Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ел ахырында, ә укучыларның уку елы беткәндә, барлык эшләренә хисап бирү вакыты җитә. “Этнос” балаларга белем бирү үзәгенең Гөлфирә Шәмсетдинова җитәкчелегендәге «Илһам» хореография төркемнәре дә отчет концертына җыелдылар. Әлеге концертларда җитәкченең, коллективның ирешкән уңышлары күренә, алар да ярдәмчеләргә рәхмәтләрен җиткерәләр. Әти-әниләр, кунаклар алдында осталыкларын күрсәтәләр.
Бу көнне тамашачылар яңа биюләр карап, чыгышларына сокланып утырдылар. Укучылар башкорт, казах, рус, татар һәм төньяк халыклары биюләрен башкардылар, солистлар: Милана Мөхәммәдьярова - бию, Диана Ярашова, Мәдинә Бәйрәмова шигырь сөйләделәр, ә Камилә Хәбибуллина тамашачыларга рус халык җыры «Расстатуриха»ны бүләк итте.
«Илһам» ансамблен «Этнос» үзәге директоры Гөлнара Сәгыйтова җылы тәбрикләде.
Отчет концертларын педагоглар үзләре әзерлиләр, сценарий төзиләр, тәкъдим итәләр, оештыралар. Аннары иң яхшы чыгышлар үзәкнең бәйрәменә сайлап алына.
1 категориядәге педагог Гөлфирә Хәмидулла кызы 7 – 14 яшьлек балалар белән эшли. Аларга төрле милләт халыклары биюләрен өйрәтә. Биюләрне үзе тудыра. Үз эшен бик ярата. Әле күптән түгел генә Ингушетиягә ярышларга барып кайтканнар. I дәрәҗәдәге диплом һәм III дәрәҗәдәге лауреат исемнәрен яулаганнар.
– Хәзер белем үстерү курсларын онлайн гына үткәрәләр. Үзең күреп өйрәнү, әлбәттә, күпкә отышлы. Казанда семинарда катнашырга хыялланам. Миңа татар мәдәнияте бик якын, - дип сөйләде үзе турында Гөлфирә Шәмсетдинова.
Балалар да, әти-әниләр дә апалары белән канәгать, үзәкнең аккаунтындагы язма астындага рәхмәт сүзләре сөйли бу хакта.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.