#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән районы Сабан туе

последние и лучшие новости искусства в мире

24-2016 июнь район күләмендәге милли бәйрәмебез Турай авылы янындагы Старице елгасы янында матур мәйданда үтте. Халыкны бәйрәм белән котларга район җитәкчеләре, хөрмәтле кунаклар килгән иде. Сабан туен өлкә диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков дога белән башлап җибәрде. Аннары 3 яшьлек сабыйдан алып мәктәп яшендәге балалар матур композиция күрсәттеләр. Жюри әгъзалары район җитәкчеләре белән татар авыллары булган хакимиятләр әзерләгән йола күренешләрен, милли аш-су, борынгы көнкүреш әйберләрен тамаша кылырга китсә, халык рәхәтләнеп милли уеннар үтәсе урыннарга таралды. Һәркайда үзләренең көчләрен сынап карадылар. Биек багана башы да кешесез тормады, чүлмәкне дә шартлатып ваттылар, ике кулларына сулы чиләк тотып та, авызларына йомырка салынган кашык кабып та йөгерделәр. Иң кызыклылары көрәш һәм ат чабышы, әлбәттә.

Ат чабышында быел да Яркәү районы, Карбан авылында гомер итүче Рәшит Вәлитов һәм Төмән районының Шыкча авылыннан Нуретдин Шәрипов атлары җиңделәр. Ә инде абсолют батыр исемен быел да Турал Азимов алды. Индрәй, Боровский, Ямбай, Каскара, Муллаш, Салаир, Червишево, Шыкча, Богандинка хакимиятләре арасында барлык ярышлар буенча иң әзерлекле каскаралылар булып чыкты. Аларның “йорт-куралары” да, күрсәткән тамашалары да, үзешчән сәнгать номерлары да ел саен аерылып тора. Тамашалар арасында тагын да салаирлыларның “Кәккүк чәе” йоласы, акъярлылар тәкъдим иткән “Йомырка сугыштыру” уены яңалык алып килделәр.

Сабантуй тарихы турында фольклорчы, Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрованың интернеттан алынган кызыклы аңлатмасын тәкъдим итәсе килә:

24-19- Элекке заманнарда Сабан туен язгы кыр эшләре башланганчы, җир кардан ачылгач, чәчүгә төшәр алдыннан үткәргәннәр. Борынгы язмаларга карасак, 11 апрельдә дә Сабантуйлар үтүе билгеле. Ул, агымдагы елда мул уңыш җыеп алуны тәэмин итү чараларының берсе буларак, үзенчәлекле йола-гадәтләрдән торган зур бер мәдәни күренеш мәгънәсендә аңланган. Элек халыкның табигать белән бәйләнеше бик нык булган. Ә 1930 елларда, колхозлашу чорлары башлангач, Сабантуй системасында яшәп килгән ышанулар төшеп кала, чөнки халык бәйрәме коммунистлар партиясе идеологиясен тормышка ашыру инструментына әверелә. Бәйрәм чәчүдә иң күп хезмәт күрсәткән кыр батырларын тәбрикләүгә туры китерелеп, июнь ахырларына күчә.

Эчтәлеге үзгәрсә дә, сабан туе халыкның бергә җыелып очрашу бәйрәме булып кала бирә. Шушы мәгънәви яссылыгы белән, ул бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән. Сыйныфташлар да шунда очраша. Иң мөһиме: авыл сабан туеның бу вазифасы әле һаман да бик тотрыклы сакланып килә.

Сабантуйның мәйдан өлеше безнең күчмә системабыздан килә. Бик күп халыклар традицияләренә мөнәсәбәтле рәвештә, Сабантуйда да кавемнең, ыруның Тәңрегә тиң иң көчле егетен, батырын билгеләү ята. Барлык ярышларның шәхси ярышлар булуын һәм теләге булган бөтен кешенең ярышу мөмкинлеге булуын искәртергә кирәк. Бүгенге көндә көрәшчеләр авырлыкларын үлчәп, шул кагыйдәләр буенча көрәшәләр. 24-18Бу – милләт күрсәткече. Көрәш беткәч, мәйдан бетә. Төп максат – батырны сайлау. Икенче бик үзенчәлекле бәйге – ат чабышы. Шулай ук гаҗәп кызыклы һәм борынгы традицияләр нигезендә формалашып, бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән тагын бер бәйге ул – чүлмәк вату, авырлык күтәрү. 80 елларның урталарына кадәр кайбер авылларда таш күтәргәннәр. Махсус Сабантуй ташлары булган, беренчесен, унынчысын күтәргәннәр. Никадәр күбрәк күтәрәсең, шул кадәр көчлерәк. Тагын бер бәйге – капчык сугышы, туры һәм авыш колгага менү. Асылында, әлбәттә, гореф-гадәт булып килә торган ыруг сакчыларын, хәрбиләрен сайлау билгеләү ята. Мәсәлән, авыш баганага менү төркиләр, һуннар, кирмәннәр дөньясы билгесе. Авыш багана ул – кирмән алу. Мәйдан уртасында колга булырга тиеш. Колгага менү бәйгесе гаҗәп кызыклы. Колга булдымы – җир аталанды.

Чүлмәк вату уенын чынлап торып карасаң, ул бит чүлмәк түгел, ә баш сөяге вату. Караңгыда да ыруны сакларга кирәк. Караңгыда да ырулар арасында көрәш булырга мөмкин. Кешенең, гомумән, яшәү системасы шундый. Аңа һәрвакыт нәрсәдер алырга кирәк.

Капчык белән сугышу. Бу бәйгене җайдаклар сугышын символлаштыра. Сиңа каршы килә торган җайдакны вакытында бәреп төшермәсәң, ул сине бәреп төшерә. Бу җитезлек, осталык, атта утыра белү – болар барысы безнең борынгы төрки чорларыбыздан килгән, беркадәр хәрбиләштерелгән бәйгеләребез.

Гади тәкә дә түгел бит, мөгезле, чормалы мөгезле тәкә сайланган Сабантуйларга. Тауларда яши торган тәкәләргә охшаш булуы хуплаган. Безнең аң системабызда Тәңрегә иң якын урын, иң изге урын – тау. Ул бездә дә, буддизм диннен тотучыларда да шулай.24-17 Шулай булгач, Тәңрегә иң якын җан иясе – тау тәкәләре. Менә бу адәм баласын үзен Аллаһка иң якын иягә, Аллаһның кашка тәкәсенә лаек дип табу батырны Тәңрегә якынайту дип атала. Тәңре белән тәңгәлләштерү түгел! Шушы кавемнең иң яшь, иң лаеклы батырын Тәңрегә якынайту. Сабантуй дип әйтәбез икән, безнең бик үзенчәлекле уртак тормышлы, игенчелек белән шөгыльләнә торган татарлар һәм күчмә традицияләр синтезенда барлыкка килеп, бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итүче гаҗәп бәйрәмнәребезнең берсе булуын беләргә тиешбез.

Турайдагы сабантуй турында тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасы битләреннән укырсыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836