#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Данлыклы артиллерист – Абдрахман бабай

последние и лучшие новости искусства в мире

25-4Бөек Җиңү бәйрәме дә үтеп китте. Кызганыч, нәкъ бу вакытта гына без ветеран бабайларыбызны искә төшерәбез. Һәр гаиләдә диярлек, фильм төшерерлек яки китап язарлык сугыш тарихы - солдат бар. Аларның батырлыклары аркасында без тыныч тормышта яшибез.

Безнең гаиләдә дә данлыклы фронтовик, “Дан” һәм “Кызыл йолдыз” орденнары иясе, Советлар Союзы Герое исемен алырга бер генә медаль җитмәгән, Берлинга кадәр барып җиткән минем бабаем Абдрахман Заббаров бар. Аның турында Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы турында китап авторлары - Зыятдин һәм Фатыйх Низамовлар да язганнар.

Безнең бабаебыз 1910 елда Татарстанның Чүри-Бураш авылында туган. Авыр гражданнар сугышы, ачлык, кулаклаштыру елларында күп кенә Идел буе татарлары яхшы тормыш эзләп Ерак Себергә юл алганнар. Бабаебыз гаиләсе Казанлы дип аталган авылга килеп төшә. Биредә дә тормыш җиңелдән булмый – урман-кырларны сөреп, су эзләп коелар казыйлар, балалары һәм якты киләчәк өчен күп эшләргә туры килгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, күп гаиләләрдән яшь ирләр фронтка киткәннәр, бөтен авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Абдрахман бабайның хатыны Зәйнәб Әхмәтҗан кызы да 6 кыз белән кала, улы Әбделәхәт сугыштан соң туа.

1941 елның 12 августында бабаебыз сугышка китә. Фронт юлын Монголиядән башлап Берлинга кадәр җитә. Фронтовик сөйләвенчә, Сталинград фронтында бервакытны иртән кызу бәрелеш башлана, фашистлар ут ачалар, немецларның бер төркеме безнең сугышчыларга һөҗүм итә. Югалтуларга карамастан, безнекеләр бирешмиләр. Бу сугышта Абдрахманның аягы яралана. Ләкин ул госпитальдә озак ятудан баш тарта һәм яңадан фронтка китә. Көнчыгыш Европаны фашистлардан азат итүдә катнашып, ул Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елның 29 октябрендә аны демобилизациялиләр. Бабаебызның хәрби хезмәт юлы Ватаныбыз тарафыннан югары бәяләнә. Ул II һәм III дәрәҗәдәге “Дан”, “Кызыл йолдыз” орденнары, “Батырлык өчен”, “Германиядә җиңгән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләре, “Яхшы минометчы” билгесе һәм тагын 5 медаль белән бүләкләнә, И.В.Сталин исеменнән 12 мәртәбә рәхмәт белдерелә. Соңгы бүләкләү кәгазен (6.05.1945 елдан) һәм “Батырлык өчен” медален бабаебыз гвардия сержанты исемендә ала.

Без бабаебыз белән горурланабыз. Биредә мин архивлардан язып алган бүләкләрен генә яздым, аларның күбесе сакланмаган, чөнки 1955 елда Казанлы авылында янгын чыгып, кулында булган медальләре, боерыклары юкка чыга.

Сугыштан соң Абдрахман хезмәткә тотына, тракторчы, исәп-хисап эшләрен алып бара, колхоз фермасы белән җитәкчелек итә. Әтием Шамил Усманов сөйләвенчә, бабаебыз эш сөйгән, тавыклар, хайваннар, хәтта умарта кортларын да тоткан. Ә иң мөһиме, аның 6 кызы, 1 улы һәм яраткан оныклары бар.

Данлыклы артиллерист 1976 елда вафат була, Казанлы авылы зиратында җирләнә.

Безнең буын өчен иң мөһиме – Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча көрәшкән бабаларыбызның истәлеген онытмау, хәтердә саклау.

Гөлназ УСМАНОВА, Төмән шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836