Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

«Музейлар төне» Ямбайда

последние и лучшие новости искусства в мире

«Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе быел Россия халыклары берлеге елына багышланып, чын дуслык һәм мәдәни алмашу бәйрәменә әверелде. Бу кичне Төмән округы, Ямбай авылының туган якны өйрәнү музеенда җитәкчесе Неля Фәйзуллина оештыруында бай программа әзерләнгән иде. Бәйрәм карарга Ямбай, Турай, Яр авылларыннан, Төмән шәһәреннән төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләре җыелдылар. Акция «Һәр гаиләнең үз тарихы» дигән чара белән башланып китте. Тамашачылар игътибарына Светлана Головина җитәкчелегендә «Жар-птица» мода театрының яшь талантлары уникаль киемнәр тәкъдим иттеләр. Аларда заманча тенденцияләр Россиянең бай мәдәни мирасы белән гармонияле үрелеп барды. Күрсәтү Светлана Головина җитәкчелегендәге «Балалар бакчасында патриотизм тәрбияләү» авторлык проектының бер өлеше булды, һәр образ костюм гына түгел, ә халык традицияләренең матурлыгы һәм күптөрлелеге турында сөйләде. Бәйрәмгә махсус чакырылган кунаклар да килгәннәр иде. Алар төрле милләт вәкилләре - татарлар, руслар, немецлар, башкортлар, казахлар һәм башка халыклар үзләренең гаилә тарихлары белән шатланып уртаклаштылар. Алар - Лидия Велижанина, Зөлфирә Мөхәммәтҗанова, Лиана Горшкова, Альбина Сәйдимова, Мөхәммәт Ишбаев,  Айгерм, Ралия Кудайгуловлар. Һәр хикәя артында буыннан-буынга күчә торган уникаль язмыш тора. Кунаклар һәр гаиләнең, күпмилләтле Ямбай авылы территориясенең характерын формалаштыручы традицияләр, гореф-гадәтләр һәм истәлекле вакыйгалары турында кызыксынып тыңладылар. Чыгышлар Асель Байжанова җитәкчелегендәге «Созвездие» иҗатны үстерү үзәгенең сәләтле балаларының башкарган җырлары, «Илһам» шау-шулы оркестры (җитәкчесе Зөлфирә Мөхәммәтҗанова) һәм бию (Алина Рамазанова) номерлары белән үрелеп барды.

21-31-26

Катнашучыларның барсына да Неля Фәйзуллина һәркем турында җылы мактау сүзләрен әйтеп, олы рәхмәтен белдерде, бүләкләр тапшырды һәм халыкны музей ишек алдында корылган табынга чакырды. Милли ризыклар белән сыйланганнан соң, хатын- кызлар өчен Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге каршында эшләүче «Корама» кул эшләре иҗаты клубы җитәкчесе Фәүсия Марганова үзенең ярдәмчеләре, тәҗрибәле кул осталары булган Лилия Кодирова һәм Райфә Хучәхмәтова  татар хатын-кызларының күкрәккә тагыла торган изү тегү буенча мастер-класс үткәрделәр.  Тәҗрибәле кул эшләре осталары җитәкчелегендә катнашучылар бизәнү әйберләренең тарихы һәм символикасы белән таныштылар, фетр, сәйлән, пайеткалар белән эшләргә өйрәнделәр.

Аннары барлык теләүчеләр өчен музей заллары буйлап «Үткәннән алып безнең көннәргә кадәр» дип аталган экскурсия оештырылды, аны яшь туган якны өйрәнүчеләр үткәрделәр.

«Музейлар төне-2026» мәдәни вакыйгага гына түгел, ә бердәмлек, иҗат һәм гаилә кыйммәтләренең чын бәйрәменә әверелде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: бәйрәмдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836