#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Район автономиясендә яңа җитәкче

последние и лучшие новости искусства в мире

22-419 май көнне Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясенең отчет-сайлау конференциясе үтте. Ул онлайн рәвештә барды.

Конференцияне алып баручы - әлегә кадәр автономиянең җитәкчесе булып торган Альберт Алтынгузин кунакларны таныштырды, аларга сүз бирде.

Өлкә Думасы депутаты Александр Крупин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, район башлыгы урынбасары Ольга Зимина, район Думасы рәисе Валентин Клименко, өлкә мөселман Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар. Автономия эшен уңышлы башкарганына басым ясадылар. Ольга Витальевна, район хакимияте җитәкчесе Светлана Иванованың, янгыннар нәтиҗәсендә, конференциядә катнаша алмавына гафу үтенеп, аның исеменнән Зиннәт хәзрәтне “Төмән өлкә Думасының Мактаулы күкрәк билгесе” белән бүләкләнүе уңаеннан чын күңелдән тәбрикләде. Урыннарда хакимият башлыклары тырышларга район башлыгы исеменнән Мактау грамоталары тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр: Боровский поселогыннан Рөстәм Камалиев, Муллаштан Надежда Нигъмәтуллина, Успенкадан Шакир Раемгулов. Ямбайдан Альбина Тимшанова район Думасы Мактау грамотасына ия булды.

2017-2021 елларда татар автономиясе советы җитәкчесе булып торган Альберт Мөхәммәтгали улы эше турында отчет тәкъдим итте.

- Автономиянең бурычы - үсеп килүче буынны үз халкының мәдәни һәм рухи традицияләрендә тәрбияләү. Балалар һәм яшьләрдә туган як турында тирән белем, аның мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча әхлакый гражданлык позициясе формалаштыру, - дип башланды аның чыгышы. Ул чаралардан слайдлар белән алып барылды. Инде ел саен үткәрү гадәткә әверелгән “Таң йолдызы” балалар, “Халык сәнгате” өлкәннәр, “Уйна, гармун!” иҗат конкурслары турында сөйләп китте. Быел дистанцион рәвештә оештырылсалар да, чыгышларның сыйфатына зыян килмәвен, катнашучыларның күп булуын, ә ул эшләгән елларда барлыгы 2160 кешенең үз сәләтен күрсәтә алуы турында аңлатты. Ел саен төрле авыл халкын районда яшәүче сәнгать сөючеләрнең концертлары белән шатландыруларын әйтте. Өлкәкүләм “Салават күпере” балаларның милли сәнгать иҗаты фестивалендә дә алар ел саен призлы урыннар алалар.

“Автономиянең иң мөһим бурычларыннан берсе - татар телен саклау һәм үстерү. Төмән районында этномәдәни компонентлы 7 мәктәп эшли. Болар - Индрәй, Акъяр, Шыкча, Муллаш, Ямбай, Каскара һәм Талымхан мәктәпләре. Әлеге мәктәпләрдә 1-11 сыйныфларда туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытыла. Татар телен өйрәнүче балалар саны - 2242 укучы.

Гүзәлия Муллачанова җитәкчелегендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының район методик берләшмәсе нәтиҗәле эшләп килә.

2021 елның 29 мартында Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча педагогик һәм тәрбия эшчәнлегендә ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Гүзәлия Хәлил кызына «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Район укытучылары һәр чирек саен уза торган район методик берләшмәсе эшендә активлар, ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, шулай ук һәр утырышта семинар темасы буенча 3 чыгыш ясыйлар.

Туган тел укытучылары өлкә, Бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда даими катнашалар, - дип укытучы һәм укучыларның уңышларына тукталды.

- Автономиянең эш юнәлешләреннән берсе булып дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү, рухи мирасны саклау һәм үсеп килүче буынны милли гореф-гадәтләр рухында тәрбияләү тора. Шуңа күрә дин мәсьәләләренә, аерым алганда, радикализм һәм традицион ислам идеяләренә каршы торуга аерым игътибар бирелә. Төмән муниципаль районы территориясендә 29 дини объект урнашкан, - дип дәвам итте Альберт Алтынгузин.

Әлбәттә, Сабан туе, Корбан, Ураза бәйрәмнәре районда гөрләп үтәләр.

2017 елда дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында милли мәдәниятне, традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүне тормышка ашыру юнәлешендә Ямбай кешесе, икенче гильдия купец, меценат Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков турында автономиянең, «Регион-Төмән» телерадиокомпаниясенең уртак эше нәтиҗәсендә «Салам алейкум, Сибирь!» фильмы төшерелә. Ул «YouTube» видеохостинг платформасында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә куелган.

Ямбай мәчетенең 130 еллыгына багышланган тантана, «Милләтем хәзинәләре» район шигырь укучылар конкурсы, Дан орденнары кавалеры Хәбибулла Якин хөрмәтенә кросс-поход, шахмат турниры һәм башка чаралар белән таныштырды. Берничә коллективка яңа милли киемнәр алынган.

Альберт Мөхәммәтгали улы бу эшләрне алып баруда ярдәм иткән өлкә, район хакимиятенә, спонсорларга зур рәхмәтен белдерде. “Төп бурыч элеккечә кала - бу милли үзенчәлекне, телне, мәгарифне һәм милли мәдәниятне саклап калу. 22 ел эчендә булдырылган база һәм планнарыбыз булу безнең бу бурычны башкарып чыгачагыбызга ышаныч тудыра. Икенчесе безгә бирелмәде дә, чөнки безнең киләчәгебез уңышлылык дәрәҗәсенә бәйле бит”, - дип тәмамлады ул чыгышын.

Конференциядә барлыгы 44 делегат катнашты. Тагын да финанс чаралары турында отчет тыңланды, Уставка кертелгән үзгәрешләр каралды. Автономиянең эмблемасы хәл ителде. Советка әгъзалар сайланды. Алар соңыннан җитәкчене билгеләп куйдылар. Бертавыштан Альберт Алтынгузинга киләсе 4 елда район татар автономиясе эшен алып баруны ышанып тапшырдылар. Чын күңелдән котлыйбыз! Эшләрегез нәтиҗәле, уңышларыгыз сөендерерлек булсын!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836