Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә «Язгы моңнар» V төбәкара татар халык иҗаты фестивале узды.
Фестивальне оештыручы һәм гамәлгә куючы - себер татарлары милли-мәдәни автономиясе. Фестиваль программасын автономия рәисе Зәйтүнә Тычинских һәм бу фестиваль проектының авторы, режиссеры, автономия рәисе урынбасары Илтус Уразмәмәтов ачтылар, катнашучыларны котлап, иҗади уңышлар теләделәр.
Жюри рәисе Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Фәтхи, әгъзалары - Татарстан Республикасының атказанган артисты, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Рафинат Сәлахов, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңү яулаган баянист Сирен Хәбибуллин, себер татар фольклорын җыючы, җырчы, композитор Земфира Шәрипова катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр. Сәхнәдән 90нан артык иҗади чыгыш яңгырады. Төмән өлкәсенең талантларын бер сәхнәгә җыйган «Язгы моңнар» фестивалендә Сургут, Покачи, Түбән Варта, Тубыл һәм өлкәбезнең бик күп районнарыннан җырлы-биюле чыгышларны фестиваль тамашачылары сокланып карадылар.

«Язгы моңнар» фестиваленең Гран-при дипломына һәм бүләгенә «Балкыш» ансамбле (җитәкчесе Нәҗия Хәкимова) лаек булды. Югары дәрәҗәдә мондый чара оештыручыларга «рәхмәт» сүзләрен һәм «афәриннәр» дип әйтүчеләр күп ишетелде. Фестивальне оештыручылар татар мәдәниятен, җырларын, моңын саклаучыларга, тамашачыларга җиткерүчеләргә киләчәктә дә катнашуларын, җиңүләр яулауларын теләделәр. Фестиваль, бәйгеләрдә катнашу – ул тәҗрибә белән уртаклашу да.
«Язгы моңнар»да катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Күпсанлы җиңүчеләр кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Чараны себер-татар мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Айгөл Корбанова оста алып барды. Авыр һәм җаваплы эшне башкарган жюри әгъзаларына да рәхмәт сүзләре яңгырады. Матур тәэсирләр калдырган фестивальнең киләчәге өметле, иҗади юлы озын булсын.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: фестивальдә катнашучылар.