Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Чик сакчылары паркында һәйкәл ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең Кырынкүл микрорайонында урнашкан Чик сакчылары паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм фронтка ярдәм итүче волонтерлар хөрмәтенә куелган һәйкәлнең ачылу тантанасы узды. Һәйкәлне булдыру эшен өлкә чик буе хезмәте ветераннары халык ярдәме белән башкардылар. Постаментта — Россия армиясенең заманча сугышчысы. Ул Ватанны алгы сызыкта саклаучыларның берсе. Әйтерсең, атакага ташланыр алдыннан бер генә секундка тынып калган.

Мемориалда махсус хәрби операциядә һәлак булган чик сакчыларының фамилияләре уеп язылган. Һәйкәлдә QR-код бар, аның буенча сугышчыларның һәм волонтерларның уртак эшкә керткән өлеше турында белергә мөмкин.

Һәйкәл вертолет артындагы паркта, Ватанны саклаучыларның аналары һәм тол хатыннары мемориалы янында урнаштырылган. Җыелган халык батырларны бер минут тынлык һәм корал залплары белән искә алдылар. Чарада хакимият һәм җирле үзидарә органнары, депутатлар корпусы, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Курган һәм Төмән өлкәләре буенча чик буе идарәсе, бизнес-берләшмәләр, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре, волонтерлар, шулай ук «Төмән өлкәсенең хәрби кадрлар резервы» проектында катнашучылар катнаштылар. Сөйләүчеләр саны күп булды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин җыелган халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, сугышчыларга һәм волонтерларга фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде.

1-22-26

Шәһәрнең иҗтимагый проектлар департаменты директоры Вадим Фәйзуллин:

- Бу һәйкәл, һичшиксез, үсеп килүче буын өчен мөһим тарту ноктасына әвереләчәк: бирегә якташларыбызның батырлыклары турында белер өчен мәктәп укучылары киләчәк. Бу паркны үстерүдә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшендә мөһим адым, - дип сөйләде.

Тантана азагында катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр һәм гирлянда куйдылар.

Аннары чираттагы ай саен махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озату митингы үтте. Биредә өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов җитәкчелегендә ярдәмчеләргә, волонтерларга медальләр, Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырылды. Нуртдин Ибраһимов 41 нче конвой командирына махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга 250 тонна мөһим йөк алып барырга рөхсәт бирде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: яңа һәйкәл янында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836