#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халыкларны берләшрүче фестиваль

последние и лучшие новости искусства в мире

24-1Россия көне кысаларында Төмән шәһәренең Төсле бульварында “Дуслык күпере” 23нче өлкә милләтләр мәдәнияте фестивале узды. Ул, гадәттәгечә, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният департаменты, иҗтимагый оешмалар һәм өлкә милли-мәдәни автономияләре, шәһәрнең “Төзүче” милләтләр йорты тырышлыгы белән оештырылды. Бәйрәм өлкәдә яшәүче төрле милләтләр катнашында күмәк бию белән башланды һәм 23 милли-мәдәни, иҗтимагый оешмалар әгъзалары тантаналы төстә сәхнә янына килеп бастылар. Халыкны бәйрәм белән котлап өлкә губернаторы Владимир Якушев: “Төмән өлкәсендә 150ләп милләт халкы яши.

Бүгенге бәйрәм безнең дуслык, бердәмлек белән көчле булуыбызны күрсәтә, - дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә өлкә иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботарев, шәһәр башлыгы Александр Моор, Төмән сәнгать институты ректоры Игорь Шишкин кушылдылар. Һәм бар халык Россия гимнын башкарды.

Төсле бульварның ике концерт мәйданчыгында кичке сәгать 8гә хәтле төрле милләт телендә җырлар яңгырап, милли биюләр башкарылды. Ә бульвар мәйданы буйлап һәр милли-мәдәни оешма үзенең “йортын” булдырып, хөрмәтле кунаклар белән жюри әгъзаларын югары дәрәҗәдә каршыладылар. Биредә алар үзләренең милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, аш-суларын, һөнәри осталыкларын тәкъдим иттеләр. Татарларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә татар Конгрессы зур әзерлек белән югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Автономиянең башкарма директоры Тимергали Мирасов: “Бүген бәйрәмдә 9 автономия вәкилләре кушылап Рамазан аен каршылау, ягъни “Чистарыну” йоласын күрсәтәбез. Шулай ук оста хуҗабикәләребез 40ка якын милли ризык, кул эшләре алып килгәннәр һәм 10 концерт номеры белән үзәк мәйданчыкта чыгыш ясаячакбыз. Аш-суның күбесен Тубыл районы, Арткавыл хатын-кызлары пешергәннәр. Мәсәлән, 82 яшьлек Рауза апа Назыйрова яңалык кертеп, себер татарларының онытылып барган “пәкетөм” милли ашын әзерләп китергән”, - диде. Өлкә татар Конгрессы Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге, “Себер татарлары” Төмән шәһәр милли-мәдәни автономиясен үз канаты астына алып, губернаторны лаеклы рәвештә каршыладылар. Биредә ООО "Социальные предприниматели»ның “Әбием” проекты үзләре теккән түбәтәйләрне тәкъдим итеп, мастер-класс үткәрделәр. “Өлкә татар яшьләре бердәмлеге” оешмасы “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздырды. Фестивальдә 3000гә якын кеше катнашты, җыр-моң яратучылары 250 иҗади номер тамаша кылдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

24-1424-1324-15

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836