Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Бу уңайдан җылы, күңелле, дустанә атмосферада Тубыл шәһәренең 14 нче гомуми белем бирү мәктәбенең балалар бакчасында онытылмаслык матур хисләр калдырган чара үтте. Бу мәктәптә, балалар бакчаларында нәни патриотлар тәрбияләү буенча актив эш алып барыла. Тәҗрибәле тәрбиячеләр: Айгөл Мирзаянованың, Асия Маняпованың («Речецветик»), Анастасия Гладышеваның («Непоседа») уңышлы, нәтиҗәле хезмәтләрен балаларның чыгышларында күрергә мөмкин булды. Тубыл шәһәренең «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова һәм оешма әгъзалары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырдылар, милли бизәкләр, киемнәр турында сөйләделәр. Очрашуда Айсылу ханым Юнысова борынгы татар җыры «Зөләйха»ны башкарды. «Ак калфак» оешмасы вәкилләре үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.
Бу балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тынычлык, дуслык турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Үз эшләрен яраткан, балаларның иҗади үсешенә зур игътибар биргән тәрбиячеләрнең тырыш хезмәтен күрсәткән чарада Россиянең төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен белгән балаларның чыгышлары алкышларга лаек булды. Милли костюмнарын киеп балалар биюләр башкардылар. Һәр халык үз мәдәниятен саклаганын, буыннан-буынга тапшырганын дәртле рус халкы биюе, әйлән-бәйлән, дуслык биюләре аша күрергә мөмкин булды. Балаларның һәр чыгышы чарага ямь өстәде. Аннары кунаклар һәм балалар «Солнечный круг» җырын бергәләп җырладылар. Айсылу Әптелмән кызы Эдуард хәзрәт Юнысов исеменнән балаларга күчтәнәчләр, конфетлар тапшырды. Төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен күрсәткән чара балалар өчен кызыклы, күңелле, эчтәлекле үтте. «Ак калфак» оешмасы вәкилләрен җылы каршы алган хуҗаларга чарада катнашучылар, оештыручылар рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: бәйрәмнән күренеш.