Июнь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән индустриаль университетында “Чиксез буын” X халыкара студентлар фестивале узды. Чит ил студентлары өчен иң колачлы әлеге чара бу юлы җир шары тирәли диңгез сәяхәте темасына багышланган иде. Фестивальдә “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы да катнашып, беренче көнне төрле халыкларның милли бәйрәмнәре турында сүз алып барылган түгәрәк өстәлдә татар халкының милли бәйрәмнәре турында уңышлы чыгыш ясадылар һәм рус теленнән гомуми диктант яздылар. Икенче көнне традиция буенча фестиваль эшен “Олимпия” ял итү базасында дәвам итте.
Биредә һәр халык үз милли йортын булдырган иде. Яшьләр үзара аралашып, кунакчыллыкларын күрсәтеп бер-берсен сыйладылар, шулай ук алар төрле иҗади конкурсларда, мастер-классларда катнаштылар, волейбол, футбол спорт уеннарында ярыштылар. “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов узган чара турындагы фикерләре белән бүлешеп: “Бик күңелле, файдалы, төрле милләт яшьләре арасындагы дуслык-татулыкны ныгытыр, үзара аралашып яшәр өчен оештырылган чара бу. Әлеге фестивальдә без беренче мәртәбә булу сәбәпле, үзебезнең “Милли йорт”ны булдырып өлгермәдек, бу, әлбәттә, бик кызганыч булды. Әмма яшьләребез игълан ителгән һәр бәйгедә сәләтләрен күрсәтеп, югары урыннар, бүләкләр яуладылар. Киләсе елга яхшырак әзерләнербез һәм үзебезнең осталыкны һәрьяктан дәлилләп, тагын да югарырак нәтиҗәләр күрсәтербез дигән планнар белән кайттык фестивальдән”, - дип сөйләде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.