проблема юк.

Заманча элемтә станцияләрен урнаштыру проекты цифрлы тигезсезлекне юк итү буенча реальләштерелгән. 2025 елда Төмән өлкәсе территориясендә «Булат» компаниясе 22 базалы станция төзеде. Аларны тәэмин, идарә итү системалары тулысынча безнең илдә эшләнгән. Җиһазлар горур рәвештә чит ил аналогларын алыштырды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
Түбән Тәүде округы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836