#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытылган исем

последние и лучшие новости искусства в мире

24-85 май көнне Сәхир абый Хәбибуллинга 85 яшь тулган булыр иде, 2004нче елда ул бакый дөньяга күчте.

Ул гаиләдә 3 бала арасында беренче бала булып туа, хәзерге көндә берсе дә исән түгел.

Сәхир абый Индәр авылыннан, Бигәтен башлангыч мәктәбенә укырга йөри. Сугыш башланганда авылда колхоз эшләрендә булыша. 17 яшендә сөякләренә салкын тидереп авырый һәм шул вакыттан инвалид булып кала. Әмма ул тик ятмый, шигырьләр яза башлый, рәсемнәр ясый.

Ул үзенә тиң тормыш иптәше Майнур апаны табып, үз авылында гаилә коралар, аларның бер-бер артлы ун балалары туа.

Сәхир абыйның шигырьләрен буш вакытта алып укып-укып алам. “Яңарыш” газетабызда басылып чыккан шигырьләрен дәфтәргә җыеп бардым: “Сукмаклар”, “Әниемнең бишек җыры”, “Ак чәчәкләр”, “Вагаема”, “Мин тормышка гашыйк”, “Уйлар оча”, “Кышкы төн хатирәсе”, “Кайберәүләр бәхет дигән булып”...

Менә бу шигырьләрне ятласалар иде мәктәпләрдә балалар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә күпләр Сәхир абый Хәбибуллинны белмиләр. Бер кыска шигырен искә төшереп үтим:

Кайберәүләр бәхет дигән булып
Өлешенә тигән көмешен.

Чит-ят җирдә эзләп табарбыз дип,
Тугын ягын ташлап китә икән ни өчен?

Дус-ишләрне табып була ансы,
Ерак еракларга китеп тә.

Чит-ят җирдә менә үз ягыңны
Алыштырып булмый ничек тә.

Андыйларга кояш кайда да бер,
Тик читтә ул ничек җылытыр?

Туган-үскән ягын, газиз җирен
Таш йөрәкләр генә онытыр.

Сәхир абыйның шигырьләре хәтта “Казан утлары” журналында басылып чыккан. Ә менә бүгенге көндә җырчыларыбыз Җәмилә Рәхимова белән Наҗия Хәкимова оста башкарган “Ямьле Вагай буйлары” җырын кем генә белми икән! Әйе, ул җыр Вагай районы гимнына әверелде дияргә була.

Туган көнендә Сәхир абыйны искә алып, ул яшәгән йорт каршына халык җыеп, аның 85 яше тулуына багышлап кичә үткәрдек. Аны башлар алдыннан Мидхәт Әйтмөхәммәт улы Вәлитов мәрхүм Сәхир абыйның рухына багышлап дога укыды. Язган шигырьләрен сөйләп, җырларын башкардык. Күп халык җыелды, хатыны, балалары, үсеп килгән оныклары кушылдылар.

Минем җитәкчелектә Х.Мирсәлимов, М.Асадуллина, Л.Бакиева, Д.Ниатбакиева, В.Суючбакиева, Г.Вәлеева, М.Сабармәтова, Д.Хәбибуллина һәм баянчыбыз Р.Ашрапов катнашында оештырылды бу чара.

Булышканнарга зур рәхмәт белдерәбез, исәнлек-саулык телибез.

Тания ӘЙБАТОВА, Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836