Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән дәүләт университетының 11 студенты бизнесмен Владимир Потанин фондының исемле стипендиясен алу конкурсында җиңеп чыкты. 2026 елның февраленнән укуларын тәмамлаганчы аларга ай саен 30 мең сум түләнәчәк.
Конкурста җиңүчеләр арасында Төмән дәүләт университетының финанс-икътисад институты магистратурасында укучы Гөлшат Бикмулина да бар.
Гөлшат 1999 елның 4 февралендә туган һәм мәктәптә укыганда ук төрле волонтерлык проектларында катнашкан һәм актив җәмәгать тормышы нәтиҗәсендә университетка керүгә яхшы баллар җыйган.
Гөлшат болай дип сөйли: «Мин мәктәптә активист идем, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләндем, «Җиңү волонтеры» идем, «Ел волонтеры» конкурсының район этабында ике тапкыр җиңеп, төбәк конкурсының финалына үттем. Мәскәүгә, Тулага, Санкт-Петербургка бардым, Төмән өлкәсеннән «Россия иреклесе» делегациясенә чакырдылар, шулай ук 2018 елда Россиядә футбол буенча дөнья чемпионатында һәм биатлон буенча Европа чемпионатында волонтер булдым».
2017 елда имтиханнарны уңышлы тапшырып, Гөлшат Төмән дәүләт университетының филология факультетына бюджет урынына укырга керә.

Гөлшат университетта да актив рәвештә иреклеләр белән шөгыльләнүен дәвам итте, югары уку йортының иң зур волонтерлар берләшмәсен - «Төмән дәүләт университетының иреклеләр лигасын» җитәкләде, бу берләшмә, хәтта, «Син - университет горурлыгы» конкурсында югары уку йортының иң яхшы студентлар берләшмәсе буларак җиңеп чыкты.
Университетны тәмамлаганнан соң, шунда ук IT-өлкәсендә эшли башлый, вакыт узу белән проектлар җитәкчесе була. Хәзер эре компаниядә цифрлы продукт менеджеры булып эшли.
2025 елда Гөлшат Вахит кызы укуын дәвам итәргә һәм магистратурага керергә карар кыла. Сайлау менеджментка төшә, чөнки белемнәрне тирәнәйтергә һәм идарәдә тагын да компетентлырак белгеч булырга тели.
«Мин тормыш бирә торган барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк дип саныйм. Әйтик, 2025 елның көзендә Төмән дәүләт университетының максатчан капитал фонды стипендиаль конкурсында җиңдем. Һәм Владимир Потанин исемендәге фонд конкурс игълан иткәч, мин үз көчемне сынап карарга кирәклеген аңладым. Конкурс 2 этаптан торды - гаризалар сайлап алу (бу этапта үзеңнең фәнни, иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәң, фәнни һәм карьера юлың турында сөйләргә, дәлилләргә, мотивацион хат язарга) һәм икенче этап (онлайн). Конкурсның икенче этабына бөтен Россиядән барлыгы 2300 студент-магистрант үтте. 5 сәгать дәвамында без үзебезнең лидерлык сыйфатларыбызны күрсәттек - үзебез турында сөйләдек, төркемнәрдә эшләдек, биремнәр чиштек, бизнес-уеннар уйнадык. Фонд кураторлары безнең команда белән хезмәттәшлек итүебезне, фикер йөртүебезне, конкурста җиңәргә һәм профессионал булырга теләвебезне бәяләде. Ахыр чиктә, 2300 кешедән 1000 студент җиңүче булды. Шулардан 11 кеше - Төмән дәүләт университеты студентлары», – дип сөйләде Гөлшат.
Владимир Потанинның хәйрия фонды стипендиясе программада катнашучы 75 югары уку йортының берсендә көндезге уку формасындагы магистратура студентларына бирелә. Стипендия социаль-гуманитар, икътисадый, табигый фәннәр, медицина, инженерлык, техник һәм педагогик белгечлекләр буенча белем алучы Россия Федерациясенең аеруча динамикалы үсә торган югары уку йортларының иң яхшы студентларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«Синең алдагы планнарың нинди?» - дип сорадык без Гөлшаттан.
«Укуны дәвам итү. Менеджментта үз белемнәремне тирәнәйтергә һәм алга таба карьера баскычыннан хәрәкәт итәргә телим!»
Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.