Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Искәндәр - гарәпләрдән чыккан ир-атлар исеме. Александр исеменең варианты була, «саклаучы», «җиңүче»не аңлата. Мөселман илләрендә киң таралган (татар, фарсы). Тарихта Александр Македонский белән тиңләштерәләр.
Минем әнием - Рәшидә Фәхретдинова белән күрше Байкал (Бохара) авылының Әлфия апа Альшина яшь чакларыннан якын дуслар булдылар. Алар 1976 елның салкын февралендә балаларын да Түбән Тәүде авылы шифаханәсендә бергә дөньяга китерделәр. Энем Фәрхәт - 1, Искәндәр 2 февральдә тудылар. Бу ике егет еллар дәвамында дуслар булды. Тик мәктәптә генә бер сыйныфта укырга язмаган, чөнки Фәрхәт - 6, Искәндәр 7 яшьтән мәктәпкә керделәр.
Еллар узды. Армиягә барырга вакыт җитте. Искәндәр Фәрәхтин улы Көньяк Кавказга эләкте, 2 ел Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтты.
1997 елны «Яңарыш» өлкә татар газетасына язар өчен егетнең өенә бардым. Ул 1995 елның августында Россия Федерациясе Президенты указы буенча күрсәткән каһарманлыгы өчен 19 яшендә генә «Батырлык» ордены белән бүләкләнә. Бу очрашуда Искәндәргә 21 яшь иде. Үзе оялчан, тыйнак, юаш. Көтелмәгән кунакларны күргәч аптырады. Газетага язарга килдем дигәч, «коелып төште», ә үзенең күкрәгендә орден балкый иде.
Искәндәр Альшин биш балалы гади гаиләдә үсә. Әти-әнисе терлек фермасында эшлиләр. Әтисе - терлекче, әнисе алдынгы сыер савучы була. Искәндәр Киндерле урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Түбән Тәүдедәге 50 нче урта һөнәри техник училищега укырга керә. Укудан соң беркая бармый, әнисенә ярдәм итү өчен авылда кала. Чөнки 1992 елда әтисе үлә, ә Фәрит абыйсы хәрби хезмәткә алына.
«Светлый путь» округ газетасы (14 сан, 2026 ел, «Песнь об Искандаре», Сергей Квасов) мәгълүматлары буенча, 1994 елның июнендә Искәндәр армиягә чакырыла. Ярты ел ашыгыч хезмәт үткәннән соң, җәяүле гаскәрнең сугышу машинасының механик йөртүчесе булып, Чечен Республикасына җибәрелә. Танк экипажы составында сугышчан бурычларны үти. Грозныйны азат иткәндә кыйпылчык эләгеп, җәрәхәтләнә, контузия ала.
Анда командирлары белән разведка ротасының берничә солдаты һәм Искәндәр дә була. Һөҗүм вакытында командирны авыр яралыйлар, безнең якташ егетебез шунда ук аңа беренче медицина ярдәме күрсәтә. Төркем таркау ут ача, аның гамәле кинәт һәм системасыз була. Искәндәр барлык эшне үз өстенә ала. Шәхси составны грамоталы җитәкли. Бу гамәле боевикларның һөҗүмен уңышлы кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Искәндәр «ракетница» таба, ата, бераз вакыттан соң, безнең бүлекчәләр килеп җитә. Барысы да уңышлы тәмамлана: террорчыларны куалар, чолганышка эләккән солдатларны часть карамагына кайтаралар.
Моннан соң аңа «Батырлык» орденын һәм өлкән сержант дәрәҗәсен бирәләр.
1999 елдан 2000 елгача Искәндәр икенче Чечен кампаниясендә катнаша. Монда батырлык күрсәтеп, I дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медаль ордены белән бүләкләнә.
Аның гадел, тыйнак, гади булуына, һичкайчан мактанмавына гаҗәпләнә идем. Димәк, аны гаиләдә шулай тәрбияләгәннәр.
2012 елда кышын энем, кызым Алсу Әлфия апаның хәлен белергә бардык. Әлфия Яппар кызы турында газетага яздым. Ул сугыштан соң туган, ятим калып өч балалар йорты алыштырган. Без барганда улы Искәндәр белән тыныч кына яшиләр иде.
Махсус хәрби операция башлану белән Альшин хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Ләкин ул вакытта рядовой һәм сержант составы өчен яшь чиге була, аны кире кайтаралар. Ул Чечняга китәр алдыннан Самарада әзерлек узган хәрби частенә бара. Анда ярдәм итә алмыйлар. Төмәнгә кайткач, оборона министрлыгы белән контракт төзүдә яшь чиге алынуы турында приказ чыга. 2023 елның июнендә үз теләге белән МХОгә китә. Позывное - «Мангуст».

Башта Донецк Халык Республикасында яшьләрне хәрби хезмәткә өйрәтә. Соңыннан укчы полк бүлекчәләрендә сугышчан биремнәрне үзе үти башлый. 2024 елның февралендә Авдеевка, апрельдә Уманне азат итүдә катнаша. Монда яраланып госпитальгә эләгә. Дәваланганнан соң һөҗүм төркеме белән Авдеевка юнәлешенә хәрби заданиене үтәргә озатыла. Өлкән сержант Альшин Селидово, Новогородовка, Лысовка тирәләрендә каты сугыш барганда 29 сентябрьдә югала. 24 сентябрьдә «Сугышчан казанышлары өчен» медаленә лаек була.
2026 елның мартында «Төмән өлкәсенең чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы Искәндәрнең абыйсы Фәриткә энесенең «Хәрби батырлык өчен» медален тапшыралар. Әле тагын МХОдә бирелгән «Батырлык өчен» орденын көтәләр.
2026 елның 30 январенда Байкал авылында каһарман егетебез Искәндәр Альшинны соңгы юлына озаттылар.
24 апрельдә Киндерле урта мәктәбенең стенасына тантаналы рәвештә Искәндәр Альшинга мәрмәр такта куйдылар. Түбән Тәүде округы башлыгы Сергей Борисевич, «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Нуртдин Ибраһимов һәм башкалар халык алдында чыгыш ясадылар. Безнең киләчәк өчен гомерен җәлләми сугыш кырында һәлак булган геройның әнисе Әлфия апа алдында якташларыбыз баш иделәр.
Бу көннәрдә Искәндәрнең туган йорты стенасына да мәрмәр такта куйдылар. Россия солдатына мәңгелек дан!
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА,
Түбән Тәүде округы,
Киндерле авылы.
Рәсемнәрдә: Искәндәр Альшин; геройның әнисе Әлфия Альшина мәрмәр такта кую тантанасында.