Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тормыш сызыклары
Әхтәм Хәмит улы 1938 елның 1 августында Яркәү районының Кортъегән авылында туа. Аның әтисе Хәмит Әбләсиз улы күмәкләштерүнең беренче көннәреннән үк «Яңа юл» колхозы рәисе булып эшли. Әнисе Фатиха Рәҗәп кызы да шушы колхозда хезмәт итә. Гаиләдә биш бала – өч кыз һәм ике ул үсәләр. Әхтәм Хәмит улы – кечеләре.
Каюмовлар гаиләсенең язмышы ул замандагы күп кенә авыл гаиләләренең язмышына бик охшаган: олыларның авыр кул хезмәте, каты репрессия, Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм озакка сузылган миһнәтле еллары, ач, салкын, җиде яшьтән хезмәт итәргә туры килгән сугыштан соңгы балачак.
1941 елның 22 июне. Хәмит Абләсиз улы Каюмовны халык депутатларының Яркәү район Советына ашыгыч рәвештә чакыртып алалар. Ләкин шул көнне үк өйгә кайтырга мәҗбүр була: әтисе вафат. Хәмит Каюмов үз теләге белән фронтка 1942 елның февралендә китә. Әхтәм Хәмит улы: «Хәтерлим: салкын иде. Әти мине кулларында күтәреп барды, янәшәдә апа-сеңелләр, абый, әни һәм бик күп кешеләр иде. Алда – ике арба. Зиратны узгач, саубуллашырга туктадык. Әти мине әнигә бирде, өлкән балаларны кочаклады һәм: «Әгәр мин кайтмасам, сиңа бик авыр булыр. Кече улыңны булса да укытырга тырыш», - диде. Һәм мәңгегә китте», - дип сөйләде. 1942 елның сентябрендә Каюмовларга кара кәгазь бирелә.
- Бу мизгелне яхшы хәтерлим. Бөтен гаилә бәрәңге казыды. Почтальон, бакчага килеп, әнигә хат тапшырды. Эшне туктаттык. Барысы да ачы еладылар, мин дә еладым.
Сугыш еллары бик авыр була. Фатиха Рәҗәп кызы олы балалары белән колхозда үзләре өчен дә, фронтка киткәннәр өчен дә эшлиләр. Балалар хезмәтенә ихтыяҗ зур вакыт. Өлкәнрәк авыл малайлары печән чабу вакытында үлән әйләндерәләр, атларга атланып печән кибәннәренә чүмәләләр ташыйлар, утын әзерлиләр, көзен бәрәңге казыйлар. Кечерәк балалар башак җыялар, чүп утыйлар. Намус белән эшлиләр, еш кына өлкәннәр белән бертигез, аларның хезмәте фронт өчен, Җиңү өчен мөһим икәнен аңлыйлар.
Фатиха Каюмова иренең үлгәненә ышанмый. Ана аны гел көтә һәм балаларына, ул һичшиксез кайтыр, дип ышандыра. Тик 1959 елда гына Каюмовлар гаилә башлыгын көтми башлыйлар. Агымдагы елның августында зоотехник Әхтәм Хәмит улының Калашников исемендәге колхозның ат караучысы Гафур Бакиров белән очраклы очрашуы була, ул аңа 1942 елның августында әтисенең ничек һәлак булуы һәм кайда күмелүе турында сөйли. Әтисе истәлегенә һәм әнисе үтенече буенча Әхтәм Хәмит улы авырып яткан ат караучыга матди ярдәм күрсәтә, аның гаиләсендә алты бала була.
«Минем әнием турында иң җылы хатирәләрем һаман да сакланып калган. Ул бөтен ана мәхәббәтен һәм зирәклеген миннән лаеклы варис ясауга салды. Ул миңа беркайчан да җәза бирмәде һәм ачуланмады, гәрчә андый вакытлар булса да. Минем өчен иң авыр шелтә аның: «Атаң сине моның өчен хупламас иде», - дигән сүзләре булды. Мин сугыштан соңгы елларда балаларны укытуның авыр булуын аңлый идем, шуңа күрә дә колхозда эшләргә һәм гаиләгә ярдәм итәргә теләдем, әмма әни әтинең үтенечен үтәде, - дип сөйли Әхтәм Хәмитович. - Моның өчен ул барысын да эшләде: кием, итек текте, итек басты, тире эшкәртте, гектарлап чапты, ярты гектарлап урак урды. Шул ук вакытта мәктәптә җыештыручы да булды».
Карбанда җиде сыйныфны тәмамлагач, Фатиха Рәҗәп кызы улын сигезенче, тугызынчы һәм унынчы сыйныфларга өйдән 45 чакрым ераклыктагы Ялутор районының Аслана урта мәктәбенә укырга җибәрә. Шунда Әхтәм Хәмит улы унынчы класста «Кем булырга телим» дигән темага инша язганда, икеләнмичә, колхоз рәисе булырга, әти юлын кабатларга телим, дип яза да инде.
1955 елда мәктәпне тәмамлагач, Тубыл зооветтехникумының зоотехника бүлегенә укырга керә. 1958 елда бик яхшы билгеләре белән диплом һәм керү имтиханнарын тапшырмыйча гына Омск авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә мөмкин булган юллама алган. Аның укуын дәвам итәсе килсә дә, әнисенә ярдәм итү теләге хәлиткеч булып чыга.
Хыяллар тормышка аша
Әхтәм Хәмит улы 1958 елда «Кызыл Байрак» колхозына зоотехник итеп билгеләнә. Ул хезмәт эшчәнлеген зур җаваплылык, профессиональ грамоталылык, кешеләргә хөрмәт белән башлый. Җәмәгать эшенә актив кушыла. Аның эшкә сәләтле булуын, яңалык эзләвен, авыл тормышын яхшырту теләген билгеләп, яшьләр колхозның комсомол оешмасына секретарь итеп сайлыйлар. Комсомоллар белән бергә ул комсомол-яшьләр фермалары, үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештыра; мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары үткәрә. Һәм «Кызыл Байрак» колхозының комсомол оешмасы Яркәү районында иң яхшылардан санала.
1959 елның февралендә «Верный путь» һәм «Кызыл Байрак» колхозлары берләшә. Әхтәм Хәмит улын Калашников исемендәге колхозга баш зоотехник итеп күчерәләр һәм шунда ук комсомол оешмасының секретаре итеп сайлыйлар. Районда һәм өлкәдә эшен югары бәялиләр. Бюро члены һәм комсомол райкомының штаттан тыш секретаре итеп, аннары чираттагы конференциядә өлкә комсомол комитеты члены итеп сайлыйлар.
Әхтәм Хәмит улының һөнәри эшчәнлеге дә югары бәяләнә. Аны колхоз идарәсе члены итеп сайлап, колхоз председателе урынбасары вазифасын ышанып тапшыралар. Хисап-сайлау җыелышына әзерлек барышында 1960 елның февралендә Калашников исемендәге колхоз рәисе Павел Заложных колхоз рәисе вазифасына Әхтәм Каюмов кандидатурасын тәкъдим итә. Яшь хезмәткәр баш тартып, 1959 елда Төмән авыл хуҗалыгы техникумы базасында ачылган Төмән авыл хуҗалыгы институтына укырга китә. Өйдә хатыны белән ике айлык улы кала. Гаиләле кеше буларак, беренче курстан соң читтән торып укуга күчәргә кирәк дигән ныклы фикергә килә. Һәм яңадан колхозга кайта.
КПССның Төмән өлкә комитеты беренче секретаре Борис Щербина 1962 елның маенда Калашников исемендәге колхоз председателе вазифасына яңадан Каюмов кандидатурасын тәкъдим итә, баш тарту кабул ителми һәм партиянең ышанычын кадерләргә кирәк, дип кисәтә.
Хыялы тормышка аша – 23 яшендә ул инде колхоз белән идарә итә башлый. Колхозчылар алдында зур җаваплылыкны тоеп эшли башлый. «Яшьлегем белән саубуллашу чоры җитте», - ди ул. 6 ел уңышлы хезмәт юлыннан соң (колхоз өлкәдә иң яхшылар рәтенә керә), берничә тапкыр күчмә Кызыл байракны алуга ирешкәч, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгәч, Әхтәм Каюмовны халык депутатларының Яркәү район Советы башкарма комитеты рәисе тиеп сайлыйлар. Бу вазифаны 11 ел башкара.
Аннары халык депутатларының Тубыл район Советы башкарма комитеты рәисе; Төмән өлкә кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, әзерләүләр идарәсе башлыгы; Төмән өлкәсе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсе җитәкчесе; халык депутатларының Төмән өлкә Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары; «Төмән сәүдә йорты» акционерлык җәмгыяте президенты; «Себер нефть компаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенең Төмән филиалы директоры; беренче чакырылыш Төмән өлкә Думасы депутаты; Төмән өлкә Думасының территорияләр белән эшләү бүлеге башлыгы вазифаларын намуслы рәвештә башкарып килә.
Яркәү районы башкарма комитеты рәисе вазифасында биш ел эшләгәннән соң, Әхтәм Хәмит улы район үсешенең югары нәтиҗәләренә ирешкәне өчен 1973 елда икенче «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Тубылны бәрәңге һәм Тубыл районында үстерелгән башка яшелчәләр белән тәэмин итүне җайга сала.
Һәр яңа эшкә җентекләп төшенергә, тәҗрибә өйрәнергә һәм эшләргә, аның алдына куелган һәм аның өчен яңа коллектив тарафыннан куелган бурычны үтәү өчен тырышырга туры килә. Һәр җирдә күңел биреп эшләү яңа үсешләргә, уңышларга китерә.
Һәркайда Әхтәм Каюмов үз принципларына тугры калды - кешеләрнең тормышын яхшырту, аларда үз җирләренә хуҗаларча караш тәрбияләү, кече Ватаныбыз белән горурлану өчен эшләү.
1994 елның 6 мартында сайлауларда ул Вагай, Түбән Тәүде, Тубыл, Уват һәм Яркәү районнарыннан (7нче сайлау округы) Төмән өлкә Думасына беренче чакырылыш депутат итеп сайлана. Әхтәм Хәмит улы закон чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе итеп билгеләнә. «Комиссия нәтиҗәле эшләде. Думаның хокукый статусын тәэмин итүче төп закон актлары проектлары әзерләнде. Закон чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча аның җитәкчелегендәге даими комиссия Төп Законны – Төмән өлкәсе уставын әзерләүдә актив катнаша, ул 1995 елның 15 июнендә Төмән өлкә Думасы тарафыннан кабул ителә.
Булган тәҗрибәне исәпкә алып, 1998 елда Әхтәм Каюмов Төмән өлкә Думасының территорияләр белән эшләү бүлеге башлыгы итеп раслана. 65 яше тулгач, ул бу бүлектә белгеч булып эшләвен дәвам итә. 2008 елның августында 70 яшендә Әхтәм Хәмит улы хезмәт эшчәнлеген туктата. Аның хезмәт стажы 50 ел тәшкил итә. Аның муниципаль һәм дәүләт хезмәтендә формаль рәвештә түгел, ә намус белән эшләгән зур тәҗрибәсе бар.
Иҗтимагый эш
Төмән өлкә Думасында эшләгән чорда Әхтәм Каюмов актив рәвештә иҗтимагый эш белән шөгыльләнә. Ул депутатлар хуплаган җитди программаның инициаторы һәм оештыручысы була. «2002 елда минем үтенечем буенча депутатлар Төмән өлкәсе губернаторы Сергей Собянинга «2003-2005 елларга өлкәнең ерак саз артындагы барып җитү авыр булган территорияләрне социаль-икътисади үстерүгә дәүләт ярдәме» өлкә максатчан программасын кабул итү тәкъдиме белән чыктылар. Программа кабул ителде. Аны гамәлгә ашыру барышында бик күп эш башкарылды. Даими электр белән тәэмин ителмәгән барлык авылларда яңа дизель электр станцияләре сатып алынды һәм урнаштырылды, кышкыларны карап тоту җайга салынды һәм автобус маршрутлары, ә җәй көне һава маршрутлары ачылды. Мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтланды һәм яңадан төзелде. Тотрыклы элемтә белән тәэмин итү, телевидение челтәрен үстерү буенча зур эш башкарылды», - дип сөйли Әхтәм Хәмит улы. Төмән өлкәсе татарлары конгрессы тарафыннан гамәлгә куелган «Бездә ятим балалар юк» фондының Попечительләр советы рәисе дә булып тора ул. 2010 елдан Төмән шәһәренең «Яркәү якташлыгы» иҗтимагый оешмасын җитәкли. Туган авылы Кортьегәндә 2007 елда якташлары һәм Төмән шәһәре оешмаларының күп кенә җитәкчеләренең хәйрия ярдәме белән мәчет торгызуда, 2009 елда Бөек Ватан сугышында һәм хезмәт фронтында катнашучыларга һәйкәл ачуда әйдәп йөри.
Олы яшьтә булуына карамастан, Әхтәм Хәмит улының эшкә сәләте, җаваплылыгы, теге яки бу мәсьәләне җентекләп аңларга, аны нәтиҗәле хәл итүгә ирешергә омтылуы гаҗәпләндерә. Ул кешеләргә игътибарлы, ярдәм итәргә тырыша, аның белән аралашу күңелле.
Әхтәм Хәмит улы зур Төмән өлкәсендә яшәүчеләрнең хөрмәтен казанган.
Нина Леонова,
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).