Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Медицина хезмәткәре һөнәре – иң төп, кешелекле, мактаулыларның берсе. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Юрмы фельдшер-акушерлык пунктында эшли торган Мәрҗәнә Тусмөхәмәтова турында язасым килә.
Вакыт тиз үтә, быел Мәрҗәнә Мәчит кызының авыл медицина хезмәткәре булып эшләвенә дә 23 ел була. Шәфкать туташының кадерен үзеңә кирәк булганда гына аңлыйсың. Авыру таныш кешеңә башкача карарга мәҗбүр итә.
Мәрҗәнә апа эштә бик игьтибарлы, ярдәм сорап килүченең һәр соравына тиешле җавабын бирә, сабыр, җитди тыңлап, шаяртып күңелне дә күтәреп җибәрә. Тынычланып китәсең. Авылдашлар аңа ышанып, ярдәм сорап та, киңәшкә дә киләләр.Ә ничек 5 намазын калдырмаган кешегә ышанмаска?! Ул намус кушканча эш итеп кенә калмыйча, һәр минутның кадерен белә. Эшен тиз эшли.
Мәрҗәнә Мәчит кызы авыл иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Берничә елдан бирле Шестовое авыл җирлеге Думасы депутаты. Бу көннәрдә «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары бертавыштан район Думасына аның кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Бер генә чара да Мәрҗәнә Тусмөхәмәтовадан башка үтми. Ул зыян күргәннәргә ярдәм җыюда да төп оештыручы. Бигрәк тә олылар Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен оештыруы өчен бик рәхмәтле аңа. Үлем-китем вакытында да аның булышлыгы зур роль уйный.
Мәрҗәнә Мәчит кызының тылы да нык: тормыш иптәше Маркс Тимер улы – мәктәп автобусын йөртүче. 3 бала үстерделәр. Барысына да белем бирделәр.
Тусмөхәмәтовларның, барлык башка гаиләләрнең кебек үк, хуҗалыклары зур: сыерлар, казлар, тавыклар, әле бакча да бар. Менә шулай яши безнең героебыз. Эштә җитди, җаваплы шәфкать туташы булса, өендә – кадерле хатын, яхшы әни һәм әби.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Мәрҗәнә Мәчит кызына, Альбина Ташбулатовага һәм медицина хезмәте ветераннарына авылдашлар чын күңелдән олы рәхмәтләрен юллыйлар.
Юрмы авыл мәдәният йортының «Яшь йөрәкләр» ансамбле әгъзалары, Вагай районы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).