Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәттәшебезнең якты юбилее

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкә «Яңарыш» газетасына озак еллар гомерен багышлаган хезмәттәшебез, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, «Бәллүр каләм-2009» бәйгесе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, өлкә губернаторының, өлкә Думасының һәм башка күптөрле Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны, җаваплы сәркатибебез Гөлнур Вәлишина 7 июнь көнне матур юбилеен – 55 яшен каршылый.

Татарстанның Кайбыч районы, Борындык авылында туып-үскән Гөлнур Искәндәр кызын язмыш сукмаклары, В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлагач, бай табигатьле Себер ягына алып килә. Аның хезмәт юлы «Яңарыш» газетасында башлана. «Яңарыш»ның беренче редакторы Азат Сәгыйтов яшь, акыллы белгечне ике куллап үз канаты астына ала. Беренче остазның тәрбиясе, күрсәткән әти кебек кайгыртучанлыгы гомергә хәтердә тирән эз калдыра. «Беренче тапкыр Азат Гыйззәт улы янына килгәндә, аның хуш күреп каршы алуын, ышаныч күрсәтеп эшкә кабул итүен, аннары да сабыр гына журналист һөнәренең нечкәлекләренә өйрәтүен һич онытасым юк. Һәр сүзне уйлап, язган фикернең дөреслегенә төшенеп кенә язманы газета битләренә урнаштырырга кирәклеген аңлатты ул. Өстән генә уйланылган, үзең дә аңламаган җөмләләрне укучыга тәкъдим итүнең аяныч очракларга да китерүен сабыр гына төшендерә иде. Азат абыйны югалтуны чиксез авыр кичердем. Ләкин аннан соң «Яңарыш»ның дилбегәсен үз кулына алган тормыш иптәше Алсу Мөхәммәтәмин кызы да газетаның патриоты булды. Ул коллективка да, өлкәнең бердәнбер татар басмасына да начар сүз әйтергә юл куймады. Һәрвакыт төрле яктан искән ачы җилләргә җилкәсен куя, яклап, саклап килә. Кечкенә генә коллективыбыз бер гаилә кебек», - дип сөйләде Гөлнур үзе.

23-1-26

Гадәттә, газетага эшкә килүчеләр, эшләп карарга теләүчеләр күп, ә менә анда озак елларга тоткарланучылар, гомерен аңа багышлаучылар бик аз. Чөнки бу хезмәт даими эзләнүне, тынгысызлыкны, иҗат ялкыны белән янып яшәүне таләп итә. Күңелендә ут янган гына шундый ышанычлы хезмәттәш була ала. Хезмәттәшебез Гөлнур да – нәкъ шундыйлардан. Ул – үз сүзенә, үз хезмәтенә тугры шәхес.

Ветеран-укытучы Люция апа Хәбибуллинаның «Күңел балкышы аша» (2008 ел) мәкаләсендә Азат абый Сәгыйтовның яшь каләмдәше турында язган сүзләре – бүгенге көндә дә үз көчен югалтмаган югары бәя: «Гөлнур – безнең горурлыгыбыз, иҗади рухлы хезмәттәшебез. Яза икән, коеп куя. Редакциягә килгән хатлар иң элек аның кулына килеп керә. Ул авторларына карата үтә таләпчән, гадел һәм сизгер күңелле. Үз эшен яратып башкару белән беррәттән иҗат дәрте белән дә янып яши һәм эшли. Тирән эчтәлекле, фикер эзлеклелегенә корылган мәкаләләр яза. Бик күп сыйфатларга ия: табигый матурлыгы, зыялылыгы, тыйнаклыгы, шәфкатьлелеге өчен яратабыз без аны».

33 ел элек газетага эшкә килеп, бу хезмәтне гомерлеккә үз итте Гөлнур. Аның урынында башка берәүне күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Чөнки гаҗәеп төгәллек, тормышның барлык өлкәләреннән хәбәрдар булу, тирән белем һәм осталык таләп итүче бу хезмәт бөтенләе белән аныкы кебек.

Шушы еллар эчендә журналистиканың барлык нечкәлекләренә төшенгән Гөлнурның үткен каләме белән иҗат ителгән язмаларны санап бетерүе кыен. Алар арасында хезмәт кешесен мактаган язмалар да, җәмгыятьне борчыган проблемаларны күтәргән мәкаләләр дә җитәрлек.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары, үрнәк гаиләләр, яшь буын, балалар турында кызыклы, тирән эчтәлекле язмалар белән ул бөтен өлкәгә танылды. Газетада ул әзерләгән сәхифәләр: «Иман» – рухият, «Балалар сәхифәсе» – киләчәк буынга, «Шигърият» – күңел бизәге, «Туган тел» – милләт ядкаре булып урын алган. Ләкин аның иҗаты бер тема белән чикләнми – ул тормышның үзе кебек күпкырлы.

Җәйге ял вакытында гына түгел, мөмкинлек булган саен ул туган ягы – Борындыкка барып, тамырлары белән аваздаш булып, туганнарын күреп кайта. Тормыш иптәше – Индрәй авылы егете Вәгыйз Тимербай улы белән матур йорт төзеп, тигез тормыш алып баралар. Алар ике акыллы, тәртипле егет үстерделәр. Ана йөрәге горурлыгы, әти кулы терәге – бу гаиләдә һәрчак яши.

Хөрмәтле Гөлнур Искәндәр кызы! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Үзегезгә һәм гаиләгезгә исәнлек-саулык, озын гомер, балаларыгызның игелеген күрергә язсын, тигезлектә, муллыкта, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын дигән теләкләр юллыйбыз. Иҗат чишмәгез саекмасын, матур язмаларыгыз белән газета укучыларын гел сөендереп торыгыз. Сез алар өчен ут, өмет һәм үрнәк.

Ихлас күңелдән: «Яңарыш» коллективы, «Әдәби Төмән» берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836