Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Язгы каникуллар да килеп җитте. Якындагы тирә-як авылларга укучылар кайтып беттеләр. Интернатлар бушап калды, дияр идең, без - Янгутум балалары, кайта алмыйча калдык. Безне килеп алучы да, озатып куючы да табылмады. Туган йортка сагынуыбызның иге-чиге юк.
Тубылдан 15 нче мәктәптә укучы Сания апа да кайткан каникулга. Аның ике сеңелесе Вафия, Факия һәм мин сеңелем Тәнзилә белән шулай ук 7 нче, 5 нче сыйныф укучылары. Биш кыз бертуганнарның балалары, авылда йортларыбыз да янәшә. Безгә авылдаш Гөлфара (7 нче сыйныф укучысы) да иярде.
Чаналы атлар йөреп, тапталып беткән юлдан йөгереп диярлек кайтабыз. Әле язгы кояш безгә көч-куәт биреп, елмаеп тора. Тәпкен авылына 8-10 чакрымны уйнап-көлеп килеп җиттек. Чәй эчеп, аз гына хәл алгач, тагын юлга җыендык.
Авыл кешеләре: «Төнгә каршы юлга чыкмагыз, бүреләр очравы бар», - дип кунарга өндәп тә карадылар. Безне туктатырлык бернинди көч юк иде. Тагын 30 чакрым араны үтеп, Тәпкенбаш авылына килеп җиткәндә, төн уртасы, тәрәзәләрдә утлар юк, аның каравы этләр өреп каршыладылар. Сания апаның әтисе ягыннан туган Мәфтуха апаларның ишекләрен ачтырып, 6 кыз ишек төбенә тезелешеп кереп бастык. Аларда чәй эчеп, тамак ялгагач, мич өстенә аяк-киемнәрне киптерергә куеп, урын өстенә аудык. Ике зур кеше йокларлык сәкегә алтыбыз да сыеп беттек. Шуның хәтле арылган, аяклар бернәрсә сизмиләр. Шул якларда туып-үсеп, иң яхшы атлар белән 40 чакрымны уза алуларын бер дә хәтерләмим. Гадәттәгечә, Тәпкен авылында туктап, куна калалар иде. Без - үсмер балалар шул араны көненә үтүебезгә хәзер таң калам. Иртәгә тагын авылга кадәр 40 чакрымны кайтасы бар. Барлык бәла-каза иртәгә башланачагын сизмичә арып-талып йокыга киткәнбез. Без уянганда, таң атып килә, хуҗабикә мичкә ягып җибәргән, капкачын дөбердәтеп чәйнектә су кайный. Юлга чыгарга киенә башлагач, Вафиянең итеге мич морҗасына ябышып эрегәнлеге билгеле булды. Куптарып алдык, итек кунычының яртысы юк.
Таң алдыннан кар ява башлаган. Чана юллары әле күмелеп бетмәгәнлектән, ашыга-ашыга юлга чыктык. Йомшак яңа яуган кар өстеннән нәни эзләр калдырып без кайтабыз. Йөрәкләр ашкына, тагын кичәге хәтле юлны узсак, без туган авылыбызга, әниләребез, эне-сеңелләребез янына кайтып җитәчәкбез.
Безнең шулай җәяү кайтып китү өйдәгеләрнең башларына да килмидер. Каян белсеннәр, телефоннар юк, авыллар арасында бернинди элемтә булмаган чак. Кичкә таба кар тагын да көчәйде, җитмәсә буран чыгып, безнең эзләрне юкка чыгара бара.
Ыклы күлгә җиткәндә, караңгы төн иде, җил тагын да катырак дулап, бернәрсә дә күренмәслек хәлгә килде. Ичмасам, айлы төндә яктырак булыр иде. Күлнең озынлыгы 12 чакрым, ә киңлеге 6 чакрым, аны безгә аркылы чыгып, балыкчылар йортына исән-имин җитәргә кирәк. Күлгә төшкәч, чын-чынлап үлем белән яшәү арасында көрәш башланды. Ачыклыкта җил безнең җиңел генә гәүдәләребезне очыртып китәрдәй булып бик каты дулый. Астан да, өстән дә кар өермәсе башланды. Эчендә бер-беребезне күрмәслек хәлгә килдек, шуңа күрә кечкенә сеңелләребезне җитәкләп барабыз. Күл өстен тип-тигез кар каплаган. Каю юл, кая барырга? Адашып ялгыш китсәң, безне үлем генә көтә. Яхшы аучыларның кызлары буларак, ниндидер сиземләү паникага бирелергә бирмәде. Кар астына кулларны тыгып, катлам калынлыгын чамалап, аста каты җир икәнлегенә инангач, юлыбызны дәвам итәбез. Ә бит юлдан читкә төшсәк, кар катламы күпкә калын, анда инде безнең куллар түгел, буебыз да җитмәячәк.
Бөтерчек хәтле генә Факиябезнең бик каты теше сызлый башлады. Шулай да түзеп безнең арттан бара. Аның белән бер яшьлек Тәнзиләбез, аз гына буйга калкуырак, аның да тавыш-тыны чыкмый.
Чама белән күлнең урта бер җиренә җиткәч, кар бураны тагын да катырак котырына башлады да, Факиянең башыннан шапкасын җил очыртып алып китте. Ничек ул шапканы куып-тотып, башына киерткәнлекне хәзер дә аңлый алмыйм.
Бер заманны иң арттан килүче Гөлфарабыз юк. Тавышланып, кычкырып та карадык. Сания апага, кечкенәләрне җитәкләп, юлыгызны дәвам итегез, дип боерык бирдек тә, Вафия белән икебез Гөлфараны эзләп, киредән борылдык. Гәүдәсен кар себереп күмеп барган хәлдә без аны таптык. Ике ягыннан күтәреп торгыздык та, селки-селки кызны өстерәп киттек.
Көч-хәл белән күлне чыгып җиттек. Әнә избушка. Ишеген ачтык, эчтә шомлы караңгылык, кем беренче булып керергә кыймыйча куркышып торабыз. Сания апа, Вафия һәм мин иңнәрне-иңгә куеп, өчебез бергә ишектән эчкә уздык. Узган-барган юлчылар өчен балыкчылар үзләре киткәндә, шырпы, тоз, керосинлы лампа, утын калдырып китүләре дә безгә билгеле булгач, капшап шырпы тапкач, лампаны кабыздык. Утын күренми, идәндәге чүп-чар, саламнарны җыеп, тимер мичкә тутырып ягып җибәрдек. Бу хәзер яна да бетә. Каяндыр утын табарга кирәк.
Әлеге дә баягы өчебез утын эзләп чыгып киттек. Балта-пычкысыз избушкадан ерак түгел бер агачка кар ера-ера барабыз. Муенга хәтле кар катламы.
Чыбык-чабык, ботаклар сындырып, избушканы җылытырлык утын әзерләгәч, чәйнек белән кар алып кереп, ул кайнарлангач, өйгә күчтәнәчкә алган печеньелар белән тамак ялгап, кечкенәләрне һәм алар белән бергә Гөлфараны йокларга яткырдык. Барыбызның да киемнәре бозланып каткан. Төне буе киемнәребезне киптереп чыктык. Иртән торгач, тагын су кайнарландырып эчтек тә, юлга җыена башладык. Инде авылга ерак түгел – 15 чакрым гына.
Җил тынган, яңадан кояш чыгып килә, әллә инде безнең исән калуыбызга куанып, ул да елмая. Төнлә атлы чана белән ниндидер юлчы безгә юл салып узган. Чана эзеннән йөгерә-йөгерә кайттык. Авылга җиткәндә сәгать 11ләр иде.
- Нигә безне килеп алучы булмады? – дип сорагач, баксаң, авылда бер генә дә ат калмаган, Түбән Тәүде районы, Кыскыркүл авылына печән ташырга атларны җибәреп бетергәннәр икән.
Өч көннән соң безгә китәргә вакыт җиткәч, көткән атларыбыз кайтмадылар. Әниләребез юлга әзерләгән азык-төлекләрне букчаларга салып, тагын юлга чыктык. Чөнки каникуллар тәмамлана.
Әлеге Ыклы күлне уздык, ачудан әниләр биреп җибәргән пилмәннәрне избушкада пешереп ашадык. Балыкчылар йорты күптән түгел төзелгәнлектән, стеналары сап-сары, шоп-шома. Без мичтән күмер алып:
«Кайткан чакта тал чыбыгы кимердек,
Килгән чакта пилмән ашадык.
Бернәрсәдән курыкмадык,
Ат эзенә басып атладык», - дип язып калдырдык. Шул язу озак еллар стенада сакланды.
Ә без юлыбызны дәвам иттек, избушкада кунып тормадык, чөнки көндезге сәгать 12ләр, төнгә кадәр Тәпкенбашка барып җитәргә кирәк.
Киредән, юлыбыз яхшырак, көннәр ачык, кар-бурансыз булгач, Лаемтамакка җитеп, парталар артына укырга кереп утырдык.
Мәкаләмнең ахырында, шушында язылган кешеләрнең язмышларын язып китәсем килә.
Гөлфара белән Вафиядән башкаларыбыз – барысы да исән-саулар, Аллага шөкер. Гаиләләр корып, икешәр-өчәр балалар үстереп, яшәп чыгып киләбез. Арабыздагы теге бөтерчек Факиябез, буйга да әллә ни үсмәде, гәүдәгә дә җиңел генә, әмма ул Герой-ана. Тормыш иптәше Зилберт белән биш балаларына да югары белем биреп, авылда матур гына яшәп яталар.
Вафиябезне сагынабыз. Кызганычка каршы, гомере кыска булды. Бик сәләтле кыз иде. Матур җырлый, шигырьләр яза. Тубыл педагогия институтын тәмамлаган иде.
Наилә САФИУЛЛИНА,
Төмән шәһәре.