Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Җиңүгә өлеш кертеп

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышы елларында илбасарларга - илебезне талап, тар-мар итәргә теләгән фашистларга каршы бөтен халык күтәрелеп чыкты.

Берәүләр сугыш кырларында батырларча дошман белән көрәшкәндә, тылдагы халык армый-талмый, бертукаусыз фронтка булышты. Районнарда, авыл хуҗалыкларында сугышка киткән ирләрне хатын-кызлар алмаштырдылар, бөек Җиңүгә бик зур өлеш китерә алдылар. Әле күп кызыклы, патриотик яктан файдалы булган мәгълүматлар тулысынча ачыкланмаган. Аларны әкренләп «Яңарыш» битләрендә күрсәтеп барырбыз дигән теләктә калам. Чөнки балалар киләчәк буын әби-бабаларының тырышлыгы, үтмерлеге, батырларча көрәшеп фашист гаскәрләрен җиңеп чыгуына горурланып һәм үзләрен ошбу сокланырлык үрнәк күрсәткән ватандашларыбыз - якташларыбызга карап, патриотик яктан, ватанны сөю ягыннан чыныксыннар иде дип күз алдыма китерәм.

21-73-26

1921 елда күрше булган Омск өлкәсе, Иртеш елгасы янындагы Тайчи авылында Рәйханә Алимова дөньяга килә. Үсеп җиткәч, ул үзе әйтер: «Хезмәт сөю һәм тырышлыкны миңа әти-әни өйрәтте, мин үземнең хыялларыма ирешә алдым - укытучы булдым. Беренче укытучым Зәкия апа Сагидуллина булды, ул миңа Тубыл шәһәре татар педучилищесына керергә тәкъдим итте. Тантаналы рәвештә уку йортын тәмамлау көне сугыш башлануга туры килде. Бергә укыган классташ егетләр изге бурычларын үтәргә - сугышка киттеләр, без, кызлар - авыл мәктәпләренә билгеләндек. Мидхәт Сабитов, Күчем Хәлилов, Галиәскар Тимергалиев мәңгегә сугыш кырларында ятып калдылар». Олы Юршак авылында яшь укытучы, агитатор буларак, халык алдында партия тәкъдимнәрен үтәү, фронтка булышу, җиңү өчен бик тырышырга кирәклеге турында күп тапкыр чыгышлар ясады, үзе дә кул сызганып бертуктаусыз булышып йөрде. Халык берсүзсез бөтен булган ризыгын, саклап торган әйберләрен фронтка озаттылар. Сентябрь аенда авылдашлары район газетасында үзләренең зирәк һәм үтмер булган яшь укытучылары турында мәгълүмат укып, шатландылар. Ә инде мәктәпләрдә сугыш елларында дәфтәрләр, ручка-карандашлар җитешмәгән. Укучылар чөгендер согына манып, китап читләренә, буш калган урыннарга язганнар.

Җиңү көнен Рәйханә Хәбибулла кызы Медянка җидееллык мәктәбендә директор буларак каршы ала. Аннары апаны Тубыл шәһәренә җибәрәләр, ул монда күп еллар 15 нче мәктәпнең директоры булып торган. Монда инде апаның бөтен булган педагогик таланты ачыклана дип белдерәләр аның коллегалары Сара һәм Наил Мәмәтовлар. Рәйханә апа монда Тубыл пединститутының тарих факультетын тәмамлый, аның өстенә зур иҗтимагый эш тә өстәлә. 10 ел дәвамында «Знание» җәмгыятен җитәкли, дәресләр алып бара, класс җитәкчесе булып тора. Ул вакытларда Төмән өлкәсендә татар мәктәбе берәү генә булган. Монда балалар төрле районнардан килеп укыганнар. Лаеклы ялга чыкса да Рәйханә апа күп еллар тәрбияче булып торган. Соңыннан мәктәп тупсаларын тәмамлаган укучылар Рәйханә апаны бик җылы сүзләр белән искә алганнар.

Үзенең тырыш хезмәте өчен Тубыл татарлары арасында Рәйханә апа беренчеләрдән булып «Халык мәгарифе отличнигы» исемен яулаган дип белдерә Наил Мәмәтов. Шулай ук апа горком һәм обком КПСС тарафыннан тәбрик сүзләре һәм грамоталар белән бүләкләнгән булган.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, 
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836