Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Күптән түгел өлкәдә узган «Себер йолдызы-2026» регионара бәйгесендә «Сөйкемле кыз» исеменә лаек булган Альбина Әхәтова үзенең күңелле, матур, дәртле җыры, гитарада һәм татар халык уен коралы булган курайда уйнавы белән тамашачылар исендә калды. Бәйгедә катнашу Альбина өчен эзсез үтмәгән. Бу турыда ул: «Себер йолдызы» бәйгесендә катнашканнан соң, минем өчен күп нәрсә үзгәрде: мин хәзер татар мәдәниятенең байлыгына яңача карыйм һәм гореф-гадәтләребез белән бәйләнешне ныграк тоям. Балачак хатирәләре, әбием белән бабаемның сөйләгән хикәяләре, әниемнең дәресләре - болар барысы да яңа мәгънәгә ия булды. Хәзер күбрәк туган телемдә сөйләшәм, татар телендә укырга тырышам, җырлар тыңлыйм, гореф-гадәтләребез белән кызыксынып, тарихыбызны өйрәнә башладым. Минем төп миссиям инде - ул белемне саклау гына түгел, ә аны башкалар белән уртаклашу да. Шуны күздә тотып, традицияләрне һәм мәдәниятне тел аша саклап калырга ярдәм итү өчен татар теле түгәрәге ачу турында хыялланам. Минемчә, тел - халыкның күңелен аңлау өчен ачкыч, һәм бу байлыкка башкаларга да кагылырга мөмкинлек бирергә телим», - дип сөйләде.

Альбина Түбән Тәүде округы, Тарман авылында туа. Мәктәпкә укырга кергәч, гаиләләре белән Төмән шәһәренең Кырынкүл авылына яшәргә күчеп киләләр. Альбина урта белемне 52 нче мәктәптә ала. Укыган елларында ул рәхәтләнеп халык биюләре һәм җыр түгәрәкләренә йөри, анда оста биергә, җырларга өйрәнә. Аның өчен бу шөгыльләр хобби гына түгел, ә халык мәдәнияте рухын хәрәкәт һәм җыр аша тою ысулы булып тора. Бүгенге көндә Альбина Төмән шәһәренең Цифрлы һәм педагогик технологияләр көллиятендә коррекцион педагог белгечлеге буенча 3 курста белем ала. Ә параллель рәвештә ул шәһәрнең 45 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Буш вакытын якыннары белән үткәрергә ярата. Шуңа да үзе турында сөйләгәч, сүзен гел яраткан гаиләсе белән бәйләде.
- Балачагым һәрвакыт җылылык һәм кайгырту белән тулды — янымда минем өчен иң кадерле якын кешеләрем булдылар. Моңа Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтлемен. Әнием Алсу Вафрат кызы минем өчен хезмәт сөючәнлек һәм рухи ныклык үрнәге булды. Мин аның эшләп тә гаиләне кайгыртырга өлгерүенә хәйран кала идем. Ул мине һәр көнне, вакытны кадерләргә, авырлыклардан курыкмаска һәм якыннарыма ярдәм итәргә өйрәтте. Аның юк кына нәрсәдән дә безнең өчен уңайлылык тудыра алуы һәм теләсә нинди сынауларны елмаеп каршы алу сәләте минем өчен бик мөһим тормыш дәресе булды. Гаиләбез традицияләрен саклаучы әбием Земфира Әүхәт кызы мине милли ризыклар, тәмле ашлар әзерләргә өйрәтте һәм үзебезнең токым тамырларыбыз турында сөйләде. Зирәк һәм яхшы күңелле бабаем Вафрат Зиннәт улы яшьлек хатирәләре белән уртаклашырга яратты һәм гади әйберләрдә матурлыкны күрергә, тоярга өйрәтте. Нәкъ менә алар ярдәмендә мин кечкенәдән, үзем моны сизмичә дә, татар традицияләре белән бәйләнешне тоеп үстем», - дип сөйләде Альбина Ранис кызы. Сөйкемле кызыбызга, тукталып калмыйча, киләчәккә куйган планнарын, хыялларын дөньяга ашыруын телик.
Рәүфә КАНГАЗИНА.